+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
7 апрель 2023, 11:10

Кайберәүләр үлгәч тә эшкә йөри...

Ә кемдер якты дөньядан туйган, кемнедер фәрештәләр саклый.

Кайберәүләр үлгәч тә эшкә йөри...
Кайберәүләр үлгәч тә эшкә йөри...
“Тормышымда бик авыр вакытлар булганда минем инде бу дөньяда яшисем килми башлаган иде, – дип яза Интернетта Марина исемле хатынкай. – Сәбәпләрен язып тормыйм, ләкин ул чакта бик нык үләсем килде. Йокларга ятам да Ходайдан үтенеп сорыйм: “Мине үз яныңа алсана! Болай яшәргә башкача көчем калмады!” – дип ялварам. Ләкин Ул мине алмады...

Төш күрәм. Гайшә исемле инде мәрхүмә күрше әбекәй (әти-әниләр эштә чакта ул мине карап, күз-колак булып тора иде), очрашуга бик шатланып, мине кочаклап ала, минем белән нәрсә булуы турында сораштыра. Мин барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирәм. Ул мине бик кызгана да: “Әйдә, монда ничек икәнлеген кара!” – ди.
Бик озын коридорны күрсәтә, аның ике ягында да кечкенә генә бүлмәләр тезелеп киткән, шуларның берсе аныкы. Мөселманнарны кабернең ләхетендә җирлиләр, анда кысык, салкын һәм уңайсыз булса да, минем шунда ятып торып ял итәсем килде. “Сиңа монда ярамый, сезнең урын башка җирдә (христианнарның зираты аерым), – ди Гайшә әби. – Ләкин, Мариночка, зинһар, ашыкма, монда кысык һәм уңайсыз икәнен күреп торасың бит!”
Мин икенче урынга киттем дә анда буш бүлмә таптым. Кереп яткач, күзләремне йомдым, йоклап китәргә тырышам. Ләкин күзгә йокы керми, аяклар йөгерергә тели, куллар эш сорый. Җан арыса да гәүдә яшь, көче күп һәм яшәргә тырыша! Шулай әйләнгәләп яттым-яттым да торып киттем, үземне җирләргә иртәрәк икәнлеген аңладым.

Иртән уянгач, әлеге төш искә төште һәм мин авырлыклар артыннан җиңеллек киләчәгенә ныклы ышаныч белән тордым. Соңрак та тормышымдагы авыр чакларда мине ялгыш адым ясаудан фәрештәләрем саклап калды...”

“Танышларымның гаиләсе авылда ниндидер датаны бәйрәм иткәндә булган бу хәл, – дип яза Мөхтәрәмә исемле бер хатын. – Өлкәннәр аш-су бүлмәсендә гөрләшеп утырган арада хуҗаларның өч яшьлек малайлары юкка чыккан. Эзләргә керешкәннәр. Бактың исә, тозланган кыяр-помидор, салатларны алып менгәннән соң баз капкачын ябарга онытканнар, бала шунда төшеп киткән.

Яңа йортның базы да тирән була, аларныкы да өч метрдан ким булмагандыр. Ә анда, тезелешеп киткән банкалардан тыш, бер яккарак өеп куелган тимер-томыр да күп булган, банкалар уртасында бер кеше басарлык кына урын калган. Ә сабый тавышына йөгерешеп килгән хуҗалар һәм кунаклар баланың шул кечкенә мәйданчыкта басып торуын күреп шакката. Ах-ух килеп тартып чыгарганнан соң сабыйда бер сыдырылган урын да тапмыйлар.
Ничек егылып төшүе турында сораштыра башлагач, бала аларга: “Мине ак киемле ниндидер абыйлар тотып алды да шул урынга бастырып куйды”, – дип җаваплый. Ә бит мондый базга егылып төшеп тә бернинди зыян күрмәү – үзе бер могҗиза! Сабыйга үзенең саклау-яклау фәрештәләре ярдәмгә килгәндер, дип уйлыйсы гына кала...”
“Ирем машина-трактор станциясендә каравылда тора иде, – дип уртаклаша үзенең гадәт­тән тыш вакыйгасы белән респуб­ликабыз­ның И. районыннан Зөмәрә ханым. – Төн­гелеккә мин дә еш кына аның янына иптәшкә бара идем. Каравылчы бүлмәсе – 3кә 3 метр зурлыктагы бүлмә, кола ялан читендә тимер койма белән уратып алынган территориядә егермеләп техника, өч фонарь баганасы һәм мәңге шыгырдап ачылучы кечкенә капка.
Кыш та, җәй дә төннәрен анда бер үк төрле хәл күзәтелә: башта теге капка шыгырдап ачылып-ябыла, 20 секунд чамасы үткәч, аяк астындагы карны шыгырдатып, кеше атлаган адымнар тавышы ишетелә. Мин, һәрвакыттагыча, йокы аралаш сикереп торып, тәрәзә аша шул капка ягына карыйм һәм... беркемне дә күрмим. Һәм шулай төн буена берничә тапкыр!

Шунысы кызык: бу тавыш җәйге төннәрдә дә, кар булмаса да ишетелә. Берсендә бу картинаны мин бөтенләй икенче ракурста күрдем: тәрәзәдән карап торганда теге каһәр суккан капканың ачылып ябылган тавышы ишетелде, ә капка янында беркем дә юк, ачылмый да, ябылмый да! Ягъни тавыш бар, хәрәкәт юк. Моның нәрсә булганын аңлата алмыйм, ләкин беренче вакытларда бик шомландыра иде, соңыннан күнектем. Ирем әйтүенчә, монда үткән кышта бер каравылчы йөрәге тотып үлгән. Аптырыйм: шул кеше һаман эшкә йөрүен дәвам итә микәнни? Эшенә бик җаваплы караган каравылчы булган икән...”
Бу язмага кыска гына комментарий да калдырганнар:

“Туңып калган тавыш” дип атала бу. Киңлектә тавыш язылып калу кеше бик көчле хис-тойгы кичергәндә була. Ул эмоцияләр уңай да, тискәре дә була ала. Мәсәлән, элек сугыш барган урыннарда һөҗүмгә барган, элекке клуб урынында җырлаган-биегән тавышлар да ишетелергә мөмкин. Сез язган мәрхүм каравылчы да эшенә бик каты борчылып, кайгырып, күңеле кырылып килгәндер, шуңа эшендә йөрәге дә тоткандыр, дип фаразларга гына кала. Ә менә ул тавышларның нилектән билгеле бер вакытларда гына ишетелүе әлегә табышмак. Илфир”.

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: