+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
20 ноябрь 2022, 15:37

Кырын эш кырык елдан соң да...

Андый гамәлләр хәтта ярты гасыр үткәч тә беленә икән ул!

Кырын эш кырык елдан соң да...
Кырын эш кырык елдан соң да...
Татар мәкалендә, чыннан да, хакыйкать бар. Түбәндә бәян ителәсе мисалларда моңа инанырга мөмкин. Бу җинаять эшләрен тикшерү, уңай нәтиҗәләргә ирешү артында дистәләрчә полицейскийның, төрле детективның, тикшеренүченең, галимнең һәм хәтта очраклы кешеләрнең бик катлаулы, четерекле хәлләрдә җентекләп, бөртекләп, метекләп “казынуы” ята. Аларның кайберләренә һөнәри осталык һәм заманча технологияләр ярдәм итсә, икенчеләренә исә кызыксынучанлык һәм очраклы уңыш юлдаш булган.

Рэй картлач
Күптән түгел 46 ел элек булган серле һәм сәер бер җинаять, ниһаять, ачыкланды. Бу хәл Американың Висконсин штатындагы Мак-Клинток табигый тыюлыгында 1976 елның 9 июлендә була. Дэвид Шульдес исемле егет үзенең ярәшкән кызы Эллен Матеисны туйлары алдыннан табигать кочагында ял итәргә, палаткада романтик төн үткәрергә алып килә. Бу әлеге яшь парның бергә үткәргән соңгы киче була: билгесез бер бәндә 25 яшьлек Дэвидны 30нчы калибрлы винтовкадан атып үтерә дә, аның 24 яшьлек кәләшен көчләп, аны да үтереп китә. Ләкин җаһилдән бердәнбер җинаять эзе – Элленның итәгендә мәни тамчысы кала. Бу биоматериалга экспертиза үткәрелә.
Детективлар озак еллар үтерүченең эзенә төшә алмый, җинаять эше бер тикшерүчедән икенчесенә күчеп тора, ә җан кыючы һаман иректә йөри. 90нчы елларда тикшерү эшенә Крэйг Бэйтс алына. Нәкъ шул елларда криминалистикада ДНК-дактилоскопия ысулы киң файдаланыла башлый. Бэйтс җинаять дәлилен лабораториягә җибәрә һәм җинаятьченең генетик портретын ала. Ләкин АКШның дәүләт ДНК-базасында мондый ДНК-профильле кеше табылмый.
2001 елда әлеге җинаятьне тикшерүне детектив Тодд Болдуинга тапшыралар. Ул шикләнелүче кешеләрнең даирәсен ачыклый һәм алардан ДНК үрнәкләрен ала, ләкин алар берсе дә җинаятьченең генетик портретына туры килми.
Арытабангы 17 ел дәвамында эш урыныннан кузгалмый. Шуңа күрә 2018 елның мартында тикшерүчеләр билгесез җинаятьченең тышкы кыяфәтен ясарга мөмкинлек бирүче ысул – ДНК-фототипиклаштыру белән шөгыль­ләнүче Том Шоуга мөрәҗәгать итә. Катлаулы анализлар үткәргәннән соң Шоу җинаятьченең ак тәнле, куе-җирән чәчле һәм сипкелле кеше булганлыгын ачыклый.
Шушы мәгълүматларга нигезләнеп һәм вакыйгадан соң үткән елларны исәпкә алып, белгечләр ихтимал бул­ган җинаятьченең 65 яшьлек фотопортретын ясый. Бу сурәтне шул ук елның октябрендә белгеч-генеалогка тапшыралар, ә ул шикләнелүчеләрнең исемлеген Висконсин штатындагы ике гаилә вәкилләре – Глэдис Брюнетт һәм Эдвард Ваннивенховеннар белән чикли. Генеалог фикеренчә, җинаять­чене шушы ике гаиләдәге дүртәр ир арасыннан эзләргә кирәк.
Мондый мәгълүмат килеп иреш­кәннән соң детектив Болдуин хезмәт­тәше белән берлектә шикләнелү­челәрнең һәрберсенең ДНК-үрнәк­ләрен тегеләре шикләнмәслек хәйләле ысуллар белән алуга ирешә. Шулай, Рэймонд исемле өченче ир туганнары тикшерүчеләр үтенече буенча почта аша кечкенә анкета тутыра һәм конвертны төкереге белән чылатып ябыштырып җибәрә. Селәгәй анализы ачык­лавынча, көчләнгән һәм үтерелгән Элленның итәгендә табылган бер тамчы биоматериал нәкъ менә Рэймондныкы булып чыга!
Тентү барышында Рэй картның гаражында 30нчы калибрлы винтовка да табыла. Әлбәттә, Рэймондның туганнары һәм танышлары ниндидер аңлашылмаучанлык, буталыш килеп чыккан, Рэй исә изгедән изге, хөрмәткә һәм ихтирамга лаек карт, тәртипле пенсионер, дип уйлый. Ләкин кире каккысыз дәлилләр аны суд алдына басарга мәҗбүр итә.

Тирән чоңгыл сере

Канадада яшәүче 13 яшьлек үсмер 1992 елның көзеннән бирле тирән күл төбендә яткан куркыныч серне ачкан.
Шул елның көзендә Милл Бэй шәһәрчегендә яшәүче 69 яшьлек Джанет Фаррис хәбәрсез югала. Аның үз машинасында кемнеңдер туена китеп барганлыгы гына билгеле була. Күпме генә эзләсәләр дә, бу ханымның үзен дә, машинасын да таба алмыйлар.
27 ел үткәннән соң гына әнисе Нэн­си белән бергә күлдә көймәдә йөрергә чыккан үсмер Макс Веренка сулык төбендә тәгәрмәчләре белән өскә карап ятучы автомобильне күреп ала. Ярга чыгу белән алар әлеге табылдык турында полициягә хәбәр итә. Озакламый Ревелсток шәһәре патруле күлгә килеп җитә, ләкин, ул көнне су өстендә бик якты кояш нурлары уйнаганлыктан, алар баткан автомобильне таба алмый. Шуннан соң үсмер Макс үзенең хаклыгын раслар өчен су астында видеога төшерергә мөмкинлек бирүче камера белән күлгә чумарга мәҗбүр була.
Өч көннән полиция һәм эвакуация хезмәте яр буена кара төстәге “Хонда Аккорд” автомобилен сөйрәтеп чыгаруга ирешә, аның салоны эчендә хәбәрсез югалган Джанет Фаррисның сөлдәләре була. Полиция фаразынча, фаҗиганең сәбәбе юл-транспорт һәлакәте булган. Джанетның оныгы сөйләвенчә, “билгесез югалган” дип исәпләнүче кешегә гаилә ничек гыйбадәт кылырга да белмәгән, хәзер исә бу тарихның чагыштырмача “бәхетле” финалы бар: ичмасам, мәрхүмәнең кайда һәм ни сәбәпле үлгәнлеге билгеле.

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
(Дәвамы бар).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: