-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
19 июнь 2022, 11:29

Яу кырында да могҗизалар булган

Бөек Ватан сугышы башланган айда шундый мисалларны барлыйк әле.Кеше акылыннан да тирәнрәк ятучы психиканың мистика белән тыгыз бәйләнеше кайвакыт чәчләр үрә торырлык сюрпризлар белән гаҗәпләндерә. Мондый хәлләр Бөек Ватан сугышы елларында да булган. Яугирләр үлем белән күзгә-күз очрашканда, көн саен аның белән янәшә йөргәндә шуңа да өметләнгән: могҗизага ышану, аңа өметләнү сулар һава һәм эчәр су, ашар ризык һәм тормышның үзе кебек үк бу дөньяда яшәргә, булырга хаклы. Һәм андый могҗизалар, нигезендә нәрсә ятуы аңлашылмавына карамастан, чыннан да, булган.

Яу кырында да могҗизалар булган
Яу кырында да могҗизалар булган

Идел хәрби флотилиясе шәфкать туташы Елена Зайцеваның көндәлегеннән:
“Вакыт – иң серле физик берәмлек. Ул бер якка гына агыла, тизлеге дә даими кебек. Ә менә сугышта... Канкойгыч бәрелешләрдән исән чыккан яугирләр шуңа игътибар иткән: ни сәбәптәндер, сәгатьләре артта кала икән. Безнең санитар-транспорт судносын берсендә фашистлар бомбага тота башлагач, барлык табибларның да сәгатьләре бөтенләй туктады. Беркем дә бернәрсә дә аңлый алмады...
Миңа госпитальдә дә эшләргә туры килде, анда яралылар сөйләгәннәр дә истә калган. Берсе артиллерия уты астында калган, шул вакытта ниндидер көч, аны җиңел генә күтәреп, снарядлар төшеп ярылмый торган икенче урынга күчереп куйган. Беразга ул һушын югалта, аннары ярасы авыртудан аңына килә һәм баш очында кечкенә ап-ак болыт күрә: әйтерсең лә ул аны пуля һәм снарядлардан саклап тора. Шуннан соң ул үзен килеп табачакларына һәм исән калачагына ышана. Һәм шулай булып чыга да, озакламый аны шәфкать туташы табып ала...
Икенче пациентны, батальон командирын, госпитальгә бик авыр хәлдә китерделәр, хәле дә юк иде. Операция барышында аның йөрәге туктады, ләкин хирург аны клиник үлем халәтеннән чыгара алды. Арытаба ул күзгә күренеп тернәкләнә башлады. Моңа кадәр ул атеист булган – партия әгъзалары Ходайга ышанмый иде, ләкин әлеге хәл­ләрдән соң ул алмаштырып куйгандай үзгәрде.
Үзенең сөйләвенә караганда, операция вакытында ул җанының гәүдәсеннән аерылып чыкканын, югарыга күтәрелеп, аңа операция ясаган табибларны күргән; аннары караңгы коридор буйлап ниндидер яктылыкка очуын сизгән; бернинди курку да тоймаган. Шуннан соң яктылык дөньясына томырылып килеп кергән, аны соклану, тантана, җиңелчә дулкынлану хисе биләп алган. Шулчак аңа бик ягымлы, нык таныш тавыш йомшак кына итеп: “Бар, кире кайт, әле синең башкарасы эшләрең күп!” – дигән. Шуннан соң ниләр булганын комбат инде хәтерләми...
Тагын бер сәер очракка әле дә аптырыйм.
Саратовтан булган бер хәрби табибны китерделәр, ул кыр госпиталендә эшләгән вакытта үзе дә яраланган, күп кан югалткан. Аңа бик ашыгыч рәвештә донор канын салырга кирәк иде, ләкин андый группа кан лазаретта юк. Шул чакта аның янәшәсендә операция вакытында әле генә үлгән, гәүдәсе суынырга да өл­гермәгән солдат мәете ята иде. Теге хәрби табиб аны күрде дә безнең хирургка:
– Миңа шуның канын салыгыз! – диде.
– Тагын бер мәет булсын, дисезмени?! – диде коллегасы, чигәсе тирәсендә бармагын бөтереп.
– Мин беләм, ышанам, бу ярдәм итәчәк... – диде дә һушын югалтты.
Мондый экспериментны әлегә кадәр беркайда да эш­ләмәгәннәр иде бугай, һәр­хәлдә, минем ишеткәнем юк иде. Ләкин аның файдасы тиде: пациентның үлек төсенә кергән сары йөзе алсуланды, пульсы сизелерлек булып тибә башлады, озакламый күзләрен дә ачты!
Горький шәһәрендәге 2793нче хәрби госпитальдән савыгып чыккач, әлеге Саратов табибы (кызганыч, исем-фамилиясе истә калмаган) янә фронтка юлланды. Мин сугыштан соң гына исем китеп, гаҗәпләнеп, шаккатып, шул хакта белдем: ил медицинасы тарихында иң талантлы хи­рургларның берсе булган Сергей Юдин әле 1930 елда ук үзенең бер пациентын яңа гына үлгән мәетнең канын салып, гомерен саклап калган булган! Бу эксперимент бик озак елларга яшерен папкага салына һәм сер итеп саклана, ләкин сугыш вакытында бу хакта теге яралы табиб каян белгән?!..”
Анна Гибайло (Нюхалова) көндәлегеннән:
“Мин диверсантларның махсус мәктәбен тәмамладым. 1942 елның июнендә дошман тылына рейдка киттек. Немец танклары һәм пехотасы белән бик каты алыш иртәнге биштә башланды. Командир: “Аня – сул флангка, Маша – уң якка! Виктор белән Алексей – Аняга якынрак булырга!” – дип команда бирде. Пехотаның беренче рәтен безнең пулемет кырып салды, аннары фрицларның икенче рәте күренде. Авыл дөрләп яна. Басу аша шуышып чыгып, яралы Викторны урманга өстерәп илтеп куйдым, ул Алексейның да яралануын әйтте. Чалбарлар ертылып бетте, тезләр каный. Мин яңадан шуышып барып җиткәндә немецлар бе­рәүне күтәреп селкеп, янып торган йорт эченә ыргытты, ул Алексей иде.
Төнлә Алексейны урындагы халык җирләгәнен белгәч, фашистлар аны кабереннән чокып алып, тагын чыгарып ыргытты. Соңрак егетебезне халык икенчегә зиратка җир­ләгән. Берничә көннән фрицлар шул зират яныннан үтеп барганда кинәт берсенең гранатасы шартлаган, дүртесе шунда ук үлгән. Немецлар, аптырашып, шушы хәлне ачыклап йөргәндә тап-таза тагын берсе бернинди сәбәпсез йөрәген тотып егылып үлгән. Урындагы халык инануынча, бу – җәзалап үтерелгән Алексейның үч алуы. Моңа өстәп, тагын бер деталь: озакламый бер каратель Алексей кабере янына барып асылынып үлгән. Монысын да Лешаның әрвахының эше, диделәр...”

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
(Дәвамы бар).

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: