+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
24 июль 2023, 17:26

Бала күргәнне ник без күрмибез?

Алар түшәмгә карап сөйләшә, кемгәдер үрелә, ә анасы берни аңламый...

Бала күргәнне ник без күрмибез?
Бала күргәнне ник без күрмибез?

"Барысы да сабыем туганнан соң башланды. Дөресрәге, балага бер ай тулгач. Бөтенесенең дә бәләкәчләре түшәмдәге ниндидер бер ноктага карап ятадыр дип уйлыйм, ләкин алар андагы бушлыкка түгел, ә тәгаен бер нәрсәгә карап ята дигән фикер туа. Башта мин моңа әллә ни әһәмият бирмәдем, чөнки, аптырагансың икән, алар ничек кенә йоклап китмәс! Бигрәк тә бер айлык сабый. Дөресен генә әйткәндә, улым караган ноктага үземнең дә берничә тапкыр ныклап карап торганым булды, ләкин анда берни дә күрмәдем, түшәм генә...

– Хәзер инде сабыема яшь ярым, – дип дәвам итә Интернеттагы язмасында Ишембай шәһәреннән Карина, – ләкин йоклап китәр алдыннан ул һаман да түшәмдәге шул ноктасына карап ята. Күптән түгел сөйләшергә тырышып, нидер бытылдый да башлады. Нәрсә әйтергә теләгәне аңлашылмый, ләкин шуны аңладым: ниндидер куркыныч әйбер күрсә, “тлатта-та” ди. Моны берни белән дә бутап булмый, чөнки берсендә кулы эссе чәйнеккә тиеп пешкәч, хәзер ул чәйнекне “тлатта-та” дип атый. Урамда чәнечкеле куак кадалганнан соң да һәммә очлы, кадала торган нәрсәләр – “тлатта-та”. Кыскасы, бөтен куркыныч һәм начар нәрсә хәзер шулай атала.
Кичә аның белән йокларга яткач, бармагы белән түшәмдәге ноктасына төртеп күрсәтте дә “Тлатта-та!” дип кычкырып җибәрде. Шулчак куркуымнан тәннәрем чымырдап китте! Мин шундук ул күрсәткән урынга карадым: анда почмакта ниндидер кара йомгак кебек нәрсә күренде дә шул мизгелдә үк юкка чыкты, ул кемнеңдер шәүләсенә охшаган иде... Мин тиз генә баламны күтәреп алдым да бүлмәдән чыгып йөгердем, иремне чакырдым. Әлбәттә, баланың йокы бүлмәсендә без бернәрсә дә тапмадык. Ул шәүлә урам фонарьлары яктысы төшү нәтиҗәсендә пәйда булгандыр, дип уйлар идең, безнең тәрәзә пәрдәләре калын, ныклап томалап ябылган, аннан бернинди яктылык та үтми.
Ике көннән соң бу хәл янә кабатланды. Бала шул почмакка бармагы белән төртеп күрсәтте дә үзенең “тлатта-та”сын кабатлады. Күз кырыем белән генә мин анда шул ук кара шәүләне шәйләдем, ул бераз селкенеп алды да юкка чыкты...
Әлеге хәлләрдән соң кояш баегач мин ул бүлмәгә керергә курка башладым. Бала белән йокларга икенче бүлмәгә күчендек, анда улым түшәмдә берни дә күрми, “тлатта-та”сы ишетелми. Хәзер күңелемне әллә нинди курку, шом биләп алды, нишләргә дә белмим...”

Соры йомгак

“Миңа ул чакта алты яшь иде, – дип сәер хатирәләре белән уртаклаша Дүртөйледән Зөбәрҗәт исемле ханым. – Ул яшемне бик яхшы хәтерлим, чөнки мәктәпкә барырга бер ел калганда (анда тизрәк барасым килә иде!) минем белән бик серле хәл булды.
Ул вакытта мин нәнәемдә кунакта идем. Йокларга ятасы килмәгәч, мин гади генә бер сәбәп уйлап таптым: имеш, тамагым кипте, су эчәсем килә! Аш бүлмәсенә чыктым да, чынаякны өстәлгә алып куеп, тәрәзә төбендә торган сулы графинга үрелдем. Шул вакытта тәрәзә пыяласында минем артымнан һавада ниндидер соры йомгак йөзеп үтүе чагылды. Ул нәнәемнең оекбаш бәйли торган йомгагына охшаган иде, ләкин ун тапкыр зуррак. Куркуымнан мин бик каты итеп кычкырып җибәрдем һәм кинәт кенә артыма борылдым, әмма йомгак юкка чыккан иде инде. Шунда кулымдагы графиннан су да түгелеп китте. Тавышка сукрана-сукрана нәнәем дә килеп чыкты һәм су түккән өчен миңа каты гына эләкте, ә йомгак турында сөйләвемә ул, әлбәттә, ышанмады. “Йокларга ятмас өчен нәрсә генә уйлап чыгармыйсың, начар кыз син!” – дип орышып та алды. Ул кичтә бик озак йоклап китә алмыйча яттым...
Ул вакытлардан соң бик күп сулар акты инде, хәзер үземнең балаларым үсеп килә. Һәм менә бүген балачагымда булган вакыйгалар кабатланды, ләкин бу юлы икенчерәк төрле. Монысында мин үземнең артымда кемдер-нәрсәдер булуын бөтен тәнем белән тойдым, ә хәлләр шул ук аш бүлмәсендә булды. Бу юлы мин яшелчәләр чис­тартып тора идем. Шунда карашымны каршымда торучы көзгегә күчердем һәм анда, артымда... янә йомгак күрдем! Ул нәрсәсе беләндер теге, бала чакта күргән йомгакка охшаган иде, ләкин шул ук вакытта икенче: әйтерсең лә төрле зурлыктагы өч йомгак бер-берсе белән кушылганнар, укмашканнар.
Шул вакытта ниләр кичергәнемне, тойганымны аңлатып кына бетерерлек түгел. Бу курку да, салкынлык тою да түгел. Тәнемдәге бөтен бала йоннары кабарган иде!.. Мин шулай ук борылып карамыйча булдыра алмадым, ләкин анда инде берни дә юк иде. Берәрегез белән шундыйрак хәл булганы юкмы?”
Зөбәрҗәткә җавап итеп, Интернетта Мөкәрәмә исемле ханым шундый язма калдырган:
“Яшь чагымда минем белән дә шундый хәл булды. Миңа 23 яшь иде. Булачак ирем белән төнге күл буенда машинасының арткы утыргычында романтикага бирелеп утырганда күңелемне кинәт кенә курку хисе биләде, шом басты. Тирә-ягыма карандым һәм тышта, арткы тәрәзә артында бала башы кадәр ниндидер йомгак күрдем. Йөзе-күзе юк, гади йомгак. Ә егетем берни дә сизмәде, анысы да сәер. Хәзер миңа 48 яшь, тормышымда башкача мондый хәл кабатланмады, ләкин шул чактагы кот очу, курку, шом әле дә онытылмый...”

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: