Язның иң беренче һәм иң матур бәйрәме якынлаша. Бу көнне гүзәл затларыбызның күпләре сөекле ире, балалары белән билгеләп үтәчәк. Шул ук вакытта аны ялгызы гына моңсулыкта каршы алачаклары да бүгенге җәмгыятебездә бик күп, чөнки, статистика күрсәтүенчә, илебездәге хатын-кызларның яртысы диярлек я кияүдә түгел, я аерылышкан. Моның сәбәпләре, әлбәттә, бик шәхси. Шул ук вакытта кешенең үзенә бәйле булмаган чит йогынты нәтиҗәсендә дә ялгыз калуы бик ихтимал, дигән фикер дә яшәп килә. Ә нәрсә соң ул “чит йогынты”? Ул каргыш та, бозым салу да булырга мөмкин, диләр. Бу уңайдан бер очракны карап үтик әле.
“Бу мистик хәл минем әле яшь чакларымда булган иде, – дип яза Интернетта бер ханым. – Уфада студентларның тулай торагында авылдан килгән, күпбалалы гаиләдән булган бер кыз белән ахирәтләр идек. Берсендә Рәсимә Яңа ел бәйрәмнәренә кайтырга җыенганда мине дә үзе белән кунакка чакырды. Ул чакларда шундый гадәт бар иде, без бер-беребезгә кунакка да кайта идек. Үз авылың-шәһәрең ераграк урнашкан булса, нигә әле ял көннәрендә бүлмәңдә ялгызың моңсуланып ятарга, дип уйлыйсың да чакыручы булганда шатланып ризалашасың.
Ахирәтемнең янә өч апасы бар иде: Сәлимәгә – 29, Кәримәгә – 27, Әдиләгә 24 яшь. Берсе дә кияүдә түгел. Аларны мин артык чибәрләр дип тә әйтмәс идем, ләкин бик сөйкемлеләр иде, һәрберсенең югары белеме, эше бар. Ул вакытта дустым Рәсимәгә 19 яшь иде. Кунакка кайткач, аларның сөйләшүләреннән аңлавымча, гаиләле булып, әти-әниләренә оныклар бүләк итү өмете ихтималлыгын төпчек Рәсимәгә генә баглыйлар иде анда. Ахирәтемнең әнисе Мөнәвәрә апа сөйләвенчә, боларның барысының да сәбәпчесе күрше хатыны гына, ул гына аның кызларына никах бәхете күрмәү бозымын җибәргән, юкка гына аны авылда “убырлы карчык” дип йөртмиләр инде!
Дөресен генә әйткәндә, мин ул чакта мондый имеш-мимешләргә бөтенләй ышанмый идем, шулай да әңгәмә барышында сүзсез утырмас өчен: “Бу очракта күршедәге хатыннан да көчлерәк сихерчене табарга кирәк, ул коткара алыр”, – дигәнрәк сүз әйтеп куйдым.
Миңа Рәсимәнең гаиләсе бик ошады. Алар да мине ошатып калган, күрәсең, алай булмаса, тагын кунакка чакырып калмаслар иде. Әнә шул икенче кайтуымда мин Мөнәвәрә апага эшендә кемдер 60 чакрым ераклыкта яшәүче “ак сихерче”гә барырга тәкъдим иткәнлеген, адресын биргәнлеген белдем. Бу “ак” күрәзәче аңа бозымны чыннан да күрше хатыны салуын, боларның өй нигезенә ниндидер сыекча агызуын әйткән. Алай гына да түгел, ул “агаби” моның күршесенең нинди кыяфәтле булуы, гаиләсе турында да сөйләп биргән, барысы да туры килгән.
Һәм, чыннан да, теге бозымны алып ташлаган бит әй! Моны эшләр өчен Мөнәвәрә апа ниләр эшләгәндер, анысы билгесез, әмма бер атнадан соң теге явыз күршесен паралич суккан! Шуннан соң, әй генәм, киткән бит эшләр хутка!
Көз өлкәннәре кияүгә чыккан. Туй бик тыйнак кына үткән, үзен карт кызга исәпләүче Сәлимә хәтта кәләш күлмәген дә ояла-ояла гына кигән. Аның артыннан Кәримә урамда очраклы рәвештә генә бер хәрби белән танышкан, соңрак алар офицерның хезмәт урынына киткән. Аннары Әдилә кечкенә кызчыгын җитәкләп китеп баручы сыйныфташын шулай ук очраклы гына очраткан. Алар мәктәп елларында ук бер-берсен ошатып йөргән икән, ләкин боларның берни дә килеп чыкмаган, егет сәер генә шартларда тиз арада өйләнеп куйган... Кыскасы, ачыклануынча, яшь ир бер ел элек кенә хатынын җирләгән. Әлеге очрашудан соң мөнәсәбәтләрен яңартып, бергә яшәп киткәннәр, аннары өйләнешкәннәр.
Соңрак Рәсимә белән без дә бер үк елда кияүгә чыктык. Аның никахы уңышлырак булды, без исә биш елдан аерылыштык...”
* * *
Бу язма астында Интернетта төрле фикерләр дә урнаштырганнар.
Фәһимә: “Барысы да яхшы, ләкин кызлар ярдәмне Ходайдан түгел, сихерчедән алган, менә монысы начар. Монда “ак сихерче” бозым салган “карасын” параличтан суктырган. Заказчысы Мөнәвәрә булгач, гөнаһы да аңа, “ак сихерче”гә түгел. Әни кеше, әлбәттә, кызларының бәхете өчен тырышкан, ләкин зур гөнаһлы булган...”
Тәскирә: “Бозымны алдыру гөнаһмыни? Үтерергә бозым салсалар, үлемеңне көтеп утырыргамы хәзер?”
Фәһимә: “Мәчеткә барып, гыйбадәт кылу дөресрәк. Теләсә, Аллаһы Тәгалә ярдәм итә ала, теләмәсә – юк”.
Гамбәрия: “Теге начар карчык бозым салган бит, ул җәзасын алырга тиеш түгелмени? Нигә башкалар кемнеңдер яман эшләреннән каза күрергә, гомерләрен ир рәхәте күрмичә үткәрергә тиеш?”
Тәскирә: “Ә ул очракта “Ходайга өметлән, үзең дә йоклап йөрмә” дигән сүз ничек? Уң яңагыңа суксалар, сулына сукканнарын көтәргәме? Минемчә, кеше – Ходай бәндәсе, Раббы аны яралткан, шуңа аның үз бәхете өчен көрәшергә хакы бар!”
Хөрмәтле гәзит укучылар, ә сез ничек уйлыйсыз: үз бәхетең өчен теләсә нинди юллар белән көрәшергә кирәкме?
(Ахыры бар).
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).