+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
14 август 2023, 06:24

Һәр югалган табылмый шул...

Кешеләр, кораблар, самолетлар юкка чыга торган урыннар планетабызда бихисап икән!“Малайзия авиалинияләре” компа­ниясенең 370нче рейсы буенча очкан самолетның пассажирлары белән бергә радарлардан югалуы турындагы хәбәрдән соң бөтен дөнья шаулавын күпләр хәтерлидер әле. Ләкин бу бит бердәнбер генә фаҗигале очрак түгел, андыйлар санап бетергесез! Шуңа күрә дә җәйге ялларыгызга төрле илләргә, төрле җирләргә сәфәргә чыгар алдыннан сез дә мондый урыннар турында белергә тиеш. Бу куркыту түгел, кисәтү, мәгълүмат бирү генә...

Һәр югалган табылмый шул...
Һәр югалган табылмый шул...

Саргасс диңгезе

Ул хәтта без аңлап, күз алдына китереп өйрәнгән диңгез дә түгел, ә Атлантик океанның төрле агымнар белән чикләнгән бер участогы: көнбатыштан – Гольфстрим, төньяктан – Төньяк-Атлантик, көнчыгыштан – Канар, ә көньяктан – Төньяк Пассат агымнары. Шулай итеп Бермуд өчпочмагыннан көнчыгышка таба циркуляция ясаучы агымнар Саргасс диңгезен хасыйл итә.
“Саргас”, “саргассум” дип аталучы суүсемнәр укмашудан барлыкка килгән, мәйданы чакрымнарга сузылган туры бер “келәмнәр” диңгез буйлап йөзеп йөри, аларны төрле яктан килеп кушыл­ган агымнар бөтереп укмаштыра. Бик озак вакытлар диңгезчеләр бу төбәккә якын килергә курыккан һәм Саргасс диңгезендә йөзеп йөрүче өрәк-кораблар турында риваятьләр уйлап чыгарган.
1840 елда шундый корабларның берсен – “Розали”ны табып алалар, аның бортында экипажның бер генә әгъзасы да булмый. 1872 елда әлеге төбәктән көнбатыштарак диңгезчелек тарихында иң серле булган өрәк-корабларның берсе “Мария-Целеста” табыла. Бөтен экипаж, шул исәптән капитанның хатыны һәм кызы, юкка чыккан була. Шул ук вакытта шартлаткыч этанолдан торган йөк һәм бай азык-төлек запасы исән-имин була. Кайбер фаразлар буенча, йөк составындагы этанол агып чыгу экипаж әгъзаларын куркыткан булуы ихтимал, шартлаудан куркып, барысының бергә корабны ташлап китүе мөмкин. Алар суднодан утырып киткән коткару көймәсен, күрәсең, шторм челпәрәмә китергәндер...

Мичиган өчпочмагы

Бу – Төньяк Америкадагы “Бөек күлләр” арасында мәйданы ягыннан икенче урында булган төче сулы зур мәйдан, ә АКШ территориясендә – иң зурысы. Ул үткән чыгарылышта телгә алынган Югары күлдән көньяктарак урнашкан, Гурон күле аша Макино бугазы һәм Миссисипи елгасы системасына караучы Чикаго санитар-судно каналы белән тоташа. Гидрография күзлегеннән караганда, Мичиган белән Гурон бер система тәшкил итәләр, ләкин географик яктан алар аерым күлләр булып исәпләнә.
Бермуд өчпочмагының “икетуганы” булган Мичиган өчпочмагы шул атамадагы штаттагы Людингтоннан Бентон-Харборга һәм Висконсин штатындагы Манитовокка кадәр җәелгән. (Бераз күз алдыгызга китердегезме? Ул якларда күптән булган юк, шуңа күрә үзем дә буталып китмәсәм ярар иде, дип уйлап куйдым – Д. Д).
Берничә кораб һәм ким дигәндә бер самолет – бу өчпочмак корбаннары. Мәсәлән, 1891 елда Томас Юмның җиде кешедән торган шхуна экипажы Мичиган өчпочмагы юнәлешендә йөзеп китә һәм... кире әйләнеп кайтмый. Алай гына да түгел, соңыннан ул судноның хәтта калдыкларын да таба алмыйлар.
1921 елда “Роза Бэлль” корабы бу өчпочмакта буш килеш табыла, анда булган 11 кешедән җилләр искән була. Үзләре дә, һәлак булган очракта, мәетләре дә, ниндидер фаҗигагә ишарәләүче эзләре дә табылмый. 1950 елда шушы өчпочмак өстеннән очып үткән чакта “Northwest Airlines 2501” самолеты 58 пассажиры белән бергә гаип була...

Беннингтон өчпочмагы

Янә бер серле өчпоч­мак. Вермонт штатының көньяк-көнбатышындагы бу урында 1945-50 елларда бик сәер шартларда биш кеше юкка чыга.
Башта 18 яшьлек туристка югала, гәрчә аның ике дусты әлеге кыз артыннан 100 метрда гына атлап килгән булсалар да. Төп-төгәл өч елдан (шул ук көнне!) китеп баручы автобустан бер кеше юкка чыга. Аның югалуын беркем дә сизми кала...
Бу күренешләрнең сәбәбен аңлату өчен төрле фаразлар тәкъдим ителә, шуларның берсе – маньяк эше. Монысын да кире кагалар, чөнки маньяклар, гадәттә, билгеле бер демографик төркем вәкилләрен эзәрлекли, ә биредә югалган кешеләр арасында 74 яшьлек карчык та, 18 яшьлек кыз да, 8 яшьлек малай һәм башкалар да була...

Көньяк-Атлантик аномалия

Җир шарын сәер һәм серле, шул ук вакытта бик көчле радиодулкыннар чолгап алган. Галим Ван Аллен тәкъдим иткән “физик кисәкчекләрнең радиация билбавы” планетаның Көньяк Америка һәм көнчыгыш Бразилия тирәсендә Атлантик океан өстеннән үтә. Шушы төбәкне NASA “Көньяк-Атлантик аномалия” дип атый. Әлеге аномалия өстеннән очып үткәндә Хаббл телескобы, спутниклар һәм башка космик аппаратлар атомнарның “төзелеш блоклары” дип аталучы протоннарның 10 миллион электрон-вольт көчле һөҗүменә дучар була икән. Кораб һәм самолетларның төрле навигация һәм башка чаралары, бәлки, шушы протоннар тәэсирендә сафтан чыгадыр да әле, кем белә...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: