+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
7 Май 2022, 13:30

“Әрвахка кияүгә чыга яздым...”

Моны ул егетнең шәүләсе булмаганнан аңлап ала.  

“Әрвахка кияүгә чыга яздым...”
“Әрвахка кияүгә чыга яздым...”

Миңа бу хакта күршем Антонина сөйләде. Елый-елый бәян итүеннән шуны аңладым: ул алдашмый да, уйлап та чыгармый иде. Тоня авылда гап-гади колхозчы гаиләсендә туган, өч кыз баланың иң өлкәне булган. Урта мәктәпне тәмамлагач, ахирәте белән күршедәге леспромхозга эшкә китәргә уйлаганнар, чөнки күмәк хуҗалыкта халык “хезмәт көне”нә бушлай диярлек тир түккән, ә анда аз булса да тере акча түләгәннәр. Урман хуҗалыгына китәргә аны бигрәк тә ахирәте Нина үгетләгән. Имеш, аның апасы анда эш тә тапкан, кияүгә дә чыккан. Үз авылларында юньле егетләр дә булмагач, Тоня да шунда язмышын очратырга өметләнгән.

Сәер төш

“Бервакыт Раштуа алдыннан кияү егетемне төштә күрергә теләк белдереп яттым, – дип сөйләп китте Антонина. – Төшемдә Нина белән авыл клубына танцыга киттек. Шунда озын буйлы, саргылт чәчле егет килеп елмайды да мине биергә чакырды, ләкин шул вакытта ахирәтем мине читкәрәк этте дә егетне алып китте... Кем булыр бу егет? Колхозда андыйлар юк. Нигә аны Нина миннән алып китте, арага керер микәнни?
Леспромхозда эшкә ботак чабучы булып урнаштык. Башта авыр иде, соңыннан өйрәндек. Нина яшәп торырга апасына урнашты, мин бер карчыкка фатирга кердем. Кичләрен клубка барганда төшемдә күргән егетне очратмаммы, дип караштырып йөрдем, ләкин аңа охшаганы юк иде.

Чынга ашты!

Беркөнне клубтан кайтканда артымда аяк тавышлары ишеттем. Борылып карасам, озын буйлы бер егет куып җитеп килә. “Каршы килмәсәгез, Сезне озатып куяр идем”, – диде ул, якынлашкач, тонык тавыш белән. Аның йөзенә карагач, дертләп киттем: бу төштәге егет иде! Иван исемле икән, Федосов, сал агызуда эшли; күптән мине ошатып йөргән, якын килергә базнат итмәгән. Клубка йөрмәвен бии белмәве, юньле киеме дә юклыгы белән аңлатты, чынлап та киемнәре сәеррәк иде...
Шулай очраша башладык, ул мине клубтан көтеп ала да озак кына төнге урам буйлап йөрибез. Башта бер-беребезне ошату килде, аннары гашыйк булу. Ике айдан соң ул: “Миңа кияүгә чыгасыңмы? Вәгъдә бир: без һәрвакыт бергә булачакбыз, кайда мин – син шунда, энә белән җеп кебек. Син ризамы?” – диде. Минем “Риза!” дип кычкырасым килде, ләкин, кызлар гадәтенчә, бераз ялындырасы да килә иде...
Бераз кылтаеп, янәшәдәге йорт стенасында шәүләләребезне күзәтеп торганда эсселе-суыклы булып киттем: анда Иванның шәүләсе юк иде! “Бүген соң инде, хуҗабикә ишекне бикләячәк, иртәгә сөйләшеп бетерербез”, – дип, тизрәк кереп китү ягын карадым.

Әнисенең сере

Берничә көн Иван белән очрашмадым, курыктым. Аннары әтиемнең үлеме турында хәбәр килде: исерек килеш тракторында әйләнгән. Аны җирләгәннән соң әни: “Барысы да минем аркада! Эчә башлавы да, һәлак булуы да!..” – дип елады һәм барысын да сөйләп бирде.
Әнигә 18 яшь булганда күрше авылда әлеге леспромхоз төзелгән, ул шушы авылдан сөйкемле, эшчән бер егет белән йөргән. Туйлары алдыннан ул кич турыга зират аша кайтып барганда каршысына ике егет килеп чыгып, пычак терәп куркытып, әнине шунда ук бер кабер өстендә көчләгәннәр. Ул әлеге хәлләрне егетенә сөйләп биргән, ташласа да гаепләмәвен әйткән. Ләкин алар өйләнешкән, шушы өйгә кайткан, бераздан мин туганмын. Әти әнине бернәрсәдә дә гаепләмәгән, ләкин эчә башлаган, мине яратмаган. Тагын ике сеңлем тугач кына бераз йомшарган, әмма өйдә нормаль тормыш барыбер булмаган...
Леспромхозга эшкә киткәндә әни миңа кечкенә генә бер төенчек сузды: “Бу – сине бәлаләрдән саклагыч бөти, муеныңнан бервакытта да салма!” – диде.

Нинаның үлеме

Поселокка кич барып җиттем. Нина да килде, сөйләшеп утырдык. Аңа Иван турында серне тиштем, ләкин шәүләсе юклыгын әйтмәдем. Ахирәтем, егетләр шулай дип торганда кияүгә чыгарга кирәк, диде. Моның белән килешсәм дә егетем суга төшкәндәй юкка чыкты. Нина, Иван Федосовны эзләп, сал агызучылар янына да барган, аңа анда мондый кешенең беркайчан да эшләмәве турында әйткәннәр.
Икенче көнне урманда фаҗига булды: ахирәтем ауган агач астында калып үлде. Аның кабере янында елап торганда күрше кабергә күзем төште, анда “Федосов Иван Афанасьевич” дип язылган иде! Ничек, Иван да үлгәнмени? Ләкин кабер иске иде. Шунда гына башыма барысы да барып җитте һәм мин һушымны югалтып егылганмын...

Өрәк булган!

Мине үзем яшәгән әбекәйгә алып кайтканнар, шунда хуҗабикәм мине төрле үләннәр белән дәвалады. Бераздан әнием дә килде, аңа Иван турында сөйләп бирдем. Аның белән Нинаның каберенә баргач, ул үзен теге кабахәтләр көчләгән кабернең нәкъ Иванныкы бул­ганлыгын исенә төшерде.
Борынгылар әйтүенчә, кабер өстендә (зиратта булмаса да) бала яралса, шунда яткан мәрхүмнең өрәге әлеге кешене үзе алдында бурычлы дип саный икән, түләү бәрабәренә хәтта гомерен дә алуы ихтимал, ди. Котым очты: әгәр теге кичтә Ваняга гомерлеккә бергә булырга вәгъдә биргән булсам?! Димәк, минем урынга ул Нинаны үз янына алган? Менә нигә төштә ул егетне миннән алып киткән! Ә бит, чыннан да, хәзер аларның каберләре янәшә!..”

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: