0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
8 октябрь 2022, 12:50

Ул миңа: “Син шундый йомшак...” – диде

Авырлы хатын өрәк өчен шундый булып тоела микәнни?

Ул миңа: “Син шундый йомшак...” – диде
Ул миңа: “Син шундый йомшак...” – диде

Бу вакыйгаларга 27 ел үтте инде. Ул чакта минем көмәнем җиде айлык иде. Тукыма предприятиесендә без ирем белән төрле сменаларда алмаш-тилмәш атналап эшләдек. Эшчеләр поселогында ике катлы иске агач йортта бер бүлмәле фатирны вакытлыча арендага алып тора идек, кешенеке булса да, ул безнең беренче торагыбыз иде. Кечкенә гади генә җыйнак бүлмә, аш бүлмәсендә миче бар, ул безгә ошый иде. Ике атна тыныч кына үтте, аннары ирем төнге сменага эшкә чыкты. Менә шунда башланды да инде...

Өйдә ялгызым кунарга мин курыкмый идем. Ул кичтә бүлмә почмагындагы диванда башымны тәрәзәгә каратып ятып торырга, май аеның кичке саф һавасын суларга уйладым. Ишек янында тагын бер карават бар иде, тик, нишләптер, анда ятасы килмәде. Йокым бик килсә дә, нигәдер, йоклап китеп булмый, ниндидер уңайсызлык тоям, әле эссе, әле суык. Йокладыммы-юкмы, монысы да аңлашылмый. Бу уңайсыз­лыклар авырлы бул­ганлыктандыр, дип уйлап куйдым. Иртән ирем кайткач кына тынычланып йоклап киттем...
Икенче көнне дә кич шулайрак башланды. Шул ук диванда нәрсәдер уйлап ята идем, шулчак салкынлык сиздем. Юк, ул тәрәзәдән, ачык форточкадан килми иде. Ул аякларым буйлап күтәрелде дә бөтен тәнемне чолгап алды. Мин тормакчы булып калкынган идем, катып калдым: ишекне каплап торган чаршау кемдер килеп кергән кебек селкенеп куйды! Күпмедер вакыт селкенмичә тордым, аннары үз-үземне кулга алып торып бас­тым да барча форточкаларны ябып чыктым, барысын да үтәли җилгә япсарырга тырыштым. Шулай ук иртән генә йоклап киттем.
Өченче төнгә кухняда утны сүндермичә калдырырга булдым. Күңелдә ниндидер шом бар иде. Бу юлы диванга түгел, ә ишек яхшы күренеп торган караватка ятарга булдым. Башта төрле уйлар бөтерелә, йокы килә. Икенче якка әйләнеп яттым да йокларга әзерләндем.
Кинәт кенә теге салкынлыкны янә тойдым, күз чите белән генә теге чаршауның тагын селкенеп куйганын күрдем. Ишектән озын буйлы бер ябык ирнең шәүләсе миңа таба килә башлады. Ачык күренми, ниндидер төтен эчендәге кебек. Кот ботка төшеп китте, кулым белән баш очында булган ут кабызгычны эзли башладым, ләкин капшап таба алмадым, тапкач та кабызырга көчем җитмәде...
Мин утны кабызмакчы булып маташканда кемнеңдер минем карават читенә килеп утырганын, ул урынның сыгылып куйганын тойдым. Мин селкенә дә алмый идем инде, кычкырып та булмый.
– Саша, син шундый йомшак... – диде тыныч кына ир тавышы.
Аннары әлеге шәүлә урыныннан торды да ерагая башлады, шуннан соң бөтенләй эреп югалды. Күпмедер вакыт мин бернинди хәрәкәтсез яттым, арытаба исә бернәрсә дә хәтерләмим. Ирем кайткач кына уяндым...
Бу өрәк минем янга нигә килгән соң? Нигә ул миңа “йомшагым” диде? Авырлы булганым өченме? Мин аның ягыннан үземә агрессия тоймадым, шушысы булса да бераз тыныч­ландыра иде, ләкин аның кабат килүен мин инде имин генә уздырып җибәрә алмас идем. Иремә болар хакында сөйләп тормадым, чөнки ул моның ише нәрсәләргә ышанып бармый һәм чынлыкта булганына барыбер ышанмас иде.
Шулчак мин соң гына эштән кайткан чакларда күршеләрнең тәрәзәсендә төнге ут януына игътибар иткәнлегемне искә төшердем. Шуңа күрше хатын янына кердем. Чәй эчеп алгач кына кыюланып китеп, үземне кызыксындырган сорауны бирдем:
– Татьяна, ә ни өчен синдә төнлә дә ут яна, әллә берәр нәрсәдән куркасыңмы?
– Мин төнлә ялгызым гына булганда өйдә кемдер йөргән кебек тоела, – дип җаваплады ул.
Бу йортта мин арытаба кала алмадым, ирем уянганны көтеп алдым да, сагынуны сылтау итеп, әнием янына киттем. Ул миңа шундук ышанды, әгәр синең белән ул сәер нәрсә сөйләшә башлаган икән, димәк, ул – шайтан, диде.
Аннары әни кияве белән минем әлеге халәтем турында сөйләшеп алды. Мондый срокларда минем ялгызым гына калуым дөрес булмас, дип аңлатырга тырышты. Өстәвенә, бала тудырганнан соң да миңа ярдәм итәргә кеше кирәк булачагын аңлатып бирде. Әл­бәттә, иремә бу хәлләрнең чын сәбәпләрен сөйләп тормадык. Минем борчылуымны, бераз дулкынланып торуымны күргәч, ирем бәхәсләшеп тормады, шул көнне үк әйберләремне алып килде.
Берничә көннән эшкә китеп барганда мин электән теге йортта ихлас күңелдән аралашып яшәгән күрше абзыйны очраттым. Ул, әлбәттә, нигә сәер генә, тиз генә күченеп китүебезнең сәбәбен сораштырды, ә мин аңа барысын да ачыктан-ачык сөйләп бирдем. Ә ул, ни гаҗәп, бер дә аптырамады, бик күптән, әле яңа йортта фатир ачкычларын бәхетле хуҗаларына тапшырып бетереп кенә килгәндә анда бер ирнең асылынып үлүе турында сөйләде. Сәбәбен ачыклый алмаганнар...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: