Мин каргышларга да, язмышка да бервакытта да ышанмадым. Барлык төр бозымнар, күз тиюләр, әфсен-төфсеннәр, ырым-шырым, күрәзәчеләр – минем өчен мәҗүсилек калдыклары, чөнки мин Ходайга ышанам, ә Аңа ышанган кеше өчен болар – барысы да гөнаһ, бидгать. Ләкин шул ук вакытта минем белән соңгы ун елда булган вакыйгаларны берничек тә аңлата алмыйм...
Егерме яшемнән башлап, мин өч тапкыр кияүдә булдым һәм өчесендә дә ирләремне югалттым. Юк, аларның берсе дә хыянәт итмәде, ташламады, миннән чит хатынга чыгып китмәде. Ичмасам, ташлап китсеннәр иде, билләһи! Алар барысы да үлде...
Беренче ирем, ни кызганыч, бөтенләй үсмер кебек кенә иде, хәтта миннән дә яшьрәк булды. Миңа – егерме, аңа унсигез яшь иде. Безнең иртә, бик яшьли өйләнешүебезгә бөтен туган-тумача да каршы булды, мине битәрләп, әллә нәрсәләр әйтеп бетерделәр: имеш, мин инде – карт булмасам да өлгергән, җитлеккән кыз, ә егетем – бөтенләй яңа гына мәктәп тәмамлаган малай-шалай! Ләкин Рифкать чын ир-егет булып өлгергән, яшьтәшләреннән күпкә җитлеккәнрәк, җитдирәк иде, туй ясарга, өйләнешергә дә мине ул инандырып күндерде. Ашыгып җенси мөнәсәбәткә кереп, авырга калу дигән нәрсә дә булмады, без бер-беребезне шулай шашып яратып, романтик хисләр дулкынында, давылында яши идек!
Ярты ел да үтмәде, яшь ирем дусты белән юл-транспорт һәлакәтенә тарыдылар: дусты исән калды, ә минем җанашымны юлдан көч-хәл белән җыеп алдылар...
Әлбәттә, мин бик озак кайгырдым, көчкә һушыма килдем. Уртак милкебез булмагач, бүлешер нәрсәбез дә юк иде. Ләкин аның туганнары миңа котырган этләр кебек ташланды: бөтен нәрсәдә мине гаепләделәр, нинди генә мыскыллы сүзләр әйтеп бетермәделәр... Аптырагач, миңа әнием белән шәһәрнең икенче, ераграк районына күченеп китәргә туры килде.
Икенче иремне мин ике ел үткәч кенә очраттым. Үземә якын китерергә бик ашыгып бармадым, чөнки беренче ирем Рифкатьне һаман оныта алмый идем әле. Ләкин Сәгыйть үҗәтлеге, игътибарлылыгы, өлкәннәрчә төпле фикер йөртүе белән алдырды, күңелемне яулады. Минем беренче мәхәббәтем, ирем турында сөйләгәннәремне дә бик якын кабул итте, хәтта күзләре дымланды. Шулай акрынлап минем каткан күңелемне эретте...
Без май аенда өйләнештек, ә инде октябрьдә Сәгыйтьнең йөрәгенә операция ясадылар. Операция уңышлы үтте, ә менә аннан соң нәрсә булгандыр, әле дә төгәл генә белеп бетермибез, бианам белән бер булып, әле дә суд юлын таптыйбыз: операциядән соң бик яхшы гына савыгып килгән иремнең ни сәбәпле бер көнне дәваханәдә кинәт кенә йөрәге туктавын беркем дә, берничек тә аңлата алмый...
Бу хәлләрдән соң кем беләндер яңа танышулар турында мин башыма да китермәдем. Бик еш зиратка йөрдем, каберләре янында озаклап утырдым, үксеп еладым. Шунда очраган кешеләр еш кына мине зираттан тынычландырып алып чыгып китәләр иде…
Әлеге вакыйгалардан соң да өч елдан артык вакыт узды. Инде бераз күзләрем ачылгач, чагыштырмача тулыканлы тормыш белән яши башлагач, чираттагы ялымда әни мине диңгезгә ял итәргә җибәрде – юллама бүләк итте. Анда ялгызым киттем, бик артык актив, күңелле ял итү планнарымда да юк иде. Тора-бара анда бер компания белән танышып, дуслашып киттем. Ачыклануынча, без барыбыз да бер шәһәрдән булып чыктык! Бу күңелле яңалык безне тагын да якынайтып җибәрде.
Динислам белән аралашуларыбыз шунда ял иткән чакта башланып китте, ә инде кайткач, үзебезнең шәһәрдә дәвам итте. Әлбәттә, мин бик-бик сак булырга тырыштым, чөнки мине барысы да нык куркыта иде: аның узышлар һәм зур тизлекләр яратуыннан башлап, сәламәтлек торышының ничек булуы да, шуңа барысы белән дә кызыксынырга тырыштым. Мин аны якын китерергә бик озак куркып йөрдем, ләкин яшьлек, хис-тойгылар үзенекен итте...
Туйлар эшләп тормадык – ЗАГСка бардык та тыныч кына язылышып кайттык. Шау-шулар оештырасы килмәде, дөресен генә әйткәндә, моны туганнар да ошатып бетермәс, мине аңламас иде. Беләсезме, без дүрт ел бик матур яшәдек, шуннан соң инде мин дә безнең белән барысы да яхшы булырына ныклап ышандым, чөнки моңа кадәр корган гаиләләремнең берсе дә бу кадәр үк озак дәвам итмәде. Бу елларда без Динислам белән чит илләрне күреп кайтырга, бер балага гомер бирергә, кечкенә булса да үзебезнең кибетебезне ачарга, фатир алыр өчен акча тупларга өлгердек.
Ә соңыннан ул китте... Шул ук йөрәк. Юк, бернинди операция-мазар да ясатмады, йөрәге бер мизгелдә туктады да куйды. Мин хәтта аптырарга да, куркырга да өлгерә алмыйча калдым. Аны җирләгәндә дә еламадым, аннары… эчә башладым. Айлар буе айнымаган чакларым булды. Бу хәлләрдән абыем килеп коткарды, бик каты һәм озак сөйләштек, шуннан соң күзләрем ачылып киткәндәй булды. Сискәнеп китеп, як-ягыма карандым: мин ялгыз түгел икәнмен бит, кызым үсеп килә, аны тәрбияләп үстерер, аякка бастырыр өчен яшәргә кирәк!
Акрынлап аякка бастым. Башкача кияүгә чыкмаячакмын һәм бер генә ир-егетне дә үземә якын җибәрмәячәкмен! Миңа хәзер барыбер: бозыммы ул, күз тиюме, язмышмы, каргышмы... Тыныч кына һәм бернәрсәдән дә курыкмыйча яшисе генә килә.
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).