+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
17 июль 2022, 18:38

“Аксак карга” белән “Йомыкай Катя”

Аларның тарихы кайчак кайбер имеш-мимешләргә дә ышандырып куя.

“Аксак карга” белән “Йомыкай Катя”
“Аксак карга” белән “Йомыкай Катя”

“Аксак карга”

Сыйныфташы Лена турындагы бу тарих-вакыйганы миңа картәнием сөйләгән иде. Ничек истә калдырганмын, сезгә дә шулай җиткерәсем килде.
Лена бәләкәй чагында ниндидер бер чир белән бик каты авырды, озак дәвалап, аны савыктыра алдылар, ләкин менә бер аягына аксаклыгы бетмәде. Очраган саен барлык балалар аны гел ирештерә, үчекли иде, ә усалрак малайлар аңа “Аксак карга” дигән кушамат такты. Үзенең гариплегеннән кимсенеп, ул башкалар белән бик уйнамады да, ирештергәндә гел елый иде. Нишләсен инде мескен...
Еллар үтте, барысы да мәктәпне, башка уку йортларын тәмамлады, кызлар бер-бер артлы кияүгә чыга башлады, авылда атна саен туйлар китте. Ленага гына беркем дә игътибар итмәде, сыйныфташлары хәтта туйларына да чакырмый иде, чөнки, хорафатларга караганда, туйга аксак кешене чакырсаң, никах ныклы булмый, гаилә тормышы “аксаклый” башлый, имеш...
Авыл читендәге кечкенә йортта бер им-томчы карчык яшәде. Халык аннан шөрли иде, ләкин ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Лена да аның янына барырга булган. Карчык аны тыңлаган да: “Ярар, мин сиңа ярдәм итәрмен, ләкин әйткәннәремне тыңласаң, төгәл үтәсәң генә...” – дигән. Билгеле инде, Лена барлык шартларга да ризалашкан.
Җиде көн дәвамында им-томчы аны төрле үләннәр белән дәвалаган, сигезенче көнне үз янына чакырып алган. “Мин сиңа үлән салынган, өшкерелгән кечкенә янчык бирәм. Син аны төнлә зиратка алып барып, фәлән кешенең кабере өстенә күмеп куярга тиеш. Ләкин барганда да, моны эшләгәндә дә, кайтканда да бер сүз дә әйтмәскә һәм артыңа борылып карамаска тиешсең!” – дигән.
Әлеге янчыкны алып, Лена төнлә зиратка киткән. Шулай титаклап китеп барганда янәшәдә генә эт өрә башлаган, тик кыз, карчыкның сүзләрен исенә төшереп, әйләнеп карамаган, ары киткән. Ә артында нинди генә тавышлар ишетелмәгән: балалар елаган, этләр ырылдаган, хәтта кемдер әнисе тавышы белән дәшкән.
Зиратка барып керсә, кабер өстендә бала-чага уйнап йөрүен күргән. Аларны өйләренә куып кайтарырга теләсә дә дәшмәгән, чөнки колак төбендә теге карчыкның: “Дәшмә, балалар түгел ул, шайтаннар! Дәшсәң, гомер буе артыңнан калмаячаклар!” – дигән сүзләре яңгыраган.
Кыскасы, айлы төндә Лена тәгаен каберне тиз тапкан, өстен бераз чокып, теге янчыкны күмеп куйган да өенә таба торып чапкан. Йортларына якынлашканда гына үзенең башкача аксамавын аңлаган.
Бераздан сыйныфташыбыз шәһәргә чыгып китте, озак та үтмәстән кияүгә чыкты. Ни генә дисәң дә, аксак булса да, Лена төскә-биткә бик сөйкемле иде...

“Йомыкай Катя”

Бу тарихны миңа күршедә яшәүче Мария Николаевна сөйләгән иде. Ул чакта, сугыштан соңгы елларда, күршебез авыл мәктәбенең алтынчы сыйныфында укыган. Барысы да дип әйтерлек бик хәерче тормышта яшәгән, укучыларның күпчелеге дәресләргә иртәнгелекне дә ашамыйча ач йөргән, өсләренә дә әниләре өйдә булган чүпрәкләрдән тегеп биргән иске-москыны кигән.
“Безнең сыйныфыбызда Катя исемле кыз да укыды, гаиләләре бик тә ярлы иде. Укуы башкаларныкыннан әллә ни аерылмады, ләкин ул бик йомык холыклы булды, бүтәннәр белән бик аралашып бармады, хәерчелегеннән бик ояла, гарьләнә иде. Ул, һәрвакыттагыча, иң арттагы парта артында ялгызы гына утырды, укытучы сорауларына да чак ишетелерлек итеп кенә җавап бирә иде.
Бу урында шунысын да әйтергә кирәк: сыйныфташларның берсе дә аны кыерсытмады, киресенчә, бик кызгана идек. Ничек кенә булмасын, ул берсе белән дә дуслашып бармады. Аның әтисе юк иде, әнисе белән икесе генә авыл читендәге иске бер йортта яшәделәр.
Шулай көннәрдән бер көнне Катя дәрескә килмәде. Икенче көнне дә күренмәде. Бер атна үткәч кенә укытучы апа аларның өенә китте, кайтканнан соң безгә яңалык хәбәр итте:
– Катеньканың әнисе үлгән, түтәсеннән башка, аның беркеме дә юк. Менә шул түткәсе аны шәһәргә алып киткән...
Шуннан бирле без аның турында күп еллар бернәрсә дә ишетмәдек, Катя белән ниләр булганын байтак еллар үткәч кенә белдек...
...Әнисен җирләүне дә күршеләре җыелышып оештыргач, Катя өендә бөтенләй ялгызы калган. Көндез аны, кызганып, күрше-тирә ашаткан, туендырып торган, ә төн җитү белән аның янына мәрхүмә әнисенең әрвахы килеп йөри башлаган: янына утырып кызганган, башыннан сыйпаган, кочаклаган, үзе белән китәргә чакырган...
Болар хакында кыз бала күрше хатынга сөйләгәч, анысы эшләрнең кая таба барганлыгын бик тиз чамалаган һәм, ашыгыч рәвештә попны чакырып, гыйбадәт кылдырган. Шул төндә әрвах тагын килсә дә, өйгә керә алмаган, йорт тирәли йөргән, тәрәзәләрдән караган, кызын чыгарга чакырган, ләкин Катя, бик каты курыкса да, рухани сүзен тыңлаган, чыкмаган. Иртәнгә кадәр ихатада, бакчада йөргән әрвах китәр алдыннан өй стенасына шулкадәр көч белән китереп суккан ки, тәрәзә пыялалары коелып төшә язган.
Бәхеткә, иртән мескен баланы коты очкан халәттә түткәсе килеп тапкан һәм үзе белән шәһәргә алып киткән...”

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: