+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Серле сериал
25 апрель 2023, 04:24

Эт коткарды

Әлеге хәлдән соң, маэмайлар да изгелекне онытмый икән, дип уйлап куясың...

Эт коткардыЭт коткарды
Эт коткарды

Этләрнең дә, атларның да, без акыллы дип йөрткән башка җан ияләренең дә хуҗаларын бик якын күрүе, хәтта яратуы, кешеләргә тугрылыгы, үзләренчә һәрчак ярдәм итәргә тырышуы, хәтта яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтаруы турында еш ишетеп торабыз. Менә Интернеттагы бер язмада Уфадан Мөкәррам исемле ирнең бәян иткәннәре дә шул фикерне раслый сыман. Хәер, бу хакта инде укучылар язма белән танышкач үзләре нәтиҗә ясар.

“Безнең заводта эшләүче бер хезмәт­кәрнең “Тарзан” кушаматлы эте бар иде, өч-дүрт яшьлек булгандыр, – дип яза Мөкәррам. – Бу кушаматны аңа шаярып кына биргәннәрдер инде, алай ук дип әйтерлеге дә юк – фатирда асрый торган бәләкәй генә бер нәрсә шунда, җирән спаниель белән тагын ниндидер токым гибриды. Һәрвакыт шат, хәрәкәтчән, уйнарга яратучан, шуңа да цехта аны барысы да ярата иде, үзара “нуль разрядлы слесарь” дип йөрттек. Һәркем аңа ризык сыныкларын алып килә, мин дә сирәк-мирәк нәрсәдер белән булса да сыйлыйм. Майда йөзә инде, кыскасы. Ләкин кышның бер салкын көне аның өчен бик күңелсез тәмамланды...
Ул көнне “Тарзан”ның хуҗасы икенче бер объектка киткән иде, минем дә якындагы корпуска барып киләсе бар. Тышка чыккач кына күрдем: теге эт аламасы минем арттан ияргән! Кычкырып та, куып та карадым, шәлперәйгән колагына да элми теге, авызын ерып, телен сәлен­дереп, алдан чабуын белә. Хуҗасын да тыңламыйча, үз иркендә йөрергә гадәт­ләнгән нәмәрсә мине тыңлыймы соң инде!


Шулвакыт кай тарафтандыр бүрегә ауга йөри торган, чыннан да “Тарзан” дип аталырлык өч зур эт килеп чыкты да теге мескенкәйне эшертеп алып та китте! Безнең “слесарь” кыска тәпиләре белән терек-терек килеп үткән араны тегеләр ике-өч кенә сикерде... һәм тирә-якка мескенкәйнең чинаган тавышы яңгырады. Аны-моны уйламыйча, мин ярдәмгә ыргылдым. Теге явызларны типкәләп тә, таяк белән суккалап та көч-хәл белән аралап алдым, ярый әле үземә ташланмадылар. Өч бүрегә каршы берүзе сугышканнан соң “Тарзанчик”ның тавышы тынды, тиресен дә тектерергә туры киләчәк иде. Аны куеныма, пальто эченә тыгып алып кайтырга туры килде. Әллә куркудан, әллә салкыннан ул бик каты калтырый, дерелди иде. Бәлки, берьюлы икесеннәндер дә. Бәхеткә, барысы да имин тәмамланды, эт малае тынычланды, “отгул” алып, берничә көн мыш-мыш килеп, диван астында ятты.


Шулай бер ел үтеп тә китте. “Тарзан” да савыкты, “нервынный” тетрәнүләре онытылды (диван астында черем итеп алганда төш күреп, кайчак сулкылдап, кайчак олы кеше кебек көрсенеп куя иде, әлбәттә). Шаянлыгы кире кайтты, без алып килгән ризыкларны да элекке кебек үк җәһәт кенә суктырып куя...


Быел кар бик күп яуды, берсен чистартып кына бетерәләр, килә ява бер болыт, дигән кебек, икенчесе китереп явып китә, юл-ихаталарны кардан чистартып бе­терергә махсус техника өлгерә дә алмый. Безнең завод ихатасыннан трассага чыкканда бик куркыныч бер урын бар, өстәвенә, юл түбәнгә китә, бозлавык-мазар булганда шуып кына төшеп китүең дә бик ихтимал. Алай гына да түгел, бу көннәрдә аның ике ягында да кар өемнәре хасил булды, тракторлар шунда гына эттереп куйган, трасса буйлап уңнан-сулдан килүче машиналар күренми дә диярлек.


Менә шундый көннәрнең берсендә миңа эш буенча төрдәш предприятиегә бик ашыгыч барып килергә кирәк булды. Тиз генә чыгып, үземнең иске генә иномаркамны кабыздым да теге каһәр суккыры юл чатына якынлашып киләм. Һәм кинәт минем алдыма теге кар өеме артыннан “Тарзан” атылып килеп чыкмасынмы! Көтелмәгән хәлдән үзем дә сизмәстән сүгенеп җибәрдем дә тиз генә тормозга бастым.


Ярый әле төнлә тагын кар явып үткән иде, чиста кар фонында этне дә вакытында күреп калу мөмкин булды. Әле тормозга басканнан соң да машина инерция буенча метр ярым тирәсе шуып барды, шулай да теге трассага чыгып җитмәде. Эт малае тәгәрмәч астында калмадымы икән, дип борчылып, шунда ук машинадан чыктым. Бер адым атларга да өлгер­мәдем, сул ягымнан трасса буйлап миңа терәлеп үк диярлек зур йөк машинасы коточкыч тизлектә чажлап үтеп китте! Йөземә көчле җил белән буталган кар бураны килеп бәрелде, бераз күзләремне дә ача алмыйча тордым. Мин, ушыма килеп, этне эзли башлаганда ул беркайда да юк иде инде, карамаган, эзләмәгән урын калмады: теге җирән нәмәстәкәй җир йоткан кебек юкка чыкты!


Мин кабаттан машинама утырырга җыенганда гына теге “тонар” үтеп киткән яктан тормозларның коточкыч чыелдаганы, аннары бераздан куркынып кычкырынган тавышлар ишетелде. Ачыклануынча, теге котырынган йөк автомобиле, 100-150 метрлап үткәч, юл кичүе аша тукталышка чыгып баручы 17 яшьлек егетне бәрдергән. Бахыр, чүпрәк курчак кебек, дистәләрчә метр очып барып төшкән, ашыгыч ярдәм чакыртып азапланган арада шунда ук җан биргән...


Бераз вакыт үткәч, шул көн вакыйгаларын искә төшереп утырганда уйланып та куям: ул көнне мин нәкъ “Тарзан”ны күргәнемә хәзер ин
де шикләнә дә башлыйм, ләкин аннары, аның гәүдә-кыяфәтен һәм теләсә кайда берүзе йөрергә яратканлыгын яхшы белгән­лектән, шикләрем дә таралып юкка чыга. Шул мизгелдә ул машинам алдына килеп чыкмаса, теге йөк машинасы мине иномаркам белән бергә үтүкләп кенә китәсе иде бит! Димәк, теге вакытта зур берәдәк этләрдән аны мин коткарган булсам, бу юлы ул мине коткарган, изгелеккә игелек белән җавап биргән...”

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас