+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
27 август 2022, 15:05

Төнге перрон

Җинаятьчеләрдән үзен кем коткарганын кыз әле булса аңлый алмый.Кышкы сессиясен уңышлы тапшырганнан соң кәефе яхшы булган студентка Әнибә туган авылына кайтырга ашкынды. Көн ахырында гына әйберләрен җыештырып, соңгы электричкага өлгерер өчен ашыга-ашыга барды. Студентлар тулай торагыннан станциягә юл басу аша үтә иде. Тышта салкынча һава, зур Ай бушап калган урамнарны мул нурлары белән яктырта, агачларны ап-ак бәс сырып алган. Тирә-як шундый матур, күңелдә шатлыклы хисләр бөтерелә! Кыз бала тирә-якта беркем юклыгына да борчылмады. Ул инде туган йортына ничек кайтып керәчәген, әти-әнисен кочаклап алачагын, җылы мичне, тәмле ризыклар белән тулы мул табыны күз алдына китерә иде...

Төнге перрон
Төнге перрон

Әнибә платформага килеп җитте дә менә-менә килеп җитәргә тиешле электричканы көтә башлады. Шулчак ап-ак басу фонында әзмәвердәй дүрт гәүдә хасыйл булды. Алар станциягә таба бер эздән хас та бүреләр өере кебек атлый иде. Әнибәнең күңелен шом басты – тирә-якта җан әсәре дә күренми, ярдәм итәрдәй кеше юк. Шул курку хәлендә ул перронга якынлашучы егетләрне күзәтте.


Компания чак кына читтәрәк туктады. Әнибә ягына карана-карана, главарь башкаларга кыз белән ничек һәм нәрсә эшләргә күрсәтмәләр бирә башлады. Аның тавышы тыныч иде, әйтерсең лә ул моны көн саен эшли. Кышкы кичтә тавыш яхшы ишетелә, кешеләр юк җирдә – аеруча, шуңа кыз барысын да аермачык ишетеп торды. Ишетте дә тораташ кебек катып калды, фикере чуалды, уйлары буталды: “Качып котылып булмаячак. Үтермәсәләр генә ярый иде...”


Шулвакыт аңа аермачык булып ниндидер тавыш ишетелде: “Син аларга гадәти булмаган берәр сүз әйт!” Бу хәлдә мин аларга нәрсә әйтә алам инде, дип уйлауга теге тавыш янә яңгырады: “Аларны аптырат!” Ничек итеп? Бу мөмкин түгел! Ул арада компания аңа якынлаша башлады. Сөйләшенгәнчә, икесе – сул яктан, икесе уң яктан килеп бастылар. Башлыклары бер кулын Әнибәнең иңсәсенә куйды:


– Мондый чибәр кыз бу вакытта монда нәрсә югалткан инде?


Кызның коты очты, тамагы кипте. Шулчак үзе дә көтмәгән сүзләр әйтеп ташлады:


– Электричка килгәнче, зинһар, минем белән бергә булыгыз әле! Мин бик куркам. Бу тирәдә ниндидер банда йөри, дип ишеткән идем. Зинһар, мине монда ялгызымны калдырмагыз!


Компания шок хәлендә калды. Әнибә үзе дә шок кичерә иде, чөнки үзеннән мондый сүзләр чыгар дип көтмәгән иде! Аның урынына бу сүзләрне икенче кеше әйтте бугай бит! Башлык, чиксез гаҗәпләнеп, әшнәләренә берәм-берәм караш ташлап алганнан соң, әйтеп куйды: “Ярар, курыкма! Мин монда булганда сиңа беркем дә тимәс!”
Шулай берничә минут үтте. Ниһаять, ул арада электричка утлары күренде. Ишекләр ачылу белән Әнибә ук булып атылып вагонга ташланды. Уф, котылдым!!!


...Кеше ышанмаслык хәл: төп-төгәл бер елдан Әнибә шул ук компания белән йөзгә-йөз очрашты! Үткән очрактагы кебек үк, кыш, төнге перрон, соңгы электричканы көтү, ә карлы сукмактан тагын теге дүрт гәүдә күренә... Торганы бер дежавю! “Мин ничек бу хакта оныттым?! Тишек хәтер! Сине бернинди тормыш сабагы та өйрәтми икән!” – дип сүкте кыз үз-үзен.


Ә тегеләр ышанычлы адымнар белән һаман якынлашты. Әнибә инде иң куркыныч очракка да әзерләнде. Теге вакыттагы кебек үк, тирә-якта бер җан иясе дә юк, ап-ак бәскә төренгән агачлар һәм тулы Ай гына, ихтимал, бу куркыныч җинаятьнең шаһитлары булыр...


Банда кызны төрле яклап уратып алды. “Ну, бу юлы инде син беркая да качып котыла алмаячаксың!” – диде башлык. Нәкъ шул вакытта һич көтмәгәндә перронда каяндыр бер хатын-кыз пәйда булды. Ул тиз-тиз адымнар белән компания янына килеп җитте дә, Әнибәне беләгеннән тотып алып, кычкырып җибәрде:


– О, Любушка, сәлам!


Банда, ни сәбәп­ледер, авызын ачып катып калды. Каяндыр килеп чыккан бу хатыннан куркып калмаганнардыр бит иде?! Шуннан соң тегеләрнең башлыгы бүтән егетләрне үз янына чакырып алды да нәрсәдер турында пышылдаша башладылар, ә таныш булмаган хатын читкәрәк алып китеп, кычкырып дәвам итте:
– Җил көчле булгач, мин платформа астына төшеп торган идем, җилдән качтым. Бәррәч, карасам, син торасың, Люба!


Аннары Әнибә ишетерлек итеп кенә өстәп куйды:


– Чынында исә Люба – минем исем ул. Без – бертуган өч кыз: Вера, Надежда һәм Любовь. Кич көне өйдә утырам шулай, ә миңа Надя шалтырата: хәзер үк килеп җит, ди. Төн бит инде, кайда килергә, дип сорыйм. Ә аның ишетәсе дә килми: килеп җит һәм бетте-китте! Мин барырга чыктым. Карасам, сине бандитлар уратып алган. Әрәм була бит бу кыз, дип уйладым, коткарырга кирәк! Синең белән таныш булып кыланырга туры килде инде менә шулай. Бәлки, ярдәм итә алырмын, дип уйладым.
Теге егетләр боларның сөйләш­кәннәрен читтән генә күзәтеп карап торды, ләкин якын килергә берсе дә кыймады. Ниһаять, электричка килеп җитте! Шул арада таныш булмаган хатын Әнибәне тамбурга этеп кертеп җибәрде, ләкин кыз борылып карауга… анда беркем дә юк иде инде.


Вагон ишекләре ябылуга электричка кузгалып та китте. Әнибә лып итеп утыргычка килеп утырды, тәрәзә аша теге егетләрнең ачулы чырайлары күренеп калды. Бераздан ул аларның кулга алынуы турында ишетте. Ләкин Әнибә әле булса аптырый: бу бандитлар кулыннан ике тапкыр аны кем коткарды соң?

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: