-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
5 февраль 2023, 17:49

“Күзләрем кара! Карамый кара!..”

Бу хәлләр күз тиюгә, сихергә ышанмаучыларны да уйга калдыра.

“Күзләрем кара! Карамый кара!..”
“Күзләрем кара! Карамый кара!..”

Кара магияме, каргыш төштеме?

Әлеге хәлләр Уфаның Черниковка бистәсендә 2008 елда минем сеңлем Сәрия белән булды. Аңа әле 18 яшь тә тулмаган, ул мәктәптә укый, Денис исемле егете белән очрашып йөри иде. Бераз вакыттан соң алар егетенең моңа кадәр буш торган фатирында бергә яши башлады...


Шунда күченеп, матур гына яшәп киттеләр. Ләкин аларның күршеләрендә сәер холыклы Лена исемле бер хатын яши иде. Ул өч ел психбольницада яткан, кара магия белән шөгыльләнгән, ә күршегә күңелчәк яшьләр килеп урнашу моңа бер дә ошамаган, чөнки ул анда, озак кына буш торган фатирга, үз әнисен кертергә ниятләгән булган. Бу хатын, яшьләр янына кереп, әлеге фатирны сатарга яисә алмашырга тәкъдим иткән, тик Сәрия белән Денис баш тартканнар. Менә шуннан соң башланган да инде...


Сеңлемә кунакка килгәч, барысы да тыныч кебек тоелды, ләкин тоелган гына икән шул. Беренче төндә үк өйдә ниндидер ят тавышлар ишетелә башлады. Шулай булуы, шкафтан уенчыклар килеп төшүе, савыт-саба төшеп ватылуы, төнлә кемнеңдер аякны чеметеп алуы ихтимал, дип, апаем кисәтеп куйган иде инде.


Иртән Денис эшкә китте, без сеңлем белән өйдә калдык, барысы да тыныч булды. Кияү балакай кич кайтып кергәндә агарынган, дулкынланган, ачуы нык чыккан иде. Баксаң, тышкы яктан ишекләре төбенә идәнгә кемдер юка гына катлам итеп көнбагыш кабыгы сипкән, ә ишек яңакларына энәләр кадап чыккан икән! Бер ай буе яшьләр эт белән песи кебек яшәгән, юктан гына ачуланышканнар, Денис хәтта ишекне шапылдатып ябып чыгып та киткән, аннары тагын кайткан.


Соңрак, яшьләр икәүләшеп кибеттән кайтып барганда, баскычта теге күршеләре Лена очраган да: “Минем күзләрем кара! Мин сезгә күрмәгәнегезне күрсәтәчәкмен әле! Бу фатирдан ничек чыгып очканыгызны сизми дә калырсыз!” – дигән. Туры килүме, түгелме, белмим, ләкин күп тә үтмәстән Сәрияне – киста белән, Денисны, тән тиресе бозылып, дәваханәгә салдылар...


Бер елдан Сәрия бик сөйкемле кыз бала тудырды, ләкин гомум хәлләрне бу вакыйга да үзгәртмәде, һаман талашып, бер-берсенә ырылдашып яшәделәр. Миңа Денис берсендә әйтеп тә куйды: “Мин Сәрияне бик нык яратам, ләкин ни сәбәпле талашуыбызны үзем дә аңламыйм...”


Кызчыкларына 8 ай тулган көнне Денис дуслары белән Караидел елгасы буена Балыкчылар көнен бәйрәм итәргә киткән. Шунда ул, йөзә белмәвен белә торып, су коенырга кереп киткән һәм бата башлаган. Аны коткарырга әтисенең энесе Фәнзил ташланган, ләкин икесе дә батып үлгәннәр. Фәнзилне соңрак тартып чыгарганнар, ә Денисның гәүдәсен таба алмадылар. Бу хәлләрдән соң Сәрия әлеге фатирын сатып китте, башкача анда барып та йөрмәде. Менә шундый хәлләр...


Әйткәндәй, Лена исемле теге хатын әле дә шунда яши. Ә Денисның тормышында мистика тулып ята диярлек: үзенең үлеменә күп тә калмый әнисе вафат булган иде, кодагыйның кырыгына Денис белән төпчек абзыйсы батып үлделәр; ике ай үтүгә боларны күтәрә алмыйча карт­әнисенең йөрәге тибүдән туктады, шуннан соң күп тә үтмәстән кода, ягъни әтисе һәм ике абыйсы гүр иясе булдылар. Бу ниндидер каргыш булдымы, белмим...

Бозымны песи дә тоя...

Март ахырында без, язгы бакча эшләре башланганчы барып кайтыйк, дип, ирем белән бер генә атнага отпуск алдык та Башкорт­станның билгеле генә бер шифаханәсенә юлланырга булдык. Песиебез “Сюзи” бик иркә, бәдрәфкә йөрергә өйрәтелгән. Аны тыныч холыклы һәм бик тә тәрбияле бианам Гөлбостаннарда калдырып торырга карар иттек, элек тә болай эшләгәнебез булгач, вакытлыча хуҗа эзләп, артык баш ватмадык…


Араларыбыз ни сәбәпледер суына башлаганга да аптырашта калган идек, шуңа да рәхәтләнеп ял итеп, тормыш мәшә­катьләреннән арынып, төннәрен дә, еш кына көндезләрен дә бер-беребезгә элеккедән дә ныграк якынаеп, дәртебезне уятып, хисләребезне яңартып кайттык. Анда күрше номердагы пар белән дуслашып, кичләрен табын корып утырдык. Шундый кичләрнең берсендә күрше хатынның иремә нык текәлеп карап утыруына бик сәерсенгән идем...


Ләкин безнең шат күңел белән кайтып керүебез, бианайдан аермалы буларак, песиебезгә бер дә ошамады, ахры. Юлдан кайтып керү белән “Сюзи” ирем Мәмдүткә ысылдый, ырылдый, үзе чүгә, ә сыртын кабарта, кыскасы, әллә ниләр кылана башлады. Көннәр үткән саен песинең аңа реакциясе начарая гына барды. Ә бер көнне ирем эштән кайтып керүгә песиебез, гадәтенчә аны ишек төбендә көтеп тормыйча, коты очып икенче бүлмәгә чыгып сыпырды да кәнәфи астына кереп посты, шуннан ачуланып ырылдап ятты.


Ял көннәрендә Мәмдүт өйдә булган вакытта “Сюзи” кәнәфи астыннан чыкмый да диярлек. Чыккан очракта да иремнең тавышын ишетү белән тагын кача. Бүген улым белән спорт секциясеннән кайтып керүгә тагын сюрприз. Ирем сөйләвенчә, ул көндез улыбыз бүлмәсенә барып кергәндә “Сюзи” анда булган, Мәмдүтне күрү белән янә ысылдый башлаган, аннары идәнгә печ итеп, күлләвек ясап куйган, олы йомышын да үти-үти балконга ташланган...


Соңгы көннәрдә песиебез улыбызга да ысылдый башлады. Ни булыр бу? Әллә бу җан иясе гаиләбезгә күз тидерүне, бозым салуны шулай тоя микән? Әллә ял йортындагы күрше хатынның текәлеп карап утыруы гыйльләсеме бу? Һич аңламыйм...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: