+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
25 сентябрь 2022, 20:18

Ыңгырашкан йорт хикмәтләре

Мондый хәлләрнең сәбәбен кайчак җиңел генә аңлатып була икән.

Ыңгырашкан йорт хикмәтләре
Ыңгырашкан йорт хикмәтләре

Өрәкләр гүлиме?

Бу вакыйгалар моннан ун еллап элек Кавказ ягындагы авылда җәйге эссе көннәрнең берсендә булган иде. Ул чаклар тормышымда бик җиңелләрдән булмады: бөтен юнәлешләрдә уңышсыз­лыклар, юньле эш табу авыр, гаиләм таркалды, әти мәрхүм булды, картайган әнием еш чирли башлады... Аны һәрвакыт карау кирәк бул­ганлыктан, ата-ана йортына күченеп кайтырга мәҗбүр булдым.
Ул чакта әлеге йортка йөз яшьләр булгандыр инде, берничә җир тетрәүне имин үткәрсә дә, ныклы күренсә дә, еллар барыбер үзенекен иткән: һәрвакыт нәр­сәдер шыгырдый, ыңгыраша, нидер килеп төшә, куба, коела. Шушы йортта үскәнлектән, андагы чит-ят тавышларга күнеккән идем инде.
Бер кичтә әни йоклап киткәч, мин диванда китап укыштырып ятам. Нәкъ төнге уникедә янәшәдә генә нидер гүли, ырылдый башлады, карт мәче генә шундый тавыш чыгара аладыр. Сикереп торып, диван астын карадым, анда, әлбәттә, бернинди дә песи юк иде. Шулай да күңелемә шом йөгерде. Китапны читкә куеп, ныгытып тыңлый башладым, тып-тын. Белгәнемне укынып, йокларга яттым, ә иртәнгә инде оныттым.
Икенче көнне дә диванда китап укып ятканда нәкъ төнге уникедә шул ук тавыш ишетелде. Аннары тынды, аннары тагын кабатланды. Шулай берничә тапкыр. Дөресен әйтим, ару гына шөрләтә башлады. Белгән догамны укыгач, теге тавыш тынган кебек була. Бу төндә юньләп йоклый алмадым. Көндез вак-төяк эшләр белән онытылып мәш килсәм дә, кичкә инде баш әллә нинди өрәкләр, әрвахлар, чурт-чураман турындагы уйлар белән тула.
Төн уртасында янә теге тавыш ишетелде. Бу юлы төнгелеккә дога да ярдәм итмәде. Мин, бу тавышның сәбәбен аңлатырлык берәр нәрсә таба алмаммы, дип, өйдә эзләнеп йөри башладым. Нервыларым тәмам бетте, теге өрәккә (мин аны өрәк дип уйлый башлаган идем инде!) кычкырам, өйдән куам; әйбәтләп тә сорыйм, аннары сүгенеп котырам, стеналарны йодрык белән төям!
Чарасызлыктан диванга менеп басып, түшәмгә дә нык кына суккан идем, кул керде дә китте! Кулымны тартып алгач, андагы тишектән бүлмәгә... сагызаклар болыты килеп төште! Йөзәрләгән, меңәрләгән! Алар бөтен бүлмәне тутырды, безелдиләр, котырынып очалар, мине кайсы каян туры китерә ала – шуннан чага, тешлиләр! Бәдрәфтән һава сафландыргыч баллонын эләктереп, сиптергәндә ут төртеп, шундый огнемет белән тегеләрне кыра башладым.
Соңрак, тегеләрне көч-хәл белән кырып бетергәч, түшәмдәге тишекне тикшереп карарга булдым. Сагызаклар, чормада оя корып, ипләп кенә такталарны кимереп яткан. Түшәм штукатуркасы гына калгач, төнлә барысы да кайтып бетеп, йокларга әзерләнә башлаганда миңа аларның гүләве ныграк ишетелә башлаган икән!
Менә шушы хәлләрдән соң мин инде бернинди өрәкләргә дә, шайтаннарга да, чурт-чураманга да ышанмыйм, ә параллель дөньялар турындагы киноларны комедия фильмнары дип кенә карыйм.

Әрвахлар тукылдыймы?

Туксанынчы еллар уртасы иде. Ирем үлгәннән соң ике хуҗага исәпләнгән коттеджның бер яртысында өч бүлмәле фатирда ялгызым яшәдем. Кирпеч йорт, элекке зират өстендә дә төзелмәгән, анда безгә кадәр яман фаҗигаләр дә булмаган, кыскасы – йортның үткәненнән сәбәп эзлисе юк. Үзем ырым-шырымга ышанмыйм, мәетләрдән дә курыкмыйм, атеистка.
Әйткәнемчә, бернәрсәдән дә курыкмый идем. Барысы да ирем вафатының еллыгын үткәргәннән соң башланды. Ниндидер мистика!
Башта төннәрне авыр үткәр­дем – тирләп-пешеп уянып китәм, сулыш алуы авыр. Ә йортта ниндидер тукылдау тавышы ишетелә: “Тук. Тук-тук-тук. Тук. Тук-тук-тук” Якында гына ишетелгән кебек, әйтерсең лә кемдер шунда баскан да калай чиләккә нәрсәдер белән сугып тукылдата! Җен-пәриләр шаярта диярсең!
Ике көн утны сүндермичә йокладым – тып-тын. Аннары сүн­дереп тә йоклап карадым – шулай ук тынычлык. Шуннан соң ике-өч көн янә тук-тук, тук-тук. Миңа иртән эшкә китәргә кирәк, ә күзләрне йомып та булмый, чөнки коточкыч куркыныч!
Кыскасы, үземнең янга кунарга апамны чакырдым. Мин сөйләгән­нәрдән соң ул да, әлбәттә, куркуга төште, шулай да ризалашты, апа бит! Шулай ике атна яшәде, ә теге тавыш ишетелми генә бит! Ниһаять, чираттагы төндә теге каһәр суккыры тавыш янә тукылдый башлады. Бөтен өйгә ишетелерлек итеп тукылдата, дошман! Мин апамны дер селкетеп уятам: “Ишетә­сеңме?” Ул торып утырды да, бераз тыңлап торгач, каядыр чыгып китте. Теге тукылдау тынгач, апа да килеп керде.
Ачыклануынча, хикмәт менә нәрсәдә икән. Күптән түгел, безне утын һәм ташкүмер ягудан азат итеп, газ үткәрделәр. Ул брикет ягуларның михнәтләрен күп татыганлыктан, мин газны сөене­чемнән рәхәтләндереп яндырдым! Шул сәбәпле җылыту системасындагы су кайнап чыга да торба эчендә былт-былт килеп утыра икән! Бернинди дә җен-пәриләр, әрвах-өрәкләр булмаган, физика – шул гына! Ә мин инде ирем теге дөньядан җәфалап ятадыр, дип гөманлап, йортны сатып китәргә уйлый башлаган идем...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: