+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
21 август 2023, 10:24

Өч ахирәт

Балалар бакчасыннан бирле иң якын дуслар арасында шундый хәлләр дә була икән...

Өч ахирәт
Өч ахирәт

   Анфиса минем икетуган Зөләйха апамның иң якын ахирәте иде. Апам сөйләвенчә, ул бик актив, юмор хисле, чая, яшьтәшләре һәм өлкәнрәкләр арасында да һәрвакыт уңыш белән файдалана. Укытучылар да аңа яхшырак билге куя, әти-әнисе дә аның күп кенә кылыкларына, атакайлыгына, тәртипсезлегенә күз йома (кызыбыз – иң яхшысы, иң акыллысы, иң чибәре), кыскасы – тормыш буйлап ул бик җиңел һәм күңелле атлап бара. Зөләйха апамның әнисе гел әйтә иде: “Бу кызыйны язмыш бик очындыра, бер рәхәтнең бер кыены булмагае...”
   Мәктәп тәмамлагач, алар өчесе өч юл, һөнәр буенча китте. Медицинаны сайлаган Анфиса, ахирәтләреннән аермалы буларак, үзен инде күптән үскән, зур кыз итеп исәпләп, төнге клубларга да йөрде, кунарга кайтмаган чаклары да булды, тәмәке тартуын да әти-әнисеннән яшерми иде...

Туй

  Студент еллары бик тиз үтеп китте. Озакламый апам бик яхшы, акыллы, тәртипле кешегә кияүгә чыкты, өченче ахирәтләре Гөлгенә дә егете белән җитди аралаша иде инде. Ә менә Анфиса һаман ялгыз иде әле. Кем-кем, һәрвакыт игътибар үзәгендә булган, якын-тирәдә иң чибәр дип саналган кыз! Апама үзенең туенда бу ахирәтенең күзләрендә көнләшү чаткысы ялтырап китүен күреп алгандай тоела: читтә генә ялгызы моңсуланып утыра, һәрвакыт шаталак ахирәт биеми дә, уйнамый да, көлми дә. Апамның, аны хәтта кызганып, йөрәге кысылып куя...

Чир

   Туйдан соң берничә ай үткәч, Зөләйха апам кинәт кенә авырый башлады. Яхшы эше, яратучы ире, үз фатирлары – барысы да бар, дөнья малы артыннан куып, өзлегә-өзлегә тырышасы да юк. Ләкин сау-сәламәт, чип-чибәр яшь хатын кинәт кенә чиргә сабышты – ангина белән авырганнан соң аягына баса алмас хәлгә җитте, башта – йөрәге, аннары бөерләре, кан тамырлары белән проблемалар башланды.
   Апам айлар буе дәваханәдә ятты, ябыкты, как сөяккә калды, карчык кыяфәтенә керде. Җизни бик кайгырды, көяләнде, үзенә урын таба алмады, апамны шәһәрнең иң яхшы клиникаларына алып барды, иң яхшы табибларга күрсәтте. Ләкин аларның берсе дә төгәл диагноз куя белмәде, дәвалау билгели алмады...

Им-томчы

   Бер көнне, дәваханә караваты читенә утырып, җизни апама сүз ката: “Кадерлем! Бу сүзем өчен миңа ачуланмассың дип өметләнәм... Безнең эштә бер хатын им-том белән шөгыльләнә, ну экстрасенс, күрәзәче бугай инде. Кыскасы, ул күз генә ташларга синең фотоңны сорады. Күрсәтергә ярыймы? Кем белә, бәлки, файдасы тияр...”
   – Шарлатан бит инде ул экстрасенслар! – дип кул гына селти Зөләйха. – Мин аларга ышанмыйм. Хәер, үзең кара, миңа барыбер...
   Аның сөйләшергә дә хәле булмый, үтереп йоклыйсы гына килә. Йокларга һәм бүтән уянмаска...
Икенче көнне кич ире аның янына бик дулкынланып килеп җитә...

Бозым

  – Кадерлем! Минем нәрсәләр ачыклаганны син башыңа да китерә алмыйсың! Теге хезмәттәшем... Ну теге экстрасенс, күрәзәче... Кыскасы, ул синең авыруыңны чир түгел, диде. Сиңа көчле бозым сал­ганнар, шуннан котыла алсак, син савыгачаксың! – ди җизни.
   Боларга өстәп, җизни апага бозым салучының хатын-кыз булуын, аңа бик якын кеше икәнлеген дә әйтә, бәлки, берәр ахирәтеңдер, ди.
   – Мин ул хатынны барыбер ачыклаячакмын, явызлыгы аның үзенә йөзе белән кайтачак әле! – дип, җизни кайтып китә.

Савыгу

   Икенче көнне иртән үк апам үзен бик яхшы хис итә башлый. Табибларны һәм палатадаш сырхауларны аптыратып, иртәнге ашны да рәхәтләнеп ашап куя. Әлбәттә, ул әле үзаллы торып, коридорлар буйлап йөри алмаган, ләкин ире килүгә караватында торып утырып, елмая-елмая кроссворд чишкән булган.

   Бик озак айлардан соң, ниһаять, елмайган! Моны күргәч, җизнинең күз­ләренә яшь тыгылган...

Бераздан апамны ял көннәренә өенә кайтарып җибәрделәр, ә бер атнадан ул инде бөтенләйгә кайтты. Шул көнне ул минем алда җизнидән теге вакытта сөйләгән бозым турында сораштырып алды.
   – Исеңдәме, мин сиңа эшебездә бер экстрасенс бар, дип сөйләгән идем? Вәт әнә шул хатын синнән бозымны алды... – дип җаваплады җизни, артыгын сөйләргә курыккандай.

Ахирәтне җирләү

   Ә арытаба – куркыныч төш кебек. Бер­аздан апама өченче ахирәте Гөлгенә шалтыраткан: “Алло, Зөләйха... Син бел­мисеңдер әле... Гафу ит, әлбәттә, тиз генә шалтырата алмадым. Анфиса вафат. Иртәгә җирлиләр...”
  Әлбәттә, апам ахирәтен җирләргә барды. Сөйләвенчә, табутта яткан Анфиса танырлык булмаган, битенә чиртсәң кан чәчрәрдәй сау-сәламәт булган кеше шулкадәр бетеренгән, картайган.
   – Нинди яман чир белән авырган соң? – дип сораган апа Гөлгенәдән. Анысы, апаны култыклап алып, читкәрәк киткән:
  – Зөләйха, ышануы да авыр, әлбәттә. Ләкин сиңа бозым салдырган кеше нәкъ менә Анфиса булган. Бозымны алган экстрасенс ритуал вакытында “Бу бозым аны салдырган кешенең үзенә кайтсын!” дигән. Шуннан соң ул бик тиз авырып, саргаеп үлгән...
  – Булмас! Сез бит минем балалар бакчасыннан бирле дус булган иң якын ахирәтләрем! Ышанмыйм!
  Шулвакыт алар янына сөйләшүне ишетеп торган җизни килгән һәм барысының да дөрес булуын раслаган. Менә шундый хәлләр. Менә сиңа ахирәтләр...


Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: