+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
3 апрель 2022, 16:23

Козырев көзгеләре-2

Алар ярдәмендә үткәннәргә “кайтып” булган кебек, киләчәккә дә караш ташларга мөмкинме

Козырев көзгеләре-2
Козырев көзгеләре-2
СССР заманнарында совет ас­трофизигы Николай Козыревның көзгеләре белән үткәрелгән экспериментлар вакытында сынауда катнашкан кешеләр паника, коточкыч курку, баш әйләнү һәм үз гәүдәңнән чыгу тойгылары кичергән. Беренче тәҗрибәләрдән соң ук шул аңлашылган: вакыт буйлап сәяхәт итәчәк кешенең сәламәтлеге бик яхшы, нервылары нык булырга тиеш! Арытаба да кайбер уңай нәтиҗәләр булуга карамастан, профессорның гыйльми тикшеренүләре ни өчен яшерен папкага салып куелган соң?

Сынаулар Новосибирск га­лим­нәренең Диксондагы тәҗ­рибәләре белән генә тәмам­ланмый, әлбәттә. Инглизләр белән элемтә сеансы үткәрергә булгач, эшләр тагын да катлауланып китә. Русия галимнәре уй-фикердә генә булган образларын тегеләргә җибәргәч, алар әлеге сигналларның 96 процентын тотып ала, ләкин шул ук вакытта үзләреннән теге образларга охшаш тагын 70не өстәп җибәрә. Ә менә кәгазьгә тө­шерелгән мистик билгеләрне уй белән җибәрә башлагач, монда инде бөтенләй буталыш китә. Козыревның “сәбәпле механика”сын ялган фән дип атаган һәм көзгеләр белән экспериментларын тыйган СССР академиклары, ил җитәкчелеге, бәлки, хаклы булгандыр? Бу сорауга җавап табар өчен тарихка чын-чыннан сәяхәт ясап алыйк. Шулай ук фантаст булганмыни соң ул Козырев?
Санкт-Петербургта туган астрофизик Николай Козырев Пулково обсерваториясенә 1931 елда аспирантура тәмамлагач килә. 1936 елда кулга алына, аңа сәер гаепләүләр белдерелә: ул, имеш, галәмнең киңәю теориясенә ышана, Есенин бе­лән Гумилевны яхшы ша­гыйрь­ләр дип исәпли, ә иң мөһиме – “Идел елгасын Көнбатышка алып качарга җыена”. Бәхеткә, лагерьга озатылмый, сөргенгә Норильскига һәм Түбән Тунгускага геофизик итеп җибәрелә. Азат ителгәннән соң өч ай үтү-гә (!) йолдызларның эчке төзелеше буенча докторлык диссертациясен яклый. 1958 ел­га кадәр Кырым обсерва­то­риясендә эшли, аклангач, Пул­ковога кайта.
Аның фәнни ачышлары бә­хәссез һәм танылган: алар арасында – йолдызлар атмосферасы теориясе, аларның нурланышы үзенчәлекләре; Кояштагы таплар теориясе (ул таплар үзләре тирәсендәге фотосфера белән тотрыклана); Меркурий атмосферасында – водород, Венераныкында азот барлыгын ача; Айның эченнән вакыт-вакыт водород һәм углерод чыгуын ачыклый (Айдагы вулканнар миллиард еллар элек сүнгән дип исәпләнелә иде); Айда магнит кыры булмавын һәм Юпитер эчендә Кельвин буенча 200 000 градуска кадәр югары температура булуын дөрес фаразлый һәм башкалар.
1970 елда ул Халыкара астронавтика академиясенең алтын медале белән бүләкләнә.
Шундый акыл иясе булган күренекле галимнең “ялган фән” уйлап табуы һич тә ышандырмый. Монда башка нәрсә уйларга кала: Козырев үзенең экспериментлары нәтиҗәсендә чыннан да җитди ачышлар ясаган һәм алар совет иле җитәкчелеге өчен шаккатмалы булган, котын алган. Шуңа да ул нәтиҗәләр һәм галимнең көзгеләр системасы буенча бул­ган барлык документациясе, бәласеннән башаяк, дип, яшерен папкага салып куелган.
Озакламый Козыревны об­серваториядәге эшеннән бушаталар, аның хезмәтләрен һәм фәндәге казанышларын бөтен дөнья таныган шундый олуг корифей көч-хәл белән штаттан тыш консультант вазыйфасында ипилек-тозлык эш таба, берничә елдан вафат була. Новосибирск һәм Бөекбритания галимнәре, шулай ук башка экспериментаторлар үз тәҗрибәләрендә файдаланган системаның вакыт белән куркыныч тәҗрибәләр үткәрүчеләрнең барысын да төп, дөрес нәтиҗәләрдән читкә алып китүче берәр “адаштыргыч вирусы” булгандыр дип тә фаразларга мөмкин.
Тагын шунысы да ихтимал: Козыревның чын “вакыт машинасы”ннан игътибарны читкә юнәлтер өчен яшерен дәүләт органнары хаталы сызымнарны махсус та таратырга мөмкин. Мондый хәл тарихта галим Никола Тесланың машинасына бәйле рәвештә булган иде бит инде: ул чакта мондый машина ярдәмендә һәркем үзенең шәхси яшен генераторын эшли ала дип уйланылган иде. Ләкин ул чакта Тесла уйлап тапкан җиһазның, төп җайланмадан тыш, җир астындагы өлеше дә булуы хакындагы мәгълүматны яшереп калдырганнар. Анысы исә бик тирәндәге шахтада урнаштырылган булган...
Киләчәктә, бәлки, гений Козыревның ачышы тиешенчә бәяләнер дә. Безнең замандашлар тарафыннан булмаса да, киләчәк буыннар берәр кайчан КГБның яшерен архивларын ачар һәм астрофизикның чын сызымнарына тап булыр. Менә шул чакта, ихтимал, вакыт чикләрен үтеп, алар ерак үткәндә калган XXI гасырга, безнең бүгенге көннәргә “кунакка” килеп чыгар. Шул чакта безнең бүгенге “динозаврлар дәвереннән калган” компьютерларны, кесә телефоннарын, айфоннарны күреп, шаккатарлар, шундый гади, примитив техно­логияләр белән ничек яшәдегез, дип, баш чайкарлар, тел шартлатырлар да, бик акыллы кыя­фәт чыгарган булып, көрсенеп куярлар...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: