+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
22 октябрь 2022, 18:30

Хатынны НЛО урлый, ә әби – убырлы карчык!

Әлеге ике очракның уртаклыклары юк, әмма бу хәлләр уйланырга мәҗбүр итә.

Хатынны НЛО урлый, ә әби – убырлы карчык!
Хатынны НЛО урлый, ә әби – убырлы карчык!
Чит планета вәкилләре шаяртамы?

Хатыным белән ике ел ярым бергә яшибез. Күптән түгел аның белән сәер хәл булды. Әллә инде безнең белән сәер хәл булдымы? Мин моңа дөрес җавапны әлегә кадәр белмим.
Эштән соң без дусларга кунакка киттек. Аларда төнге уникеләргә кадәр булганбыздыр, чөнки автобуслар йөрми иде ин­де, шуңа такси белән кайттык. Үзебездә рәхәтләнеп душ кердек тә йокларга яттык.
Кунакта бераз сыйланып алганлыктан, мин төнлә тамагым кибеп уяндым. Кухняга барып, чәйнүктән генә су йоттым да йокы бүлмәсенә кайттым, ә андагы диванда... хатын юк! Йокым шундук ачылды! Тагын кухняга бардым, йокы аралаш күрми калдыммы әллә, аймылыш булдыкмы икән, дип уйлыйм. Юк. Балкон ишеге ябык, тыш­кы ишек эчке яктан бикләнгән, бәдрәф белән ваннада да кеше юк. Тоттым да аның кесә телефонына шалтыраттым, анысы диван янындагы тумбочка өстендә ята.
Шуннан фатир буйлап тагын карап чыктым, бөтен җирдән карыйм: диван-караватлар астыннан, шкафта барча киемнәр арасыннан, өстәл астыннан. Шуннан соң дәваханәләргә, моргларга, полиция бүлекләренә шалтыраттым, берсендә дә юк. Аптырагач, урамга йөгереп чыктым, йортны урап әйләндем, тәрәзәдән егылып төшмәдеме икән, дип уйлыйм – беркайда да юк!
Инде иртәнге биш тулып килә. Аптырагач, әбигә шалтыраттым, кызы, кунакта берәр нәрсә өчен миңа үпкәләп, әнисе янына китмәдеме икән, дип тә уйлыйм. Ялгыш шалтыратканмын, дигән булып, читләтеп кенә сораштырам – анда да юк. Киендем дә полициягә барырга булдым. Документларны алырга дип тумбочка янына килсәм... хатын, берни булмагандай, диванда йоклап ята! Эчке күлмәге дә шул, кичтән киеп ятканы, алсу төслесе, челтәрле бизәкле!
Аны уяттым да сораштыра башладым. Аның әйтүенчә, ул беркая да китмәгән, йоклап яткан, ә мин – чирле һәм миңа дәваланырга кирәк! Ләкин мин аның берничә сәгать юкка чыгып торуын төгәл беләм. Хатынның киңәше буенча тыныч­ландыра торган дарулар эчеп яттым, ләкин инде йоклап китә алмадым. Хатын үзенең югалып торуына ышанмый, ә мин моны дәлилли алмыйм. Баш эшләми калды шул, буш диванны да, башка бүлмәләрне дә фотога төшереп аласы булган...

Бүлмәсе – җен-пәриләр оясы!

Минем әби – әче телле, зәһәр сүзле хатын, үзе бер җен карчыгы. Гомер буе беркайда да эшләмәгән, өйдә ире җилкәсендә утырган. Ә бабай вафат булгач, безнең янга күченеп килде, аңа ялгызы “күңелсез” икән. Моңа кадәр аның белән аралашмаска тырышсам, хәзер беркая да бара алмыйм, бер-беребезгә түзәргә туры килә.
Хатын белән икебез дә көне буе эштә, балаларга нәнәйләренең хәстәрлеге бик кирәк иде, чөнки няняга түләргә хатынның ярты хезмәт хакы китә. Әби кызларыма коймак-тәбикмәкләр пешерә, әкиятләр укый, тәрбияләшә. Карап торсаң, идеаль нәнәй! Ләкин аны бу мәшәкатьләр дә ялкыткан, күрәсең, берзаман бу төрле күрәзәчелек, юраулар, яман көчләр, чурт-чураман, шикле үләннәр тәэсире белән шөгыльләнә башлаган.
Мин боларны башта күрмәдем дә, белмәдем дә, эштән арып кайтам да авам. Ләкин соңрак өлкән кызым Аня миңа сер итеп кенә Шура нәнәсенең без эштә чакта ниндидер шәмнәр, чәчләр яндыруын, куркыныч сүзләр әйтүен, үзалдына нәрсәдер мыгырданып йөрүен сөйләде. Мин эштән кайтып кергәндә дә өйдә ниндидер төтен исе тоя идем. Сорасам, күптән түгел генә тәмәке тарткан идем, ди, әйтер­сең лә мин тәмәке төтене исен ниндидер үләнне­кеннән аермыйм!
Оныклары үзен сат­канны аңлагандыр инде, күрәсең, шушы сөйләшү­дән соң ул үз бүлмәсендә бикләнә башлады, анда керергә беркемгә дә рөхсәт итмәде. Ә бер кайтуымда Аняның күзләре шардай булган: “Нәнәй бүлмәсенә кереп бик­ләнде дә бүре кебек улый башлады, стеналарны төйде, идәнне шакылдатты. Без Марина (кече кызым) белән бик нык курыктык, еладык”, – диде. Әби аларга туңдырма алып биргән дә беркемгә дә сөйләмәскә кушкан икән, шуңа да Марина башта берни дә сөй­ләмәде, аннары гына ачылып китте.
Кыскасы, мин бер көнне әби белән кызының базарга азык-төлек алырга киткәннәрен көтеп алдым да теге серле бүлмәгә үтеп кердем. Кызларым аның төрле хикмәтле әйберләренең кайда саклануын күрсәтте. Матрас астындагы төенчектә төрле әфсен-төфсеннәр языл­ган китабы, кара магия, ниндидер үләннәр, чәч бөртекләре... Чын-чыннан шайтан, җен-пәриләр оясы!
Кыскасы, мин әбигә күңелдә җыел­ганнарның барысын да әйтеп бирдем. Ул чәрелдәп кычкырынды, котырынды, миңа бозым салу белән янады, үкенерсең әле, дип ысылдады. Хатын балаларны икенче бүлмәгә алып чыгып киткән иде. Мин түзмәдем, әбине җилкәсеннән эләктереп алдым да стенага китереп терәдем: “Балаларны тагын берәр тапкыр куркытсаң, мин сине балконнан чөям!” – дидем.
Соңыннан хатыным сөйләвенчә, әни­сенең мондый мавыгуы яшь чагында да булган икән, бабай аның китапларын, үләннәрен егермеләп тапкыр өеп яндырган булган, аннары ультиматум куйган: я бу гадәтеңне ташлыйсың, я өйдән чыгып китәсең! Хәзер ире үлгәч, элекке гадәтенә тотынган, күрәсең. Мин аның ахалай-махалайларына ышанмыйм, әлбәттә, ләкин кызларым әле дә төнлә ут яндырып кына йоклый. Арытаба тагын няня ялларга туры килер, мөгаен...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.

(Интернеттан алынды).


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: