+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
7 март 2022, 09:41

“Бармак араларын да ю...”

Элек гомер буе тукмалып яшәгән хатын-кыз бүген ире аягын юганнан соң, назланып, шулай дип тә әйтергә мөмкин.

“Бармак араларын да ю...”
“Бармак араларын да ю...”
Ел саен гүзәл затларыбыз тарафыннан дулкынланып көтеп алынган һәм ир-егетләрне дә ким дулкынландырмаган бу матур бәйрәмне без илебездә формацияләр алмашынып, элекке идеологияләр юкка чыккач, соңгы елларда аны электән гадәткә кергән бер дата кебек кенә кабул итәбез. Шуңа бүген аның тарихын бөтенләй белмәүче яшь буынга тарихи экскурс ясап алыйк.

Ни өчен 8 март?

1 Май кебек үк, 8 Март та эшчеләр хәрәкәтеннән башланып китә һәм тамырлары белән Америкага барып тоташа. 1857 елның 8 мартында Нью-Йоркта хатын-кызлар “буш кәстрүлләр маршы” оештыра, анда, әлеге кәстрүлләргә суга-суга урамнардан үтеп, алар ир-егетләр белән тигез хокуклар таләп итә.
1908 елда Нью-Йоркта 15 мең хатын-кыз, эш көнен кыскартуны, хезмәт хакын арттыруны һәм сайлауларда тавыш бирү хокукын давайлап, демонстрациягә чыга. 1910 елда Германия Социалистик-демократик партиясенең (СДПГ) киң билгеле эшлеклесе Клара Цеткин Копенгагенда үтүче конференциядә Хатын-кызлар хокукларын яклау һәм эмансипация өчен халыкара көрәш көнен (датасы әйтелми) булдыру тәкъдиме белән чыгыш ясый, моны 17 илдән йөздән артык кеше бертавыштан хуплый. Әлеге көнне беренче тапкыр 1911 елда Германиядә, Австро-Венгриядә, Даниядә һәм Швейцариядә билгеләп үтәләр.
Русиядә әлеге хәрәкәт 1917 елда 8 мартта (иске стиль белән 28 февральдә) башлана, бу көнне Петроградның Выборг ягы туку фабрикалары эшче хатын-кызлары “Икмәк һәм тынычлык!” девизы астында демонстрациягә чыга, ул Февраль революциясе башлануга сәбәпче була. Дүрт көннән исә патша тәхеттән баш тарта. Совет идеологиясе Октябрь революциясеннән соң февральдә булган инкыйлабны “күләгәдә” калдыра, ә менә 8 март көнен саклап кала.

Клара Цеткин

Клара Айснер 1857 елда Саксониянең Видерау шәһәрчегендә авыл укытучысы гаиләсендә туа. Балачактан ук яшьтәшләре арасында кызыксынучанлыгы һәм яхшы хәтере белән аерылып тора, 9 яшенә Гёте һәм Шиллерны тулысынча укып чыга, ә 12 яшендә тарихчы Томас Карлейльнең “Француз революциясе тарихы”ннан кайбер өзекләрне яттан сөйләп йөри. Лейпциг педагогия гимназиясе студенты булган чагында социал-демократларның яшерен җыелышларына йөри башлый, 1878 елда аларның партиясенә әгъзалыкка кабул ителә. Шул вакытларда булачак тормыш юлдашы, урыс революционеры-эмигранты Осип Цеткин белән таныша (әйткәндәй, арытаба гомер буе шушы фамилия белән йөрсә дә, алар рәсми, законлы рәвештә өйләнешми).
Германиядә социалистларны эзәрлекли башлагач, алар Осип белән 1889 елда Парижга күченә, анда партия эшчән­лекләрен дәвам итәләр. Эзәрлекләүләр тукталгач, туган илләренә кайталар. Анда ул партиянең хатын-кызлар бүлекчәсен төзи, Роза Люксембург белән гүзәл затларның хокукларын яклап чыгыш ясыйлар. 1918 елда Германия Коммунистлар партиясе төзелгәч, анда күчә, 1920-33 елларда шушы фиркадән Рейхстагка депутат булып сайлана.
1920 елда ул беренче тапкыр безнең илгә килә, Ленин һәм Крупская белән таныша, дуслашып китә. Аннан соң да Клара Советлар Союзына еш килә, Коминтерн утырышларында катнаша. 1932 елның июлендә Рейхстагка сайлауларда национал-социалистлар парламентта күпчелекне алганда да Клара Цеткин Мәскәүдә була. Чирләп торуына карамастан, Берлинга кайтып китә һәм парламентта нацизмның никадәр куркыныч булуы турында ялкынлы чыгыш ясый, бердәм антифашистик фронт булдырырга чакыра.
Германиядә компартия тыелгач, Клара Цеткин үзенең соңгы яшәү урыны итеп СССРны сайлый. Ул 1933 елның 20 июнендә 76 яшендә Мәскәү янындагы Архангельское шәһәр­чегендә вафат була. Ялкынлы немец революционеркасын җир­ләүдә 600 мең кеше катнаша. Аның көле салынган урна Кызыл мәйданда Кремль стенасына урнаштырылган.

Ә башка версияләр?

8 Март бәйрәме тарихы югарыда бәян ител­гәнчә үк бик гади дә түгел. Кайбер версияләр үз бәйрәмнәрен дулкынланып көтүче гүзәл затлар өчен бик күңелсез дә булып тоелыр, чөнки аларда без күнеккән бәйрәм кәефе чамалы.
Ул вакыттагы Русия империясенә бу бәйрәм Клара Цеткинның якын ахирәте Александра Коллантай ярдәме белән килеп керә. Әйе-әйе, ул чактагы Русияне үзенең “Беренче очраган ир-егеткә бирелү хатын-кыз өчен бер стакан су эчеп куйган кебек гадәти гамәл булырга тиеш!” дигән сүзләре белән шаккатырган шул ялкынлы революционерка аша.
Әйе, 1857 елда Нью-Йоркта хатын-кызлар чыннан да демонстрациягә чыга, ләкин кәстрүл белән түгел, туку фабрикалары эшчеләре дә түгел, ә... фәхишәләр чыга. Алар матросларга тоткарланган хезмәт хакын түләүне таләп итә, чөнки тегеләренең бу хатыннарга күрсәткән хезмәтләре өчен түләргә акчалары булмый. 1894 елның 8 мартында Парижда да шушы ук һөнәр ияләре марш оештыра, монысында алар үзләренең хокукларын кием тегүче, икмәк пешерүче кебек үк хезмәтләр күрсәтү өлкәсе хатын-кызларыныкы белән тиң­ләштерүне таләп итә. Арытаба шундый ук демонстрацияләр 1895 елда – Чикагода, 1896 елда Нью-Йоркта үтә...
Хәзер инде ул елларда нинди һөнәр ияләренең урамнарга протест белдереп чыгуы мөһим дә түгел, алар үз хокукларын яклаган – шунысы факт. Әгәр 100 ел элек ризасызлык белдереп йөргән хатыннарга бүгенге гүзәл, нәфис затларның 8 Март бәйрәменә матурлык салоннарында бизәнеп-төзәнүе, аннары ир-егетләрдән бүләккә чәчәк гөлләмәләре, духи һәм комплиментлар алуы турында сөйләсәң, билләһи, ышанмаслар иде, ә Клара Цеткинның реакциясен бөтенләй күз алдына китерүе дә мөмкин түгел...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: