Яңа елны – өрәкләр белән...
Яңа елны без үзебезнең дус компания белән шәһәрдән читтә каршы алырга уйладык. Интернеттан шундый бер өй таптык та, бераз аванс күчереп, егетем белән күреп кайтырга дип шул йортка киттек. Анда хуҗасы белән төгәл бәясен килештек, башка вак-төякләрне ачыкладык. Һәм менә 31 декабрьдә дусларыбыз белән шунда җыелыштык.
Һәрбер пар үзенә бүлмә сайлап урнашканнан соң, без, кызлар, өстәл әзерләдек тә төнге уникене көтәбез. Бәйрәм, әлбәттә, күпкә иртәрәк башланды. Барысы да бик күңелле, конкурслар, бүләкләр бирешү, җыр-бию белән үтте. Төнге өчләрдә һәр пар үз бүлмәләренә кереп бикләнде...
Дүртләр тирәсендә мин ниндидер сәер тавышлардан уянып киттем: егетләр бездән башка гына дәвам итеп утыралармы әллә? Акрын гына торып, шау-шу ишетелгән залга баскычтан төшеп киттем. Ә анда күргәннәремнән чәчләр үрә торды: зал уртасында табын корылган, ләкин безнеке түгел! Өстәл артында ниндидер чит-ят егетләр ашап-эчеп утыра, ләкин чырайлары куркыныч, соры һәм арыган...
Әлеге күренештән мин катып калдым, ә теге егетләрнең берсе мине күреп алды да, бармагы белән муеныма төртеп күрсәтеп, миңа таба “йөзеп” килә башлады! (Шунысын әйтеп үтим: мин Иерусалимнан “изге туфрак” салынган амулет алып кайтып, аны гел муеныма тагып йөртә идем). Башка егетләр дә куркыныч тавышлар чыгарып улап җибәрде. Мин амулетны тиз генә салдым да, капкачын ачып, андагы туфракны якынлашып килүче өрәкнең өстенә сиптем, шуннан соң аның йөзе яктырып, ялтырап китте! Аннары өрәкләрнең барысы да берәм-берәм эреп юкка чыкты...
Озакламый үзебезнең егетләр җыелышып бетте, нәрсә булды, дип сораштыра башладылар. Мин берни дә сөйли алмыйм, елыйм да елыйм...
Кайтып китәр алдыннан дача хуҗасыннан ипләп кенә сорарга батырчылык иттем: “Абый, бу йортта элегрәк беркем дә фаҗигале рәвештә үлмәгән идеме?” Ул шунда ук башын түбән иде һәм, чыннан да, нәкъ үткән Яңа ел кичендә биредә улының иптәш егетләре белән янып үлүен сөйләде. Өйдә янгын чыккач, алар аш бүлмәсе аша чыгарга уйлаган, ләкин шул мизгелдә андагы газ баллоны шартлаган. Җирләр өчен гәүдәләрен дә юньләп җыя алмаганнар. Шуннан йортны тергезеп, аны чит кешеләргә вакытлыча файдалануга гына бирә башлаганнар, үзләре мондый хәлләрдән соң анда яши алмаган.
Боларны ишеткәч, мин әлеге әрвахларның җаннары тынгылык таба алмыйча, җир-туфрак көткәнлекләрен аңладым. Минем амулет туфрагы аларга җан тынычлыгы биргән, күрәсең...
Язмышымны ватык лифтта очраттым
Яңа елны дусларыбыз белән бергә каршы алырга җыелдык. Мин, гадәттәгечә, Кыш бабай булып киенеп алдым да, калган вакытны ничек үткәрергә белмәгәнлектән (Кызлар, эчми торыгыз инде, дип үтенгәч, кәефләрен бозмаска булдык. Ул вакытка сиздерми генә бер яртының башына җиткән идек инде, әлбәттә!), күрше генә йортта яшәүче танышларымны аптырау катыш шатландырып, шушы киемдә матур итеп котлап чыгарга уйладым.
Күрше йортка тиз генә барып җиттем дә (ашыгып кына бардым, чөнки андый вакытта очраган берсе мине сыйларга, эчерергә тырыша), подъездга кереп, лифт чакырдым. Кереп, кирәкле кат төймәсенә басуга берничә кат күтәрелгәч, нәрсәдер шатыр-шотыр килде дә лифт кузгалмас булды. Кесә телефонын алып тормаган идем, мин бит биш минутка гына кереп чыгарга исәп тоттым. Ишекләре дә ачылмый, диспетчер төймәсе дә эшләми, Яңа ел курантлары сугарга да вакыт кимегәннән кими. Мин инде, язмышыма буйсынып, бәйрәмне лифтта гына каршыларга туры киләчәге белән килешеп беттем...
Ләкин мине бу хәлдән бәхетле очрак коткарды: ниндидер бер кыз подъезга кергән дә лифт төймәсенә баскан. Һәм мин тоткынлыкта утырган кабина кузгалып китте! Лифт ишекләре ачылып киткәннән соң сез безнең йөзләребезне күрсәгез: эчке якта Кыш бабай киемендә мин утырам, тышкы ягында Кар кызы киемендәге чибәр кыз басып тора! Яңа ел төнендә Кар кызы Кыш бабайны коткарды!
Кыскасы, шампан шәрабын без әлеге кыз кунакка килгән гаилә әгъзалары белән бергәләп эчтек, ә бер елдан өйләнештек!
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
(Дәвамы бар).