+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
20 август 2022, 16:50

Югалган өй

Бер атна шунда яшәгән йорт, бакча, күл ничек юкка чыга ала?

Югалган өй
Югалган өй
Бу тарих мистика булса да, ул чынбарлыктагы тормыштан алынган. Кызлар ерак Себер төпкеленә җәйге ялга чыгып китә. Аларның маҗаралары нәрсә белән тәмамланган соң? Ахирәтләр Наталья һәм Анастасия белән булган хәл башка сыймый...

Ямьле җәйләр җиткәч, ике ахирәт ялларын кайда үткәрергә белмичә аптырап утырганда күршеләре Лиза аларга ерак Себердә, әти-әниләре янында, кыргый табигать кочагында ял итеп кайтырга тәкъдим итә. Озак та уйлап тормастан, болар өчесе дә самолетка билет ала да юлга чыга. Новосибирскидан арытаба электричкада китәләр.
Ниһаять, урманнар арасындагы бер станциядә төшеп калалар: тукталышта платформа да юк, бер будка һәм ауган агач кына. Будка артында ук җигүле ат тора, арба читендә плащ бөркәнгән бер карт утыра, йөзен капюшон каплаган. Лиза тиз генә аның янына барып сөйләшә дә юлдашларын чакыра, әтием безне каршы алырга килгән, ди. Кызлар арбага утырышып ала да урман юлы буйлап кузгала. Настя гына туктаусыз сукрана: “Кая килеп эләктек без... Монда җан иясе дә юк...” Лиза исә дәшми, елмая гына...
Кечкенә авылга барып җитәләр, ат бер ихатага борыла. Агач йорт ныклы гына күренә, тирә-ягында агачлар. Болдырда Лизаның әнисе Елена Анатольевна каршы ала, йортка чакыра, кунакларга бүлмәләрен күрсәтә. Тәрәзәдән бакча, ындыр күренеп тора, ләкин түтәлләр, ни гаҗәп, каберләр кебек кабартылган, карлыган рәтләре бик тә тигез итеп утыртылган, хәтта сәеррәк тә күренә. Якында гына күл җәйрәп ята.
Настя, бу хуҗалыкны кем шундый тәртиптә тота, әти-әниең бик картлар бит, хәлләреннән килмидер, дип сорашса да, Лиза җавап урынына шаярта гына, аннары серле итеп елмаеп куя...
Урнашып алгач, кызлар су коенырга китә, ә андагы матурлык: чип-чиста, үтә күренмәле су, төбе комлы, янәшәдә генә урман! Нинди гүзәллек, хозурлык! Күлдән күңелләре күтәрелеп кайткач, тамак ялгарга утыралар. Зур аш бүлмәсендәге мич янында хуҗабикә бөтерелә, тәмле булып пирог исе таралган, табада кыздырылган йомырка, өстәлдә майлы тары боткасы, эремчекле тәбикмәк, үләнле чәй...
Карт белән карчык та шунда янәшәгә утыра. Хуҗаның саргылт йөзе генә сәер, зур колаклары тырпаеп тора, куе кашлары астында яшел күзләре елтырый, әбекәйнең битен куе зәңгәр яулыгы кап­лап бетергән диярлек, йөзе картының кебек үк саргылт, ябык. Кызлар аларга өй җыештырырга, бакча утарга ярдәм тәкъдим итсә дә, алар риза булмый, бик сәер елмая, үзебез өлгерәбез, диләр...
Көннәр бертөрле, ялыктыргыч үтә, һәркайда ниндидер ясалмалылык хөкем сөргән кебек, күңелсез. Төннәрен Настя белән Наташа йокысыз үткәрә диярлек: кемдер чарлакта йөргән кебек, көлгән, улаган тавышлар ишетелеп куя, иртәнгә чаклы шулай дәвам итә. Иртән исә бу тавышларны Елена Анатольевна кошлар, күршеләрнең песиләре йөрү, ярканатлар очуы белән аңлата.
Аеруча Настя күңелсезләнә, елый, ахирәтен кайтып китәргә үгетли. Бер атна шулай интеккәч, юлга җыена башлыйлар. Лиза әтисе белән аларны станциягә кадәр озатып куя да үзләре авылга кайтып китә. Ахирәтләр теге ауган бүрәнәгә килеп утырганда анда инде ике хатын урнашкан була. Монда яшәүчесе янына апасы кунакка кайткан икән, шуны озатырга килгән.
– Без дә авылда ял иттек, – ди кызлар.
– Сер булмаса, кемнәрдә? – дип сорый биредә яшәгәне.
Кызлар үзләрен Анатолий бабай китереп куюы, хуҗабикәнең исеме – Елена Анатольевна, фамилия­ләре Андрецовлар булуы турында сөйләп биргәч, теге хатын урыныннан корт чаккандай сикереп тора:
– Ничек – Андрецовлар?! Аларның йорты авыл читендә иде. Ул гаиләне берсе дә яратмады, алардан курыктылар, өйләрен урап үт­теләр! Картны сихерче дип тә сөйләделәр! Ләкин алар күптән үлде инде, ә йортлары янды. Кызлар, бу хәлнең булуы мөмкин түгел! Әйдәгез әле барып карыйк, нинди йорт микән анда? Электричкага кадәр әле вакыт бар!
Алар барысы да бергәләп авылга таба юнәлә, егерме минуттан барып та җитәләр. Настя белән Наташа шулчак агарып каталар: урыны шул, әмма анда бернинди йорт та, бакча да, күл дә юк! Настя кычкырып елап җибәрә: моның булуы мөмкин түгел, болай була алмый, ул чагында алар кайда яшәгән соң?! Кем аларны пирог белән сыйлаган? Алар коенган саф сулы күл кайда? Аларны бит бирегә күршеләре Лиза алып килде, ул хәзер кайда?
Новосибирскига кайтып җиткәнче алар үзара сөйләшми – сөйләшә алмый. Юкка чыккан йорт тынгы бирми...
Әйткәндәй, шушы хәлләрдән соң Лиза юкка чыга. Соңыннан Настя күршесенең ишеген никадәр генә шакыса да, ачучы булмый, ә бераздан анда чит кешеләр килеп урнаша...
...Бу хәлләрдән соң инде байтак еллар үтте. Настя белән Наташа кияүгә чыктылар, балалар үстерделәр, ләкин әлегә кадәр теге вакыттагы сорауларга җавап таба алмый интегәләр: аларны Лиза ияртеп алып барган урын нинди хикмәтле төбәк булды соң? Нигә ул теге чакта ук һәр сорауга сәер елмаю белән генә җавап бирде? Ә үзе кая гаип булды? Әгәр алар ул йортта озаккарак тоткарланган булса, бу хәлләрнең азагы ничек булып бетәр иде? Сораулар, сораулар...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: