+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
18 декабрь 2022, 18:30

Мәхәббәтнең серле дөньясы

Бәндәләрне ризык кына түгел, шушы олы хис тә йөртә икән...

Мәхәббәтнең серле дөньясы
Мәхәббәтнең серле дөньясы


Мәхәббәт – тормышыбызда аңлатып була алмастай иң серле могҗизаларның берсе. Аның белән еш кына мистика, хәтта ки магия, бу дөньябызда булуы мөмкин дә булмаган күренешләр, хәл-вакыйгалар бәйләнгән. Берничә мәкаләгә мин әлеге гаҗәеп хис-тойгыга бәйле, мистик дип әйтерлек, ләкин уйлап чыгарылмаган вакыйгаларны тупларга булдым. Аларның кайберләре бәхетле тәмамлана, ә кайберләрен төнгә каршы укымасагыз яхшырак. Әлбәттә, боларның кайсына ышанырга, ә кайсына ышанмаска – үзегез карагыз. Әмма шунысы хак: боларның барысы да – булган хәлләр. Шулай итеп...

“Очрашулар очраклы булмый...”

Йөргән кызым белән аерылыштык, икебез дә инде башкача очрашмабыз да, бүтәнчә аралашмабыз да дип уйлаган идек. Шулай ярты ел үтте.
Берсендә шулай мин шигърият кичә­сенә юлландым. Шунысын да әйтергә кирәк: мин үземне шигърият сөюче дип әйтмәс идем, дус-ишләрем чакырганга гына барырга булдым. Ике автобус белән күчеп утыра-утыра барырга кирәк иде. Юл уңаенда банкка да кереп чыгыйм, дип, иртәрәк кузгалдым. Банк янында төшеп калырга ике тукталыш кала автобуска минем “теге” җанкисәк килеп керде. Андый чакта әйтелә торган дежур “сәламхәл­ләрничек” диешкәннән соң, һәркем үз юлыбыз белән киттек.
Банктагы эшләрне бетергәч, икенче тукталышка киттем. Бәй, автобуска килеп керсәм, анда тагын минем теге элекке “заз­ноба-зараза” басып тора! Ул да мин юлланган поэзия кичәсенә китеп бара икән. Димәк, юлда очрашмасак, кичәдә барыбыр күрешер идек! Шунысы да кызык: беренче автобустагы очрашуыбыз аның әлеге маршрутка ялгыш утыруы сәбәпле булган. Язмышыбыз шулай “юри” очраштырганнан соң, без янә аралаша башладык. Хәзер без инде күптән гаиләле, матур кызыбыз үсеп килә...

“Йөремсәк картәтидән сәлам...”

Картәтинең дә өйләнгәнче сөекле яры булган. Яшь чак, дәртле чак, сөясе-сөеләсе килгән чак кемдә булмаган?! Ул детдомда тәрбияләнгән 18 яшьлек Надя исемле кызга өйләнгән була. Бер ел гына яшәп калалар, чөнки картәти музыкант булганлыктан, бәйрәмнәрдә сыйланып, эчеп йөри, эчкән баштан хатын-кыз белән чуалу, алар янында кунып калу гадәти күренеш була. Надя мондый хәлләргә түзеп тора алмый, агу эчә. Минем картәни болар хакында туйдан соң аларның элегрәк бергә төшкән фотосурәтен күргәннән соң гына белә.
Нәнәмнең төшенә Надя минем әниемне тудырганнан соң керә башлый. Бервакыт нәнәй әниемне йоклатып ятканда үзе дә йокымсырап китә һәм төш күрә: имеш, ул ишек шакыганга уянып китә һәм ишекне ача, ә анда кара итәк һәм соры свитер кигән Надя басып тора. “Биек үкчәдә аякларым арыды”, – ди. Нәнәй шунда ук куркып уянып китә, йөгереп барып ишекне ача, ә анда шул ук мизгелдә тупса аша өйгә сырты соры буйлы кара бака сикереп керә...
Ике көннән нәнәй картәти белән аның концертыннан соң мотоциклда кайтып барганнар икән. Картәти, һәрвакыттагыча, ләх исерек, уң кулы рульдә, сул кулының бармаклары белән ябылып баручы күз кабакларын аерып ачарга тырышып бара. Юл уңаенда зират яныннан үткәндә нәнәй ни күрсен, фара нурлары яктысында бер читтәрәк Надя басып тора! “Нервыларым тәмам какшаган...” дип уйлап куя ул.
Кайтып җитәләр болар. Һәм нәнәй караса – картәти шыр айнык! Мондый айну кеше нык курыкканда гына булырга мөмкин. “Нәрсә, син дә күрдеңмени?” – дип сорый нәнәй. “Надянымыни? Әйе, күрдем!” – ди картәти. Шунда гына нәнәй хикмәтнең үз нервыларында гына түгеллеген аңлый.
Иртән ул бианасына китә, ә анысы Надяны, чыннан да, биек үкчәле туфлиләрдә җирләгәннә­рен сөйләп бирә. Кыскасы, алар бергәлә­шеп зиратка бара һәм Надяның кабере өстенә яссы табанлы тапочкалар куеп кайта. Шуннан соң мәрхүмә аларның күзенә күренүдән туктый...

“Үзе адаштыра, үзе табыштыра...”

Минем сөекле егетем 3000 чакрым ераклыктагы икенче шәһәрдә яши иде. Көннәрдән бер көнне ул юкка чыкты: телефоны җавап бирми, үзе кисәтмәде. Кыскасы, коткаручылар эзли, милиция эзли, барысы да борчыла, кайгыра, ә минем күңел тыныч, чөнки мин белеп-тоеп-сизеп торам: ул исән һәм аның белән барысы да яхшы!
Аның югалуына өч көн үткәч, әлеге хәлләрне белеп торучы күршем һәм ахирәтем егетемне безнең шәһәр метросы станциясендә очраткан һәм йортыбызга алып кайткан. Дөресрәге, ул үзе дә минем йортны эзләгән, ләкин, андый очракларда “шәһәрне яхшы белүчеләрнең” берсе өйрәтеп җибәрүенчә, бөтенләй икенче юнәлештә китеп барган булган. Ә миңа шалтыратмавының сәбәбе – сюрприз ясарга уйлаган.
Һәм, беләсезме, әгәр нинди дә булса очрашу булырга тиеш икән, ул булачак, чөнки вакыйгалар агышы үзеннән-үзе синхронлаштырыла: очрашасы кешеләр кирәкле урында тиешле вакытта күрешә. Һәм бу – үзе бер могҗиза!

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: