+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
24 гыйнвар 2022, 10:25

Таулар тезмәсендә алдакчы тынлык

Анда хәтта Башкортстаннан килгән уфолог та юкка чыккан.

Таулар тезмәсендә алдакчы тынлык
Таулар тезмәсендә алдакчы тынлык

Галимнәр фикеренчә, Волгоград өлкәсендә составына Зәңгәр тау да кергән Дон-Медведица тау тезмәсе – Русиядә иң көчле геоактив зоналарның берсе. Беренче карашка, ул тыныч кына черем итүче борынгы калкулыклар тезмәсе булса да, бу тынычлык бик алдаучан. Археологлар ул калкулыкларның берсендә борынгы храм калдыкларын да тапкан, ә Зәңгәр тау битләвендә тирә-якта иң көчле яшеннәр уйный, кешеләр югала. Таудан вакыт-вакыт килеп чыгучы яшен шарлары катгый маршрут белән генә хәрәкәт итә, тере җан ияләре кебек, анда килгән туристларны зыян салмыйча гына урап үтә...

Яшен шарлары биредә елына йөзләрчә теркәлә, алар яшенле яңгыр вакытында да, чалт аяз көннәрдә дә хасыйл була. Шарлар үзләрен бик сәер тота: җир өстеннән якынча бер метрда сәгатьләр буе “сәяхәт итеп” йөри, шул ук вакытта, кемдер билгеләп куйган кебек, бер үк маршрут буйлап хәрәкәт итә. Ешрак алар төньяк-көнчыгышка, Саратов өлкәсе ягына таба китә, юлында очраган агачларны яндырып тишеп үтә, ул агачлар үзәкләре яндырылган кебек күренә, кайберләренең очлары кара көя.
Яндырылган-көйдерелгән урыннарны карап, утлы шарларның зурлыгын да чамалап була, кайберләренең диаметры ике метрга җитә. Ләкин, урындагы аксакаллар сөйләвенчә, кеше гәүдәсе аша үткәндә бернинди дә зыян салмыйлар. Ләкин алар кайчак урындагы халыкның йортларына да кереп чыккалый, янгыннар сәбәпчесе дә була. Халык фикеренчә, утлы шарларны тау үзе “тудыра”, алар тауның эченнән чыгып пәйда була. Эш шунда ки, бу таулар астында мәгарәләр челтәре бар, аларның кайберләре, яшен шарлары яндырган кебек, түп-түгәрәк.
Тау тезмәсендә ниндидер аңлашыл­маган активлык баруы турында биредә еш кына табылучы сәер ташлар да сөйли. Карап торуга гап-гади булып күренүче бу йомры ташларның... эче буш, әйтерсең лә алар эчке яктан яндырылган. Алардан тыш, монда урындагы халыкның котын алган фаҗигале вакыйга да теркәлгән. Ул – көтүче Юрий Мамаевның үзеннән-үзе янып китүе. Ул берничә мизгел эчендә янып юкка чыга, ә менә өстендәге киеменә бернәрсә дә булмый, бөтен килеш кала. Бу хәлләргә аның белән булган икенче көтүче шаһит була. Судмедэкспертлар бу үлемнең сәбәпләрен берничек тә ачыклый алмаган, әлеге сәер үлем урынында хәзер истәлекле билге урнаштырылган.
Тау тезмәсендә урыны-урыны белән бернинди дә үсемлек-үлән үсми торган “пеләш” урыннар да очрый. Аларның кайберләре сигезпочмакны хәтерләтә, башкалары – дөрес геометрик очпочмак, күпчелеге төгәл генә формада түгел. Урындагы “контактёрлар” ышануынча, бу – НЛОлар төшеп утырган урыннар. Халык сөйләвенчә, 90нчы еллар башында әлеге өчпочмаклы НЛОлар, илнең шул тирәдә урнашкан Хәрби-һава көчләре частьлары офицерларының нервыларын шактый какшатып кына калмыйча, Зәңгәр тау районында җиргә дә төшеп утырган. Бу урыннарны шушы тирәдә юкка чыккан кешеләр – халык табибы Николай Хлебалин һәм Башкортстаннан килгән уфолог-тикше­ренүче белән дә бәйлиләр.
Бу тау тезмәсендә кешеләр югалып торганнан соң да берникадәр вакыттан янә пәйда була, аннары “башка чорда” булып кайтулары, борынгы торак бистәләрдә йөрүләре турында сөйли. Ул тирәдә йөргәндә сезнең кул сәгатегез алга китәргә, артта калырга яисә бөтенләй туктарга мөмкин, анда еш кына электроника “саташа”, машиналар сүнә, компас эшләми...
Әлеге өлкәне XVIII гасырда ук тикшерә-өйрәнә башлаганнар. “Котырынучы яшен­нәр” сере” фильмы (режиссеры – Алексей Артемьев) авторлары сөйләвенчә, Бөек Екатерина заманында бирегә галим-тикшеренүче Пётр Симон Палас килә, тик Зәңгәр тауның серен ача алмыйча, кире кайтып китәргә мәҗбүр була. XIX гасырда бирегә ферромагнетизм проблемалары белән шөгыльләнүче физик Порфирий Бахметьев та булып китә, әмма ул да уңыш казана алмый. 1920-30 елларда урындагы туган якны өйрәнүче Пещилин мәгарәләр системасын өйрәнә, ул җир астында атналар буе югалып тора, тикшеренү нәтиҗәләрен җентекләп документлаштырып язып бара. Ләкин аның да дәфтәрләре сакланмаган, Бөек Ватан сугышы елларында югалган, күрәсең. 70нче елларда монда Мәскәү авиация институты (тикшеренү университеты) экспедициясе эшли, тик аның ачышлары әлегә кадәр сер итеп саклана...
Бүгенге геологлар ассызыклавынча, Медведица тау тезмәсе Җир шары кабыгындагы тектоник ярык буена урнашкан. Яшен шарлары хасыйл булу да нәкъ җир асты элементларының якын урнашуыннан киләдер. Моннан тыш, геологлар биредәге туфракта гадәттәгедән күбрәк тимер булуын ассызыклый, ул электр зарядын плане­та­бызның тирән катламнарыннан ук үткәрергә сәләтле. Табигый тимернең җир өстенә күтәрелүен галимнәр теге “пеләш” урыннар барлыкка килү, “саташучы” компаслар, сәгатьләр һәм электроника белән дә аңлата.
Бу төбәкне Норвегиядәге Хессдален үзәне белән чагыштырырга мөмкин. Анда да элек бакыр, цинк һәм күкерт чыгарылган шахталар бар, анда да яшен шарлары, НЛОлар сәгатьләр буе очып йөри. Яшен шарларын исә Хесья елгасының ике яры (бер як яр цинк һәм тимергә бай, анысы – анод, икенче якта бакыр күп – катод, елга суы – электролит) арасында көчле электромагнит кыры барлыкка килү белән аңлаталар. Медведица тау тезмәсе серләре нигезендә дә шулар ятарга мөмкин. Ләкин монысы яшен шарларына аңлатма гына, ә кешеләр югалу, үзеннән-үзе янып китүгә җавап кайда?..

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: