+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
7 февраль 2022, 11:08

Бу мәлгуньнең кабере бармы?

Гитлерның гәүдәсе яндырылганнан соң танырлык та булмый.

Бу мәлгуньнең кабере бармы?
Бу мәлгуньнең кабере бармы?
Илебезнең дәүләт архивы 100 еллыгын билгеләгән көннәрдә Мәскәүдә тарихи күргәзмә эшләде. Күпсанлы экспонатлар арасында уникаль булганнары да шактый иде. Шулардан Адольф Гитлерның 1945 елда үлгәнлеген раслаучы ике дәлилнең берсе – баш сөягенең бер өлеше. Шул ук вакытта бу фрагмент экспертлар арасында инде ничәмә еллар кызу бәхәсләр сәбәбе булып тора һәм ул чын-чыннан фәнни табышмакка әверелде.

Яшерү һәм эзләү

“Гитлер Испаниядә сыену урыны тапкан”, “Гитлерны Аргентинаның бер шәһәре тыкрыгында йөргәндә күргәннәр”, “Гитлер Амазония джунглиларында яшерен бункерда качып ята”, “Нацистлар юлбашчысы Айның икенче ягындагы базада яши икән...” – Берничә дистә ел дәвамында “соры матбугат” битләре якынча шулайрак башланып киткән мәкаләләр белән чуарланып торды. Моның барлык сәбәбе – киң җәмә­гатьчелеккә озак вакытлар нацистлар лидерының үлемен раслаучы дәлилләрне җиткермәү.
Фюрербункер совет гаскәрләре тарафыннан кулга төшерелгәнлектән, бу мәлгунь үлеменең барлык дәлилләре дә СССР кулында була. Һәм Сталин аларны кичәге союзникларга күрсәтергә ашыкмый. 1945-46 елларда совет рәсми хакимияте хәтта, немец фюрерының үлеме турында бездә мәгълүмат юк, аның исән булуы да ихтимал, дип берничә тапкыр белдерә. Совет лидеры үзе дә аның үлеменә ышанып бетмәгән, күрәсең. Ул моңа берничә тикшеренү үткәргәннән соң 1949 елда гына тәмам ышана, шул чакта да әле бу хакта кычкырырга ашыкмый. Шуңа да Аме­риканың һәм Англиянең махсус хезмәтләре үзләре тикшеренүләр үткәрергә мәҗбүр була. Шулар нәтиҗәсендә Гитлер үле дип игълан ителә һәм аны эзләүләр туктатыла.

Ике кеше һәм ике эт мәете...

Ә шушы елларда нацистлар лидерының үлем серен Германиянең Магдебург шәһәрендә безнең Смерш объекты территориясендәге исемсез кабер саклый. Гитлерның үлемен тикшерү барышында берничә эксгумация ясаганнан һәм күчереп күмүләрдән соң фашист мәлгуньнең сөлдәләре нәкъ менә шунда саклана.

Совет гаскәрләре фюрербункерны 1945 елның 2 маенда басып ала, ләкин рейхсканцелярия ихатасындагы яңа каберне 4 майда гына таба алалар. Аны Смерш офицерлары Герман Клименко белән Алексей Панасов таба. Кабердә ике кеше һәм ике эт мәете табыла, тик алар шулкадәр яндырылган була ки, танырлык та булмый. Бу гәүдәләр 3нче штурм армиясенең контрразведка бүлегенә китерелә һәм судмедэксперт Фауст Шкаровскийга тапшырыла.

11 майда, ниһаять, кайбер нәрсәләр ачыклана башлый. Адольф Гитлерның һәм Ева Браунның мәетләрен (дөресрәге – теш казналарын) аларның тере чакта тешләрен дәвалаган теш технигы Эхтманн белән аның ярдәмче шәфкать туташы Хойзерман таныйлар. Нацист юлбашчысының теш протезлары бик күп була, шуңа аны тану әллә ни авырлык тудырмый. Болардан тыш, үз-үзләренә кул салу һәм шуннан соң яндыру версиясен фюрерның камердинеры Хайнц Линге белән адъютанты Отто Гюнше да раслыйлар. Нәкъ алар мәрхүмнәрне исән чакларында соңгылар булып күрә һәм, яндырып, ихатада күмә.

3 июньдә Гитлерның, Браунның, Магда белән Йозеф Геббельсларның һәм аларның алты баласының гәүдәләре Бухтан ерак түгел (хәзер – Берлинның бер районы) агач тартмаларда исемсез кабергә күмелә. Каберләрнең өстенә агачлар утыртылып, ышанычлы рәвештә яхшылап яшерелә. 1946 елның февралендә исә аларны Магдебургтагы Смерш объекты территориясенә күчереп күмәләр. Яңа каберлек йортларның берсе ихатасында урнаша, шулай ук яхшылап яшерелә.

Шул ук елның маенда, Гитлер үлеменең хәл-шартларын яңадан тик­шерү башлану сәбәпле, фашистлар юлбашчы­сының рейхсканцеляриясе янында беренче тапкыр күмгән урынны янә бер тапкыр җентекләп казып, тикшереп чыгалар. Нәти­җәдә, аның баш сөягенең чигәсенең һәм пуля җәрәхәте эзләре бул­ган арт чүмеченең ике кисәге табыла. Шушы фрагментлар, баштагы көннәрдә Магдебургта күчереп күмгәндә алынган теш казнасы белән бергә, МГБга тапшырыла. Ә 1970 елда, объектны ГДРдагы союзникларга тапшыруга бәйле рәвештә, андагы каберлек, КГБ башлыгы Юрий Андропов күрсәтмәсенә ярашлы, юк ителә – андагы сөяк-сөлдәләр җыеп яндырыла, ә көле елгага агызыла...

Баш сөягенә тынгы юк...

Гитлерның гәүдәсе чыннан да табылган булуын СССР 1968 елда гына беренче тапкыр рәсми таный. Журналист Лев Безыменскийның совет эспертизаларының рәсми отчетларын да үз эченә алган китабы Көнбатыш илләрендә басылып чыга. Шулай да андагы кайбер тикшеренүчеләр бу басмага бик шикләнеп карый, алар фикеренчә, табылган матди дәлилләрнең чыннан да нацистлар башлыгыныкы булуы ышандырырлык итеп расланмаган. Ләкин киң билгеле Норвегия-Америка суд стоматологы Рейдар Согнаес һәм аның коллегасы Фердинанд Стрем, немец стоматологларының медицина заключениеләрен җентекле өйрәнеп, совет китабындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килә һәм табылдык мәет чыннан да Гитлерның гәүдәсе булган, дигән нәтиҗәгә киләләр.

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
(Ахыры бар).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: