+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
24 апрель 2022, 20:39

Татар алтыны

Колыма яткылыгын ачкан милләттәшебез Бари Шәфигуллинның исемен бүген инеш һәм прииск йөртә.Русия киңлекләрен үзләштерүнең тарихы бик күп кыю каһарманнар һәм чая ир-узаманнар исеме белән бәйле. Аларның күбесен илебез халкы онытмый, күпләренә һәйкәлләр куел­ган, хәтта мәктәп дәреслекләренә кертелгән. Шул ук вакытта исемнәре онытылган, тарих битләреннән җуелганнары да байтак, аларны тарихчы-тикшеренүчеләрнең тар даирәсе генә белә.

Татар алтыны
Татар алтыны

Һәрвакыттагыча, аның исемен чит төбәкләрдә, урысчага җайлаштырып, “Бориска” дип йөрткәннәр, чын исем-аты – Бари Шәфигуллин. Нәкъ менә ул Русия тарихында иң беренче булып Колыманың беренче алтынын таба, нәкъ менә аның артыннан соңыннан күпсанлы алтын эзләүчеләр китә. Бариның бу батырлыгы Голливудта Клондайкны үзләштерүчеләр турындагы фильмнар геройларыныкыннан һич тә ким түгел.
Бу тарихның башы революциягә кадәрге елларга ук барып тоташа. Казан губернасының Мирҗәм дигән татар авылыннан (Арча районы) ике дус һәм тәвәккәл ир-егет Бари Шәфигуллин белән Сафа Гайфуллин, якты һәм яхшы тормыш турында хыялланып, ерак төньяк-көнчыгышка, “Лензолото” приискаларына бәхет эзләп чыгып китәләр. Бирегә килгән күпләр Якутиянең кырыс климатына чыдый алмыйча кайтып китә, ләкин татар егетләре ничек тә максатларына ирешергә карар кыла. Билгеле, аларны бирегә авантюризм да, романтика да алып килмәгән, нужа китергән, туган якта калган гаиләләрен туендыру, балаларына лаеклы тәрбия һәм белем бирү теләге әйдәп, рухландырып торган.
Бераздан Охотск ягында алтын табылуы турында хәбәр таралгач, егетләр, сәүдәгәр Кушнарев кәрванына ялланып, шунда юл тота. Анда да аларны бәхет көтеп тормаган була, ләкин егетләр төшенкелеккә бирелми, юлларында очраган һәр инеш буенда ком юа. Шунда очраган тагын бер бичараның сүзләрен тыңлап, алар 1914 елның язында Колыма ягына барып карарга уйлый, янә бер купецка ялланалар, җәй башларында шунда барып җитәләр. Әлбәттә, алтын юу өчен аларның җиһазлары да яхшылардан булмый, гадәти кирәк-ярак кына. Өстәвенә, вакыт кыса, биредә әйтүләренчә, июнь – әле җәй түгел, июль – инде җәй түгел. Мондагы кайбер инеш буйларында алтын бөртекләре табу аларны рухландырып, дәртләндереп җибәрә: хәзер инде кире борылу юк!
Әмма Беренче бөтендөнья сугышы башлану планнарны өзә, алар Сафа белән Охот диңгезе яр буена – Магадан янындагы Ола поселогына кайтып китәргә мәҗбүр була. Шунысы коткара: алтын эзләүчеләрне армиягә алмыйлар, аларга бронь бирелә. Нужа чигүче татар ирләре Байков дигән тагын бер иптәшләре белән бергә Среднекан районына, ягъни тагын да төньяккарак барырга уйлыйлар. Анда алар һәр инештә шурф бораулап иза чигә, ләкин мәңгелек туңлык бирешми, бораулары сынып җәфалый, шунлыктан Байков түзә алмый, егетләрне калдырып, кайтып китә...
Илле градуслы салкыннары белән килгән кышны үткәреп, 1915 елның язында үҗәт татар балалары чын-чыннан бай алтын яткылыгын табуга ирешә! Колыма җиңелә! Ләкин инде ул вакытка аларның азык-төлек запасы бетеп килгән була. Кирәк кадәр алтын җыеп, ирләр янә Олага юллана. Җиткелекле продукция, эш кораллары, кием-салым туплап, алар өчен Америка киноларындагы кебек алтын белән түләп, алар тагын Среднеканга әйләнеп кайта һәм дәртләнеп эшкә тотына. Яңадан-яңа борауланган, кәйлә белән казылган шурфларда алтын комы күп була, бу исә тагын да дәртләнебрәк, ал-ял белми эшләргә илһам, көч бирә.
Барысы да шулай әйбәт кенә барганда 1917 ел башына бу бәхетле ирләрнең ашарларына тагын кими. Сөйләшенгәнчә, Бари биредә кала, Сафа провиант артыннан поселокка кайтып китә. Олада ул кирәк кадәр азык-төлек туплый, чаналарга төйи, ләкин кайтыр юлга әзер­ләнгәндә иртә яз кәрван юлларын эретә, товар ташу тракт­лары яраксызга әве­релә...
Арытаба бу тарихның күңелсез өлеше башлана. 1917 елның язында якут Дмитриевның читтән кайтып баручы кәрваны казылган шурф янында Ба­риның җансыз гәүдәсе­нә юлыга: ул чокыр читендә утырып катып калган, бер итеге аягында, икенчесе шурф төбенә төшеп киткән, шурфның тирә-ягы ниндидер җеп-баулар белән уралып беткән... Кәрван кешеләре Барины шул ук шурфка, янына тупасланып беткән кәйләсен салып, җирли һәм юлын дәвам итә...
Нәрсә булган соң? Үлеменең сәбәбе бүгенгә кадәр табышмак булып кала. Ачтан үлмәгән, чөнки землянкада бераз ашамлык була әле. Таламаганнар, көрәш эзләре дә юк (ул үзе дә озын буйлы, киң күкрәкле, искиткеч көчле ир була, болай гына бирешмәс иде), муенында алтын салынган янчыгы да була. Бу җирләрнең иясеме, рухымы? Якутлар, әлбәттә, шушы фикер яклы.
Бари-Борисканы ул төбәктә бик күпләр белгән була, үлеме турындагы хәбәр дә Охот диңгезе ярлары буйлап бик тиз тарала. Ләкин, илдә сугыш барганлыктан, анда экспедицияләр тиз генә оештырылмый, беренчесе 1924 елда гына килә, аның составында Сафа да була. 1928 елда Среднеканга беренче геологлар юллана, алар Бари гәүдәсе табылган урынга “Бориска инеше” һәм “Бориска приискасы” атамаларын бирә, берничә елда исә анда илебез өчен тонналаган алтын чыгарыла. Шулай итеп, СССРның алтын чыгару тарихына татар баласы үзенең исемен алтын хәрефләр белән язып калдыра. Бари Шәфигуллин туган ягыннан еракта җирләнгән, аның турындагы хәтерне милләттәшләре булса да сакларга бурыч­лы.

Нияз ӘХМӘДУЛЛИН.
(“Миллиард. Татар” сайтыннан алынды).

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: