-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Серле сериал
28 март , 12:29

Козырев көзгеләре

Алар ярдәмендә үткәннәргә “кайтып” булган кебек, киләчәккә дә караш ташларга мөмкинме?

Козырев көзгеләре
Козырев көзгеләре
СССР заманында совет астрофизигы Николай Козыревның көзгеләре белән үткәрелгән экспериментлар вакытында сынауда катнашкан кешеләр паника, коточкыч курку, баш әйләнү һәм үз гәүдәңнән чыгу тойгылары кичергән. Беренче тәҗрибәләрдән соң ук шул аңлашылган: вакыт буйлап сәяхәт итәчәк кешенең сәламәтлеге – бик яхшы, ә нервылары нык булырга тиеш! Арытаба да кайбер уңай нәтиҗәләр булуга карамастан, профессорның гыйльми тикшеренүләре ни өчен яшерен папкага салып куелган соң?

Көзге борын-борын заманнардан икенче дөньяга тәрәзә буларак кабул ителгән. Кайбер халыкларда йоклаганда кешенең көзгедә чагылып торуы тыелган, чөнки йокы вакытында җаны икенче дөньяга көзге аша чыгып китәр дә кире әйләнеп кайтмавы ихтимал дип исәпләгәннәр. Күзәтүче (кеше яисә фотокамера) пәйда булмый торып, көзгедә сурәт күренмәячәк, дигән постулат бүгенге мәктәп укучылары һәм вуз студентларында аптырау, гаҗәпләнү һәм хәтта мистик курку уята. Ә бит тик шул вакытта, көзге өслегеннән чагылган сурәтнең яктылык нурлары баш миендә яисә сизгер матрицада формалашкач кына ул чагылыш була ала!
Николай Козырев ышануынча, “көзге артындагы дөнья” чыннан да бар! Алай гына да түгел, анда вакыт юнәлешен үзгәртә һәм кирегә дә агыла башлый. Аның фикеренчә, вакыт – энергиянең аерым бер төре, галимнең “сәбәпле механика” теориясенә ярашлы, вакыт төшенчәсен сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәт­ләрендә аңлатып була, ә алар бушлык киңлегендә бер-берсеннән һәрвакыт аерым һәм координаталар системасына бәйле түгел; вакытның энергиясе йолдызларны “туендырып” тора, шуңа да аларның эчендә барган атом-төш синтезы бервакытта да тукталмый. Галәмнең төрле почмакларында вакыт төрле тыгызлык (активлык) хәлендә, шуңа да җиһандагы барлык физик процесслар вакытны (энергияне) я йотып, я бүлеп чыгарып дәвам итә.
(Берәр нәрсә аңладыгызмы? Әлегә үзем дә аңлап бетермәдем. Арытаба карыйк әле).
Галим исәпләвенчә, вакыт – теләсә нинди мәгълүмат аның аша галәмнең барлык нокталарына мизгел эчендә барып җитә ала торган аерым бер субстанция. Моны раслау өчен ерак йолдызлар белән эксперимент үткәргәннәр. Мәсәлән, йолдызлардан Җиргә кадәр еллар яисә дистәләрчә еллар дәвамында килеп җитә торган яктылыкны телескоп терки һәм галимнәрне үткәннәргә “алып китә” – алар бик күп еллар элек булган нәрсәләрне күрә алган. Ләкин, әгәр телескопны йолдызның бүгенге көнгә туры килә торган координатына юнәлтсәң, приборлар кайбер тайпылышларны терки башлаган, ягъни киләчәккә караш ташлап булган!
Козырев раслаганча, шушындый ук мөнәсәбәт вакыт белән кешенең баш мие арасында да бар. Нәкъ менә шуның өчен дә безгә “интуиция” һәм “әүлиялек, алдан күрү” (кайбер очракларда кеше киләчәккә күз ташлый һәм шул күрәчәкне белә ала) кебек төшенчәләр билгеле. Ә галимнең бүгенге мәкаләдә бәян ителгән ачышына якынрак килсәк, кешегә бу “әүлиялектә” Козыревның “бөгелгән көзгеләр” дип аталган махсус системасы ярдәмгә килә ала. Кызганычка каршы, СССРда галимнең идеяләре тиешенчә бәяләнми, алай гына да түгел, аның “сәбәпле механика”сы ялган фән дип игълан ителә.
(Чынлап та, әгәр бик җитди итеп уйлап карасак, үзе бер әкият кебек бит бу! Менә син дә әле шушы мәкаләне укып утыра­сың, үзең берни дә аңламыйсың. Әллә аң­лап та ышан­мый­сыңмы?)
Эш шунда: кешенең аң-зиһенен вакыт аралыгында күчереп карау буенча СССРда экспериментлар үткәрелүе турында үткән гасыр азакларында гына билгеле була. Аларны 1990 елның декабрен­дә ерак Диксон поселогында Новосибирск галимнәре кабатлап карамакчы була. Алар Козырев көзгеләре системасын җыя һәм фикер образларын шулар ярдәмендә еракка тапшыру тәҗ­рибәсен үткәрмәкче була. Нәтиҗәдә, Диксоннан бик еракта шундый ук көзгеләр системасы эченә урнаштырыл­ган кеше ерактан җибәрелгән образ­ларның өчтән бер өлешен “тотып ала” алган, тагын да өчтән бер өлеше аңа 5-7 сәгатьтән барып ирешкән, ә калган өчтән бере югалган.
Әлеге галимнәр соңыннан сөйләгәнчә, көзгеләр системасы җыелып беткәннән соң аның эченә бер тәүлек буе беркем дә керә алмаган, чөнки сынауда катнашасы кеше бик курыккан. Шул тәүлек үткәч кенә кыюрак берәү система эченә керергә җөрьәт иткән. Шаһитлар сөйлә­венчә, экспериментлар үткәргән вакытта лаборатория өстендә төньяк балкышы хасыйл булган. Сынауда катнашкан кешеләр барысы да үзен начар хис иткән: башлары әйләнә, косасылары килә башлаган, кан басымы төшкән, күңелләрен курку хисе, авыр шом баскан.
Шул ук вакытта кайберләре үзенең гәүдәсеннән чыгуын тойган, бүтәннәре үткәннәрдән өзек-өзек картиналар күргән: балачакларын читтән күзәткән, үткән­нәрдән балалар тавышларын ишеткән. Мондый тәҗрибәләрне туктатуга бер генә сәбәп булган: ул да булса – анда катнашкан кешеләрнең хәле начарлану...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
(Ахыры киләсе чыгарылышта).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в