-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
10 декабрь 2022, 18:54

Мәхәббәтнең серле дөньясы

Бәндәләрне ризык кына түгел, шушы олы хис тә йөртә икән...Мәхәббәт – тормышыбызда аңлатып була алмастай иң серле могҗизаларның берсе. Аның белән еш кына мистика, хәтта ки магия, бу дөньябызда булуы мөмкин дә булмаган күренешләр, хәл-вакыйгалар бәйләнгән. Ике чыгарылышка мин әлеге гаҗәеп хис-тойгыга бәйле, мистик дип әйтерлек, ләкин уйлап чыгарылмаган вакыйгаларны тупларга булдым. Аларның кайберләре бәхетле тәмамлана, ә кайберләрен төнгә каршы укымасагыз яхшырак. Әлбәттә, боларның кайсына ышанырга, ә кайсына ышанмаска – үзегез карагыз. Әмма шунысы хак: боларның барысы да – булган хәлләр. Шулай итеп, бүген төшләр турында...

Мәхәббәтнең серле дөньясы
Мәхәббәтнең серле дөньясы

“Мин сине башта төшемдә күрдем...”

Аның белән очрашуымны мин башта төшемдә күрдем: ул минем янга килде дә нәрсәдер сөйли башлады. Шулай булып чыкты да: икенче көнне мин институтка китеп барганда ул (нәкъ төштәге кыя­фәттәге егет!) яныма килде дә, башта күзләремә карап торды, аннары ниндидер (нәрсә турында икәнлеген анык кына хәтерләмим) сүз катты. Шуннан соң мин башымны югалттым...
Хәзер инде егерме елдан артык бергә яшибез. Еш кына салыштырырга ярата, әлбәттә. Ләкин аның белән генә мин хатын-кыз бәхетенең ни икәнлеген белдем, оста итеп назлавыннан күкләргә ашам! Еш кына мин аның яшь чактагы сүз катуын төштә күрәм. Аннары, бәхетемнән уянып китәм дә, аны югалтудан куркып, төннәрен артыннан ныгытып кочаклыйм һәм аркасындагы үзем генә белгән миңеннән назлап үбәм...

“Бер ел алдан әйткән...”

Яраткан ирем, сөекле балам бар – матур итеп дөнья көтәбез. Шулай бердигән яшәп ятканда төш күрәм: җәмәгатем белән залда утырабыз; ул кулларымны тотып алды да: “Без арытаба бергә була алмыйбыз, агач тамырлары кебек уралыштык та бер-беребезгә яшәргә комачаулыйбыз...” – ди. Тагын нәрсәләрдер сөйләде. Кыскасы, без бергә кала алмабыз, аерылышырга кирәк...
Сискәнеп уянып киттем, карыйм: янәшәмдә тыныч кына мышнап ята, барысы да яхшы, димәк, куркыныч төш кенә булган... Шиш менә! Нәкъ бер ел үткәч, сүзмә-сүз теге төштәге җөмләне әйтеп, ул миңа аерылышырга кирәклегебез турында әйтте...

“Кисәткән...”

Мин яшьли тол калдым. Әлеге хәлләрдән соң биш ел үткәч, төшемдә аның табутын зираттагы кабереннән казып алып, өйгә алып кайтканнар, дип күрдем, бүлмәдә аның ябык табуты янында утырам, имеш. Анда күпсанлы шәмнәр янә. Шулчак әлеге бүлмәдән чыгып качасым килде. Чыктым да коридор ягыннан ишекне берничә тапкыр яптым, ә ул кабат ачыла.
Шулчак табуттан мәрхүм иремнең тавышы ишетелә: “Шәмнәрне сүндер!” Уянып киттем, ә берничә айдан йортыбызда зур янгын чыкты. Чак исән калдык. Сәбәбе – сүндерелмәгән шәм...

“Баскычтан төшмәгез...”

Яшьлегебездә бер егет белән очраклы гына танышып киттек, барлык яклап та килгән – ул буй-сын, тәмле тел, сөйкемле, матур кыяфәт! Еш эчәргә ярата, шунысы гына бераз күңелне кыра. Биш ел очрашып йөрдек, хәтта бергә яшәп тә карадык. Һәм шушы еллар дәвамында миңа гел генә ватык, черек, кайбер басмалары да булмаган баскычлар белән бәйле төшләр керде: мин аларда бөтен көчемә югарыга таба үрмәләргә тырышам...
Егетем исә һаман юньсезләнә, ешрак һәм күбрәк эчә, урынсызга көнли, кайвакытларда миңа кул да күтәрә башлады. Түзмәдем, бер кайтуына әйберләрен ишек төбенә чыгарып куйдым. Берничә көннән ул, яныма килеп, гафу үтенде, ялварып елады. Нык ярата идем шул, яңадан үз кочагыма кабул иттем, каһәрең!
Күпмедер вакыт үткән­нән соң барысы да яңадан башланды. Хәтта элекке­дән дә хәтәррәк! Аптыраганнан үзем дә рюмкага үрелә башладым, түзәр әмәлем калмаган иде. Шундый көннәрнең бер­сен­дә янә төш күрәм: без, имеш, кулга-кул тотынышып, баскычтан түбән таба йөгерәбез... Иртән уйланып ятканда шундый фикергә килдем: бу – бик яман төш, хәерлегә түгел. Җитте, бу мөнәсәбәтләргә нокта куярга кирәк! Шушы төштән соң без хушлаштык, мәхәббәт тә үзеннән-үзе каядыр эреп юкка чыкты, булмаган да кебек.
Хәзер мин инде биш елдан артык икенче кешедә кияүдә, башка шәһәрдә яшибез, искиткеч кызыбыз үсеп килә. Элекке егетемнең һаман да бик каты эчүе турында ишетеп беләм. Ләкин шунысы: аның белән аерылышканнан бирле бернинди баскыч­ларны да төшемдә күргәнем юк...

“Ул һаман да минем белән...”

Төннәрен ирем мине үзенә тартып алып кысып кочаклый, колагымдагы алкаларымны үбә-үбә, назлы сүзләр пышылдый, йокы күлмәгемне күтәрә биреп, кендегем тирәли сыйпап, бала йоннарым калыкканчы иркәли – мин аның кайнар кочагында бәхетле хатын булып оеп, изрәп йоклап китәм һәм... ялгызым елап уянам: сөеклем мәрхүм бул­ганга менә инде берничә ай үтте...
Ләкин миңа ул һаман да шушы фатирда, әмма икенче үлчәмдә яши кебек: еш кына мин аның одеколоны исен тоям, аяк тавышларын ишетәм, ә аш бүлмәсендәге транзистор үзеннән-үзе аның яратып тыңлаган каналына көйләнә. Хыялланам бугай инде! Кайвакыт мин аның коридор буйлап үтеп китүен һәм ишек янында эреп юкка чыгуын күрәм. Мин аның мондалыгын даими сизәм, дөньяның ниндидер бер үлчәмендә ул һаман яши дип беләм, ә кайчагында мин үзем икенче үлчәмгә күчкәнмендер кебек тоела...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
(Ахыры бар).

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: