-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Серле сериал
21 март , 13:15

Цех иясе

“Өй иясе”, “абзар иясе” дигәннәрен ишеткән бар иде, ә менә монысы...

Цех иясе
Цех иясе
Бу хәлләргә егерме еллап булып килә инде. Бүген сезнең белән уртаклашырга булдым.
Ул вакытта мин ювелир эшләнмәләре цехында бераз акча эшләп алырга булган идем. Зур түгел әлеге шәхси предприятие: аның хуҗасы – 90нчы еллар бандиты булмаса да, кулларында “Не забуду мать родную!” дигән наколкалы, сөмсез генә бер “бугай” Марат, хатыны Илиза – юньле-рәтле киенә дә белмәгән, ләкин һәммәсен дә үз кулларында ныклы тотучы бухгалтер, өч эшче ир-егет, ахирәтем Әлифрана белән мин, бетте. Эш урыны Уфаның Шакша бистәсендәге салкын, зур гараж ише бинада булса да, тузанлы түгел: кечкенә пакетларга энҗе төймәләр тутырабыз, көмеш бизәкләр үлчибез, бәя биркалары беркетәбез... Яхшы түләгәч, эш тә күңелле бара. Дөресрәге – бара иде...

Әллә ни кыйммәт чимал белән эшләмәсәк тә, булганнары да караклар өчен юлда аунап ятмый, җыйнап алып чыгып китсәң, ул заманнарда моннан урланганнарны ару гына бәягә сатып булыр иде. Ә менә каравылчы ялларга безнең кысмыр “Мотя” (Марат) теләми, мымра Илизасы – аеруча. Шуңа чиратлап (өстәмә түләү шарты белән, әлбәттә) төнлә каравылда тора идек: егетләр – берәмләп, без – Әлифрана белән парлашып. Теләсәң, төнлә дә эшләп була, аңа да аерым түләү каралган. Егетләр шулай итте дә, цехта салкын булганлыктан, бәлки, йөзәр грамм җиффәреп, сыйлана-сыйлана да эшләгәннәрдер. Арымаган булсак, кайчагында без дә төнлә ике-өч сәгать эшләп алдык. Мотяның шат­лыгының чиге булмады инде, эш шәп бара ич!
Ләкин бераздан, ай ярым чамасы үткәч, егетләр төнге каравылга калмый башлады, сәбәбен дә әйтмиләр. Марат, эш хакын арттырам, дип тә карады, эштән куам, дип тә янады – файдасыз. Ниш­лисең инде, крепостное право 1861 елда ук бетерелде, Мотя да күнде. Егетләрне станокка бәйләп куя алмый бит инде ул!
Чираттагы каравылга Әлифрана белән без чыгарга тиеш идек. Аны цехка китәргә автобус тукталышында көтеп торам, салкында җылыныр өчен сикергәләп тә алам, 20 градус тирәсе булгандыр. Ярты сәгать чамасы үтте, ахирәтем юк та юк. Аптырагач, кесә телефонына шалтыратам, ләкин сүндереп куйган. Кыскасы, салкынга түзә алмагач, үзем генә бара торырга булдым.
Суыктан калтырый-калтырый, гараж­ның зур йозагын көч-хәл белән ачып кердем, дөм караңгыда абына-сөрлегә барып табып, рубильникны куштым. Бөтен дөнья яктырып киткәч, хәтта бераз җылыткан кебек булды. Кире борылып килгәндә үзебезнең кухня ише почмакка кереп, чәй куеп җибәрдем. Анда без өшегәндә чәй, каһвә эчештереп алабыз. Су кайнап чыкканчы ишекләрне бикләп килдем дә, стаканга каһвә ясап алып, бармак очларында каткан крендельне әйләндерә-әйләндерә, ләззәтләнеп эчәргә тотындым. Рәхәт! Тәмле! Җылы!..
Шулвакыт кемдер ишекне бик каты дөбердәтә башламасынмы! Әллә шеф Марат безне тикшереп йөри микән? Кайчагында андый гадәте булыштыра аның, хуҗа икәнлеген күрсәтеп алырга ярата. Ишекне ачарга барырга дип урындыктан артымны күтәреп алуым булды, тыштан Әлифрананың тавышы ишетелде:
– Ач тизрәк! Бик суык монда, ач, Фәйхүнә!
И-и-и шатлануымны белсәгез! Ма­ратның эш буенча мине бик кызыксындырмаган зарлануларын тыңлап утырганчы ахирәтең белән егетләр кочагында булган маҗаралар турында сөйләшә-сөйләшә каһвә эчүгә җитәме соң!?
– Хәзер! Ачкычларны гына табыйм да! – дип кычкырам.
Ә ачкычларны, чыннан да, әллә кая куйганмын. Өстәлгә кесәмдә булган бөтен нәрсәне бушатып бетердем: кершән-иннек, хатын-кыз чүп-чары, телефон, кулъяулык, ә ачкычлар юк кына бит! Телефонга игътибар итсәм, аннан конверт сурәте “күз кыса”, ягъни кемнәндер хат-хәбәр килгән. Үзем ахирәтемә кычкырам: “Әлифрана! Чак кына көт инде, ачкычларны рюкзакка салганмын бугай!”
Актарырга уңайлырак булсын өчен сул кулым белән рюкзакны өстәл өстенә алып куйдым да уң кул белән телефонга килгән хәбәрне аңларга тырышып укып маташам: “Фәйхүнә, температура белән егылдым, борыннан да, бөтен җирдән ага. Эшкә килә алмыйм. Үземнең теле­фонның зарядкасы беткән, сиңа боларны иремнекеннән язам. Пока! Әлифрана”. Биш тапкыр укып чыкканмын­дыр, бил­ләһи! Бернәрсә дә аңламыйм! Ә ишек артында кем?
Ипләп кенә ишек янына килдем дә: “Әлифрана, син мондамы?” – дип сорадым. Үзем калтыранам, үзем өметләнәм: мине ачулансын, һичьюгы бер сүгенеп алсын иде! Юк. Тынлык. Анда нәрсәдер кыштырдый гына... Ябык ишек артында нәрсә кыштырдаганын каян беләсең!..
Иртән эшкә егетләр килгәнче күз дә йоммадым. Теге төндә нәрсә булганын әле дә аңлый алмыйм. Ишек артында Әлифрана булмаган, монысы хак, чөнки ул әле тагын бер атна грипп белән чирләп ятты. Соңрак әлеге хәлләрне сөйләгәч, кит әле, куркытма, дип кенә куйды, ә егетләр исә бөтенләй аптырамады. “Әйе, йөри монда берәү, – диделәр. – Явызмы-түгелме, кем белсен!? Аны чак кына күреп тә калдык: түп-түгәрәк үзе, тузганак чәчәге кебек сап-сары, ярты метр чамасы. Без аны “цех иясе” дип атадык...”

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в