+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
13 ноябрь 2022, 12:08

Ташландык йорт җеннәре

Бик озак буш торган өйләргә алар чын хуҗа булып ала икән.Шәһәр читеннән мираска дача алган идем, ләкин аны “дача” дип атау бик арттырылган инде, искереп-тузып беткән бер йорт һәм коймасыз, ташландык җир участогы. СССР заманнарында бездә һәр шәһәр-поселок янында шундый дача кооперативлары бар иде бит. Ләкин илебез таркалгач, калкулыкта утырган ул поселок дигәннәре дә ташландыкка әйләнеп бара, чөнки аннан күченеп китүчеләр күп булды.

Ташландык йорт җеннәре
Ташландык йорт җеннәре

Әлеге калкулыкның астында сазлык бар, ә аңа кадәр зур гына буш ялан аша үтәргә кирәк, аннары күл башлана, шуннан өстәрәк иске дача йортлары серәеп утыра, чүп баскан бакчалар тезелешеп китә. Бу урынга килеп эләксәң, үзеңне икенче дөньядагы кебек хис итәсең. Анда беренче тапкыр баргач, миндә дә шундый тойгы булды: тар урамнар урынына аннан да таррак сукмаклар, ике якта җимерек стеналар, буш нигез һәм... искиткеч матур табигать!

Шул сукмаклардан атлаганда мин үземне бөтенләй башка дөньяда, хәтта элекке әкият киносында кебек хис иттем, чөнки әлегедәй иске өйләрне, алар башындагы агач әтәч сыннарын, бизәкле тәрәзә капкачларын шундый фильмнарда гына күрергә була иде...

Шулай итеп, мин үз “биләмәләремә” барып җиттем дә, андагы ташландыклык дәрәҗәсен шаккатып бәяләп, эшкә тотындым. Җылы җәй булгач, миңа эшләве дә күңелле генә иде: искиткеч матур көн, калкулыктан күлнең көзгедәй ялтыравы, арытаба шәһәрнең җәйрәп ятуы күренә. Эш белән мавыгып, көн үткәне дә сизелмәгән. Ашыгып җыенсам да, җәяү атлыйсы ару гына булгач, бара-бара эңгер-меңгер төште. Ул куерган саен, нигәдер, күңелгә шом йөгерде, чөнки караңгыда бу урыннар алай ук әкияти булып тоелмый иде: серәеп торучы буш өйләр куркыныч булып күренә, ташландык бакчалардан ниндидер салкынлык бөркелә, өстәвенә, ниндидер җан иясе үзе күренмичә генә мине күзәтеп бара кебек...
Мин адымнарымны тизләттем, ә чираттагы ташландык сукмаклар чатын үткәч, качып-посып кына миңа якынаючы адымнар тавышын ишеттем. Ул тавышлар минем артымда ишетелде, бик якын булмасалар да, куркуга салырга шул да җиткән иде. Башта ул адымнар миңа тоела кебек кенә иде (ташландык бакчаларда төрле җәнлекләр дә бетмәгән бит!), ләкин игътибар белән тыңлагач, моның җәнлек кенә түгеллеген аңладым.

Менә ул адымнар ешайганнан-ешая башлады, ул инде качып-посып кына түгел, ә ышанычлырак һәм ныграк басып атларга тотынды. Минем инде торып йөгерәсем килә иде, ләкин артымнан икенче бер бакчачы килгән булса? Минем куркып чабуым бигрәк көлке булып тоелачак бит!
Ләкин ул адымнар миннән калышырга теләмәде, хәтта тизләнә башлады, курку да көчәйде. Ниндидер эчке тавыш миңа артка борылып карамаска, инде ерак калмаган олы юлга тизрәк чыгарга киңәш итә иде. Хәзер инде теге адымнар йөгерүгә күчте, мин дә түзмәдем, бөтен көчемә торып чаптым! Олы юлга чыгу белән бераз тынычландым, шулай да башка кешеләр күренгәнче йөгерүемнән туктамадым...

Икенче мистик очрак та берничә көн үткәч булды. Берничә ел каралмаган бакчаны тиз генә һәм үзем генә тәртипкә китерә алмагач, бу юлы мин ярдәмгә дусларымны да алып килдем. Берничә көн элек биредәге теге аяк тавышлары турында сөйләгәч, егетләр рәхәтләнеп көлде генә. Чыннан да, монда бер мин генә түгел бит, башка бакчачылар да күренештерә, аларның да тизрәк өйләренә кайтырга ашыккан булуы ихтимал. Шулай дип үземне дә бераз тынычландырган идем инде.

Яхшы гына эшләп алгач, салкын сыра йота-йота шашлык та пешереп ашагач, көн үткәне сизелмәде дә, янә кич якынлаша иде инде. Бик соңга калмаска тырышып, кайту ягына юлландык. Сукмак тар, егетләр алданрак тезелешеп бара, мин иң азактан. Һәм менә дежавю – эңгер-меңгер төшү белән теге аяк тавышлары артымда янә ишетелә башлады! Алай гына да түгел, шундый закончалыкны да ачыкладым: караңгы ныграк төшкән саен ул адымнар да тизрәк, ышанычлырак, ныграк була бара!
Шулвакыт бер иптәш егетнең шашлык белән бергә йотып-йотып куйган сырасы тышка чыгуны сорый башлаган. Ул бераз арткарак үтте дә читкә, куаклар арасына кереп китте. Ишетеп торам: теге аяк тавышлары да тиз арада шул куаклар арасына кереп югалды. Күп тә үтмәде, теге егет куаклар арасыннан күзләрен шардайтып атылып килеп чыкты да, бераз миңа сәерсенеп карап торганнан соң: “Тайдык моннан!” – дип кычкырды. Шуннан соң без барыбыз да олы юлга таба чаптык.
Соңыннан дустым сөйләвенчә, ул куаклар арасына кереп баскач, үзенә таба кемнеңдер якынлашуын ишеткән. Ул аны башка егетләрнең берсе дип уйлаган да артына борылып карамыйча гына: “Нигә минем арттан килдең, башка җирдә урын беткәнмени?” – дигән. Борылып карагач, бераз арырак, имеш, сәеррәк елмаеп торучы мине күргән, ә “мин” аңа: “Без кире киттек, артыбыздан куып җит!” – дигәнмен. Ул аптыраган, нигә кире барырга, берәр нәрсә онытылып калды микәнни, дип уйлаган, аннары минем үземнең тавышны ул без тукталган сукмак ягыннан ишеткән...

Соңрак без үз бакчаларын тәртипкә китерергә килгән бакчачылар белән дә очраштык, алар белән әлеге сәер хәлләр турында сөйләшеп тордык. Алар әйтүенчә, җен-пәриләр ташландык йорт-җирләргә ияләшергә бик ярата, шунлыктан, кояш баеганчы андый урыннардан ераграк китүең хәерле. Ә бу дача бакчачылыгы дистәләрчә еллар буе ташландык хәлгә килгән, шуңа мондагы сәер хәлләргә бер дә аптырыйсы юк...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: