+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
24 июнь 2023, 09:13

“Сөеклең яудан исән кайтачак...”

Бер-берсен яратучы җаннар чакрымнар һәм еллар аша да аралаша икән.

“Сөеклең яудан исән кайтачак...”
“Сөеклең яудан исән кайтачак...”
Моңа мисалларны үткән заманнардан да, бүгенге көннәрдән дә китерәләр. Моны ничек аңлатырга да белмәссең. Параллель дөнья аша элемтәгә чыгумы бу, сиземләү-тоемлаумы, әллә инде мәхәббәтле җаннарның еллар һәм чакрымнар аша үзләре генә аралаша торган каналы бармы? Түбәндә китерелгән очраклар гәзит укучыларыбызга да кызыклы булыр кебек.

Мең чакрымнан сизгән

“Миңа 19 яшь булганда егетем юл фаҗигасендә һәлак булды. Ул көнне Никита миңа кичке сәгать унда шалтыратты, ә 12дә машинасы белән бәрелгән. Нәкъ төнге уникедә мин караватымнан сикереп тордым да ахирәтемне уята башладым: “Тор, хәзер Никита киләчәк! Әнә, ишек шакый, ишетмисеңмени?!” Бу вакытта мин аннан 1000 чакрым ераклыкта идем, егетем берничек тә килә алмас иде, ләкин мин аның янымда икәнлеген бөтен булмышым белән тойдым! Ул минем белән хушлашырга килгән булган!
Хәзер, минем белән берәр начар хәл буласы булса, Никита гел төшемә керә. Күптән түгел үзем дә авариягә тарыр алдыннан шулай булды, төшемдә минем машинамда янәшә утырып бара иде...”

Бергә киткәннәр

“Нәнәмнең абыйсы хатыны белән 60 елга якын яшәделәр. Карчыгы 2 мартта үлде, ә җирләнгән көнне ул картының төшенә кергән дә: “Мин сине көтәм!” – дигән. Карт иртән кызын чакырткан, чиста киемнәр әзерләргә кушкан, әниең янына китәм, дигән. Кызы, әлбәттә, ышанмаган, шулай да килгән, өен җыештырган, ашарга пешереп киткән. Иртәнгә исә карт җан биргән...”

Сугыштан соң әрвах булып кайткан

“Картәнием миңа үзенең әтисе белән булган хәлне сөйләгән иде. 1946 елда алар өлкән улы белән күрше авылга атта урман аша китеп барганнар. Берзаман карасалар, юл читендәге агач янында иңенә автомат аскан солдат басып тора, кулы һәм башы кан саркып чыккан бинт белән уралган. Бераздан аның янына йөзе яулык чите белән капланган кыз килеп баскан, аннары алар кулларын бер-берсенең учларына алган. Һәм шулай дәшми-тынмый гына басып торганнар.
Шулвакыт ат пошкырып җибәргән дә алга ыргылган һәм алар әлеге мәхәббәтле пар яныннан чаптырып узып киткән.
Мөгаен, ул солдат яугирнең әрвахы булгандыр, ә кызы – аның кәләше. Карап торуга алар гадәти кешеләр кебек булса да, бу кешеләрдән ниндидер салкынлык бөркелә иде, дип сөйләгән соңыннан карт. Канга баткан солдат та бу тирәдә һәм бу вакытта берничек тә була алмый, чөнки сугыш тәмамланганга бер ел үткән булган”.

Сабыр ит, бәхетле булырсың!

“Берсендә егетем белән бик каты ачуланыштык, озак кына ул миңа шалтыратмады, ә мин шалтыратканда телефонын алмады. Шушы вакыйгалар аркасында мин аны көн саен диярлек төшемдә күрдем: имеш, мин аңа сүз катмакчы булам, ә ул миннән кача...
Шундый ук төшләрнең берсендә мин аның артыннан гадәттәгечә йөгергәндә ул кинәт кенә туктады да: “14 декабрьгә чаклы миңа бөтенләй шалтыратма!” – диде. “Ә аннан соң?” – дип сорыйм. “Аннан соң күз күрер”, – дип җаваплады. Ләкин мин моңа әллә ни әһәмият бирмәдем һәм тагын берничә тапкыр шалтыратып карадым, реакция – ноль.
Уйга калдым һәм, аның сүзен тыңлап, бик кыен булса да өч атна буе бер тапкыр да шалтыратмадым. Һәм ышанасызмы: 15 декабрьдә ул үзе миңа шалтыратты! Шунда гына мин аның төштә әйткән сүзләрен исемә төшердем...”

Алдан хушлашып йөргән

“16 яшьлек чакларында минем әлеге ирем Настя исемле бер кыз белән бик яратышып йөргәннәр, киләчәккә якты планнар корганнар, ата-аналары да бик якын аралашкан. Бик ачык, шат күңелле, татлы телле, гаделлек яратучы, башкаларны яклаучы, чиста һәм якты шәхес булган.
Чыгарылыш имтиханнары якынлашканда Настя беркая да укырга китмәя­чәге турында сөйли башлаган, моңсуланган. Дусларына озаклап карап торган, аларның аптырашлы карашларына җавап итеп: “Туйганчы карап калыйм әле!” – дигән. Шул җәйдә беренче укытучысына гөлләмәләр бүләк иткән һәм озакламый монда булмаячагы турында әйткән, анысы исә институтка укырга китә, дип уйлаган. Икенче көнне аны ашыгыч ярдәм машинасы дәваханәгә алып киткән, ә кичкә ул вафат булган.
Соңыннан, менингит белән авырган, дигәннәр. Бернинди авыру билгесе булмаган япь-яшь кыз үләсен ничек алдан белгәндер, гаҗәп хәл...”

Яраланыр, тик үлмәс, дигән...

“Минем картәти сугышка киткәндә аның инде дүрт баласы булган. Картәнием аны нык яраткан, фронттан исән кайтсын, дип, көн саен догада булган.
Днепрны кичәр алдыннан снаряд шартлавы дулкыны аны алып очырган, ул чокырга тәгәрәп төшеп, аны туфрак күмгән. Моны күреп калучылар алыш беткәннән соң аны чокып чыгарган да мәетләр янына озаткан. Ләкин ул анда һушына килеп, барысының да котын алып, үлекләр арасыннан шуышып чыккан.
Контузиядән соң озак дәваланган, фронттан исән кайтып, тагын 24 ел яшәде әле, өстәвенә, тагын бер малайга гомер бирделәр. Шунысы гаҗәеп: теге снаряд чокырында яткан вакытында картәнием төш күргән, анда кемдер, бер фәрештәме: “Синең Гришаң сугыштан исән кайтачак!” – дигән. Моны картәниебез безгә еш сөйли иде.
Шунысын да өстик: авылдан киткән 30 ир-егет арасыннан бер картәти генә исән әйләнеп кайткан...”

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: