+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
6 август 2023, 20:49

Һәр югалган табылмый шул...

Кешеләр, кораблар, самолетлар юкка чыга торган урыннар планетабызда бихисап икән!“Малайзия авиалинияләре” компаниясенең 370нче рейсы буенча очкан самолетның пассажирлары белән бергә радарлардан югалуы турындагы хәбәрдән соң бөтен дөнья шаулавын күпләр хәтерлидер әле. Ләкин бу бит бердәнбер генә фаҗигале очрак түгел, андыйлар санап бетергесез! Шуңа күрә дә җәйге ялларыгызга төрле илләргә, төрле җирләргә сәфәргә чыгар алдыннан сез дә мондый урыннар турында белергә тиеш. Бу куркыту түгел, кисәтү, мәгълүмат бирү генә...

Һәр югалган табылмый шул...
Һәр югалган табылмый шул...

Шайтан диңгезе

Филиппин диңгезенең төньягында урнашкан Миякедзима (берүк Миякә белән бутамагыз) утравы тирәсендәге Тын океан суларын Япония балыкчылары шулай дип атап йөртә. Паранормаль активлыкларны өйрәнүче тикшеренүчеләр аны Бермуд өчпоч­магы белән чагыштырырга ярата, чөнки анда да кечкенә көймәләр дә, кораблар һәм самолетлар да бик сәер шартларда юкка чыга, югала. Шуңа да Токиодан көньяктарак урнашкан бу сулар “Шайтан диңгезе” дип йөртелә.
1953 елда экипажында 31 кеше булган фәнни-тикшеренү судносы бу серле югалуларны өйрәнү өчен әлеге хәлләрнең эпицентрына – Шайтан диңгезенә юллана, ләкин күпмедер вакыттан соң аның белән элемтә югала. Судно белән ни булганын чамалыйсыздыр инде... Әйе, ул юкка чыга. Ләкин бу аның югалуы серле могҗиза булмый, ул вулкан атуыннан зыян күрә. Экипаж әгъзалары күптән түгел генә аткан вулканнан барлыкка килгән утраучыкны өйрәнеп йөргәндә әлеге вулкан янә уяна, ата башлый һәм, нәтиҗәдә, экспедиция тулысынча шунда һәлак була.

Пирамидалар күле

Американың Невада штатындагы индеецларның пайютлар кабиләсе резервациясендә, урындагы риваять­ләргә ярашлы, Пирамидалар күле суларында форель яратучы балыкчылар һәр язда дип әйтерлек югала. Имеш, җен рухлары (“су балалары”) балыкчыларны алдатып алып китә дә харап итә, ә аларның гәүдәләре юкка чыга.
Пирамидалар күленең ярларында әлеге “су сабыйлары”ның елаган тавышлары еракларга тарала, диләр, ә күзгә күренмәгән балаларның көлүе, пирамидаларга бәрелеп, кайтаваз булып кире кайта, имеш. Быел анда булсагыз, шундый балалар көлүе яисә елавы ишетсәгез, берүк сак булыгыз!

Югары күл

Төньяк Америкадагы чиппева кабиләсе риваятенә ярашлы, Югары күл ( мәйданы – 127 700 квадрат километр, иң тирән урыны – 406 метр, “Бөек күлләр”нең иң зурысы) үзенең корбаннарын бервакытта да кире “бирми”, ягъни анда батып үлгәннәр беркайчан да су өстенә калкып чыкмый. Моны тикшеренүчеләр шуның белән аңлатмакчы: имеш, күлнең суы салкын булганлыктан, мәрхүмнәрнең гәүдә­ләре бик акрын таркала, шуңа алар өскә күтәрелеп тә тормый. Ә гадәти шартларда мәетләр тизрәк таркалганлыктан, организмда газлар барлыкка килә һәм ул гәүдәне су өстенә күтәрә.
Ничек кенә булмасын, анда, бигрәк тә көньяк ярлары буенда, 200дән артык кораб юкка чыккан. Фаҗигадән озынлыгы 210 метрлы “Эдмунд Фицжеральд” та котылып кала алмаган. Хәзер Сиг борынының су асты киңлекләре күпсанлы кораб хәра­бәләре белән тулган, алар бөтен дөньядан дайверларны җәлеп итә. Су асты маҗаралары эзләп йөрүче бу сәер халыкның кайбер­ләре – экстрим, икенче­ләре батып үлгәннәрнең байлыкларын, алтыннарын эзли. Шул ук вакытта онытмаска кирәк: бөтенләй эзсез юкка чыккан кораблар да шактый күп.

Бермуд өчпочмагы

Сәер һәм серле югалу төбәкләре исемлегендә бу өчпочмак бөтен планетада иң билгелеседер, мөгаен. Флориданың көньягыннан Бермуд утрауларына һәм Пуэрто-Рикога кадәр мәйданны биләүче бу өчпочмакта бик күп маҗаралар теркәлгән, шул исәптән 1918 елда 309 экипаж әгъзасы белән бергә “USS Cyclops” самолетының юкка чыгуы. Американың биш “Avenger” бомбардировщигы да 1945 елда шунда юкка чыга.
Шул ук вакытта, әгәр океанологларга ышансак, Бермуд өчпочмагы көчле давыллар, штормнар, тиз үзгәрүчән һава торышы һәм мәкерле сай урыннары белән дә киң билгеле. Болар белән беррәттән, бу урын әлеге юнәлештә иң күп суднолар үтүче диңгез юлы буларак та дан тота.
Әгәр чагыштырмача дип карасак, кораб һәм самолетлар югалу очраклары күплеге ягыннан әлеге өчпочмак планетаның башка урыннарыннан әллә ни аерылмый да, хәтта үткән гасырның 50нче елларына кадәр аның мондый яманаты бөтенләй булмаган. Аның мондый “дан”ы соңрак, булган хәлләрне күпертеп язу һәм кайчакта булмаганнарны да уйлап чыгару нәтиҗәсендә ясалма рәвештә булдырыла, ә учакка кәрәчин сибеп торучылар һәрвакыт табыла.

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
(Ахыры бар).

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: