+15 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
4 сентябрь 2023, 14:13

Барыбер нәрсәдер бар бит ул...

Бу көнне мин үз гомеремдә беренче тапкыр чын-чыннан курыктым!

Барыбер нәрсәдер бар бит ул...
Барыбер нәрсәдер бар бит ул...

Ниндидер мистик һәм куркыныч хәлләргә бик ышанып бетми идем, мин аларны фантастика дип кенә кабул иттем. Ләкин үзем белән булган хәлдән соң бу тормышыбызда, яшәешебездә, тирә-ягыбызда нидер барлыгына ышана башладым. Үземне куркак дип атый алмыйм, үз гомеремдә мине беркем дә, бернәрсә дә куркыта алганы юк әле, ә менә теге төндә мин куркуның ни икәнлеген чынлап та аңладым.

Мин Мәскәүнең бер университетына укырга кергәч булды бу хәл, август азагында шәһәргә килеп урнашкан идем инде. Мине озатырга әти дә килде, кунып чыгарга бер бүлмәле фатир алып тордык. Анда бер софадан башка мебель юк иде, шуңа анда йокларга әти ятты, ә мин янәшәдә генә идәнгә шул софа “мендәрләрен” аска салып яттым. Бу көнне әти арыган иде, шуңа бик тиз йоклап та китте. Ай нурын мул сипкәнлектән, мин бүлмәдәге барлык нәрсәне аермачык күреп яттым. Студент булу шатлыгыннанмы, күзгә йокы керми, әти мышнап йоклый…

Йокларга тырышып күзләремне йомып ятканда баш очымдагы коридорда ниндидер кыштырдау ишеттем. Ул ниндидер чүпрәкне идәннән өстерәп алып барган кебек иде. Йокы качты! Күзләремне ачмый гына тыңлап ятам. Башта миңа шулай тоелгандыр гына кебек иде, ләкин бераздан бу кыштырдауның миңа якынлашуын ишеттем. Коридордан без яткан бүлмәгә кергән җирдә ике якка ачыла торган ишек бар иде, бер ягы ачык килеш калды, икенче өлеше ябык.

Шул вакытта мине куркуның беренче дулкыны биләп алды, чөнки теге кыштырдау коридордан бүлмәгә керә башлаганда ишекнең бер ягына ялгыш кагылган кебек тавыш чыкты! Бу тавыш килгәндә башым соңгы тапкыр нидер аңларга, үз-үземә нәрсәнедер аңлатырга тырышып эшли иде әле: “Әллә әти бәдрәфкә яисә су эчәргә чыкты микән?” Ләкин әтинең софада мышнавын, аннары борылып ятуын ишеткәч, шуны аңладым: әти йоклый, димәк, миңа таба якынлашучы нәрсәдер – әти түгел! Шушыны аңлаганнан соң салкын тир бәреп чыкты, селкенә дә алмыйм, күзләрем ябык килеш барысын да ишетеп, аңлап ятам, һәм бу төш тә түгел. Менә кыштырдаган тавыш минем янда туктады һәм мин башым очында (идәндә ятам бит) кемдер-нәрсәдер торуын тойдым.

Күзләремне ачкач, миңа карап торучы нәрсәне күрүгә мине курку гына түгел, коточкыч курку биләп алды! Хатын-кыз җенесендәге бу зат идәнгә кадәр төшеп торучы кап-кара киемдә иде, теге кыштырдау тавышы шуннан булган икән! Бу нәрсә озын буйлы иде, башында – йөзен каплап торучы капюшон. Астан өскә карап ятканда миңа аның йөзе күренмәсә дә, миңа карап торган карашын тоя идем! Киеменең җиңнәре дә озын, куллары күренми. Җиң беткән урында гына нәрсәдер агарып күренеп тора, әллә бармак очлары, әллә бер тапкыр сызганып куелган манжет – аңламассың.

Ул миңа карап тора, мин аңа карап ятам. Мин нәрсәдер әйтергә, кычкырырга, әтине чакырырга теләдем, ләкин бер өн дә чыгара алмадым, бер тапкыр гына мөгрәүгә охшаган аваз чыкты да шуның белән бетте. Ярты минут паникадан соң мин аны үлемем килгән дип аңладым һәм “Нигә килдең? Минем арттанмыни? Миңа 18 генә яшь бит әле, ник болай иртә?” дип уйлап куйдым. Тынлык…

Ул миңа тагын ярты минут тирәсе карап торды да, урынында ук борылып, тәрәзә ягына, төгәлрәге – бүлмәнең сул яктагы караңгы почмагына, андагы тәрәзә чаршавы янындагы кара шкафка таба йөзеп китте (моны атлау дип әйтеп булмый иде). Шунда барып җиткәннән соң шул караңгылыкта эреп юкка чыкты...

Мин шунда ук сикереп тордым, тирләүдән манма идем! Маңгайдан акканы күзләргә кереп ачыттыра! Кулларымны йодрыклап, теге караңгы почмакка таба атладым, чөнки теге нәрсәнең чынлап та кереп киткәненә, башкача чыкмасына инанмыйча йоклап китә алмаячак идем. Почмакка килеп, шкафка кагылдым, чаршауны ачып җибәрдем – ләкин анда стенадан башка бернәрсә дә юк иде. Аннары үземнең “ятагыма” килеп, таң атканчы шунда уйланып утырдым: “Нәрсә булды соң бу? Нигә килгән? Ни өчен нәкъ менә миңа килгән?”

Иртән әтиемнән, төнлә берәр нәрсә ишеттеңме-юкмы, дип сораштырдым. Һәм, беләсезме, нәрсә диде? “Йокы аралаш синең нәрсәдер әйтергә тырышуыңны ишеттем”, – ди. Ул минем төштә саташып, нәрсәдер әйткәнемне түгел, ә нәрсәдер әйтмәкче булганымны ишеткән! Аннары әниемә шалтыратып, үзе, сеңлем, туганнар, дус-ишләр белән барысы да яхшымы, дип сорадым. “Әйе, барысы да яхшы, шөкер! Ә нәрсә?” – диде. “Юк, ниндидер сәер төш күрдем”, – дигән булдым.

Бер нәрсәне мин яхшы беләм: төш – ул төш, ләкин төнлә шушы бүлмәдә күргәннәреңне, әйберләрне, җиһазларны көндез дә күрәсең икән, монысын инде төш дип әйтә алмыйсың! Ни өчен минем янга килде ул, нәрсә әйтергә теләде – боларны мин бүгенгә кадәр аңлый алмыйм. Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк, ләкин әлеге хәлдән соң шуны төгәл аңладым: тирә-ягыбызда нәрсәдер барыбер бар бит!...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: