+15 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
9 июль 2023, 18:05

Күршенең әрвахы мине коткарган...

Әлеге вакыйгага кадәр ул инде ярты ел элек үлгән иде.Авыр, болгавыр 1991 елда миңа 14 яшь тулды. Илдә бик тотрыксыз вакытлар, акча юк, ашарга кем нәрсә, ничек таба ала, шулай көн күрә. Кибет киштәләреннән диңгез кәбестәсен, томаттагы килька балыгын, макароннарны сыдырып алып бетерәләр, анда дәфнә яфрагы, уксус, өч литрлы банкаларда каен суы гына кала. Чарасызлыктан халык вак урлашуларга да бара башлады, кемдер эчкечелеккә бирелде, икенчеләр үз-үзенә кул салды, аерылышулар ешайды, кемнеңдер матчасы китте. Таш йортта бездән астагы катта яшәүче күршеләрне дә бу бәла урап узмады...

Күршенең әрвахы мине коткарган...
Күршенең әрвахы мине коткарган...

Бу гадәти гаилә иде – өлкән генә яшьтәге Николай дәдәй белән Клавдия түти. Балалары булмаганмы, хәлләрен белмиләрме – андый максат белән килгән кешеләрне беркем дә күрмәде. Бу абзый каян акча алгандыр, әмма айныган чагы булмады кебек, шул ук вакытта йөзе кышкы салкыннан әле генә кергән кебек кып-кызыл булды, ә менә күзләре матур булып очкынланып торды, әйтерсең лә ул үзе генә ниндидер искиткеч чиста һәм якты нәрсә күрә иде. Ул хәтта махмырдан да гаҗәеп сабыр, тыныч булды, беркемне дә берничек тә борчымады, бимазаламады, кәефен кырмады. Мин ул чакта качып кына тәмәке тартыштыра идем инде, кайчагында аннан да тәмәке сорап алам. Коля дәдәй миңа сынаулы карашы белән карап тора да, хупламаган кебек башын чайкый, ләкин папиросын бирә иде.


Кыш җитте, салкыннар да көннән-көн көчәя барды. Күршеләрнең талашкан тавышы да ешрак һәм яхшырак ишетелде. Хатынының төннәр буе истерика оештыруы, кычкыруы аеруча теңкәгә тия иде. Тын алырга, хәл җыярга гына туктаган кебек бераз тынып тора да янә башлана!


Бер көнне йортка якынлашсам, Коля абзый тышта подъезд ишеге төбендә шәп-шәрә диярлек басып тора. Ишек бикле, ә домофоннар ул чакта юк иде әле. Һәрвакыттагыча, ул салмыш иде, култык астында – башланган яртысы. “Ач тизрәк, туңып үләм!” – ди.


– Ә киемнәрең, ботинкаң кайда?


– Хатын яшергән...


Үземнең катка күтәрелгәч, озак кына аның ишек шакуын тыңлап тордым, ачучы булмады. Ул миңа шулкадәр кызганыч булып тоелды ки, тиз генә фатирга кердем дә картәни бәйләгән бер оекбашны, үземнең иске ботинкамны, әтинең иске киемнәрен табып алдым, аннары, бу “байлыкларны” бер пакетка тутырып, һаман да ишеген шакып торучы күршегә төшереп бирдем. Ул миңа шундый итеп карады, әйтерсең лә үз гомерендә беренче тапкыр бүләк алучы сабый бала иде! Пакетны сүзсез генә алып, иң тәүдә, калтырана-калтырана, салкыннан кызарып чыккан юеш ялан аягына оекбашларны кия башлады. Ул юеш аякларны, алардан таш идәндә калган эзләрне мин гомерлеккә хәтеремдә калдырдым...


Подъезд төбендә яланаяк карда басып торган чагын туры китереп, мин аны тагын ике тапкыр ишекне ачып керттем. Язга чыкканда Коля дәдәйнең үлүе турында ишеттем. Үпкәләре ялкынсынудан, диделәр...


Ярты ел үтте. Караклардан саклану чарасы буларак, халык ул чакта һәр катта өстәмә ишекләр урнаштырып, тамбур ясый башлаган иде. Тимердән, рәшәткәле итеп. Гомум коридорларда моңа охшаш нинди дә булса корылмалар урнаштыру йорт проектында да каралмаган. Бу, әлбәттә, янгын хәвефсезлеге турындагы законнарны тупас бозу иде, ләкин беркем дә бу турыда уйлап та карамады.


Фаҗига озак көттермәде: шундый тамбурларның берсе артындагы фатирда янгын чыкты. Кемдер тәмәке төпчеген ташлаганмы, электр челтәрендә кыска ялганыш булганмы – хәзер инде боларның берсе дә мөһим түгел. Ул вакытта фатирыбызда мин ялгызым идем. Иң югары катта яшәгәнлектән, җылы төтен тиз арада безгә кадәр күтәрелеп, безнең фатирга үтеп керде. Нәрсә булганлыгы белән кызыксынып, мин коридор ишеген ачып җибәрдем һәм бик тиз ник ачканлыгыма үкендем. Баскыч мәйданчыгында кап-кара, тынга каплана торган зәһәр исле төтен болыты асылынып тора иде. Ул борын тишекләренә тулды, күзләрне ачыттырып яшь агызды, бугазга утырды, чәчәтә башлады. Фатирга тизрәк кире керергә тырышып азапланганда исемдә калган соңгы куркыныч уем – үпкәләргә кислород җитешмәүдән егылсам, мине монда эт тә эзләп тапмаячак!..


…Мин подъезд төбендә урамда һушыма килдем. Бернәрсә дә булмаган кебек, тирә-як тып-тыныч. Көч-хәл белән ачылган күзләрем белән томан аша мин кемнәрнеңдер миңа иелүен күрдем, ул шәүләләрнең: “Исән бугай, керфекләре дерелдәп-дерелдәп куя”, – дип, үзара сөйләшкәннәрен генә ишеттем. Соңыннан билгеле булуынча, беркем дә янгын сүндерүчеләрне чакыртып тормаган, утны үз көчләре белән сүндергәннәр. “Мине кем коткарды соң, кем мине монда алып чыкты?” дигән сорауларыма анык кына җавап бирүче булмады, аптырап карап тордылар да арытаба китеп бардылар. Чайкала-чайкала кире үземә кергәндә баскычта минем фатирга таба илткән юеш аяк эзләрен генә күрдем. Нәкъ менә шушындый эзләрне мин инде элегрәк тә күргән идем, алар минем хәтеремдә нык уелып калган иде...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: