-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
22 Май 2022, 12:20

Сәер хәлләрдән тән чымырдый...

Аларның чынбарлыкта булганнары да, курыкканга куш күренгәннәре дә җитәрлек икән.

Сәер хәлләрдән тән чымырдый...
Сәер хәлләрдән тән чымырдый...

Булмаган песинең койрыгы

Җәйнең бер җылы төнендә дачада кысталып уянып киттем. Тыштагы бәд­рәфкә чыгарга ирендерә, ирем йоклап яткач, ялгызыма шөрләтә дә. Өй алдына чыгып, күзләремне ачар-ачмас кы­на балалардан калган горшокка чүгәләдем.
Шулчак сизәм: бер песи койрыгы белән арт шәрифем буйлап йомшак кына итеп сыпыра, сырпалана. Ә безнең өйдә песинең булганы да юк! Калтыранган кулларым белән үрә торган чәчләремне сыпырып куйдым да утны кабыздым. Үтәли җил почмакка җыелган тупыл мамыкларын күтәргән дә минем арт санымны шулар белән кытыклаган...

Костюм

Ирем белән яшибез. Ул төнгелеккә эшкә киткән саен шушы хәл кабатлана.
Төнлә аяк тавышларын элегрәк тә ишеткәнем бар иде инде, ә бу төндә нәрсәдер сизенеп уянып китсәм, караңгылык эченнән миңа таба... кара костюм килә! Муен тирәсендә күлмәк якасы һәм җиң очында манжетлары агарып тора. Муен да, баш та, гәүдә дә юк. Сикереп торган идем, теге юкка чыкты.
Икенче тапкыр да шул ук хәл. Ачуым килеп торып, каршысына борынга борын барып бастым. Хәер, борыны да юк. Һәм шундый ачы итеп сүгенеп җибәргән идем, костюм шунда ук юкка чыкты. Башкача күренмәде дә.

Высоцкий тере!

Төн уртасында уянып киттем. Дөм караңгы. Ә идәннән аксыл-яшел балкыш күтәрелеп килә! Диваннан идәнгә шуып төштем, ә миңа теге балкыштан куркыныч, чалшайган чырай карап тора. Тиз генә утны яндырсам... Высоцкий! Ягъни аның фотосы төше­релгән футболка идәндә аунап ята. Пор­треты фосфорлы буяу белән төшерелгән булган икән...

Ничек ир алдан да, арттан да җылытып ята?..

Көз. Урман буенда яшибез. Ирем белән йокларга яттык, тышта көчле яңгыр, җил. Шыксыз, шомлы. Берзаман аркама ирем килеп сыенды. Җылы, рәхәт! Ләкин күзләремне ачсам, ир алдымда ята! Артта кем?! Йөрәк тота бит хәзер!
Иренемне тешләп, борылып карарга тырышам. Куркыныч төштәге кебек: йөгерәсең – йөгереп булмый, вакыт сиңа ябышкак лайла кебек сылаша...
Бордым тәки башны, ә анда... питбуль токымлы зур этебез ята! Аңа караватка менәргә ярамый иде, безнең йоклап киткәнне көткән дә менгән. Яңгырдан бик шөрли иде ул, курыккан, бичара. Үзе шундый акыллы күзләре белән карап ята, зараза!

Табуттан мәет карап тора...

Яшьрәк чакта дустыма кунакка барган идем, ул кичтә аларда куна калдым. Миңа буш бүлмәдә урын җәйделәр.
Шунда йоклап ятканда ап-ачык итеп төш күрәм: имеш, уянганмын да тирә-якка каранам; шунда бүлмә почмагына бастырып сөяп куелган табутка күзем төште; аның капкачы ишек кебек акрыыыын гына шыгырдап ачылды, ә аннан миңа бер ир мәете карап тора!
Төшемне иртән дустыма сөйләдем. Ә ул бер дә аптырамады, бу бүлмә аның мәрхүм әти­сенеке булган икән, шуңа анда беркем дә йокламый. Ул үлгән көнне табутны шул почмакка сөяп куеп торган булганнар. Кичә әтисе вафа­тының еллыгы булган икән.

Реанимациядә кем йөри?

Бу төндә реанимациядә мин дежур идем. Тыныч, барысы да я йоклый, я һушсыз ята. Бервакыт коридорда яланаяк чәпелдәгән аяк тавышлары ишетәм. Тегене тотып сүкмәкче булдым, чөнки биредә йөрергә ярамый! Кем шундый хәлдә торып чыгып китә алыр?
Йөреп чыктым, барысы да ята. Килеп кенә утырган идем, тагын чәпелди теге! Тагын чыгып йөгердем: юк, барысы да горизонталь ята. Өрәк-мазарларга ышанмыйм. Тынычланыр өчен тәмәке тартып килергә булдым.
Запас ишек янында гына башка барып җитте: анда ремонттан калган тартмалар тора иде, өсте клеенка белән ябылган; шул клеенка үтәли җилдә тартмага бәрелеп чәпелди икән!

Кәтибә, тагын бер Кәтибә!

Беркөнне эшкә килдем дә, хезмәт­тәшем Кәтибә белән исәнләшеп, ары кит­тем. Күп тә үтмәстән түбәндәге катка төшәргә туры килде. Күрәм: каршыма янә Кәтибә килә! Ләкин ул икенче киемдә иде (кай арада киемен алыштырып өлгергәндер?!), өстәвенә, бүген беренче тапкыр күрешкән кебек исән­ләшеп үтеп китте. Аякларым калтыранып, шундагы бер урындыкка чүктем...
Соңрак кына белдем: безгә игезәк кызлар эшкә урнашкан икән! Ачыклануынча, кайбер коллегаларым мондый хәлләрдән соң йөрәк даруы да эчкән...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: