+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
25 сентябрь 2023, 13:43

Каһәрле уенчык

Аны төрле бәлаләргә сәбәпче булыр дип кем уйлаган?!

Каһәрле уенчык
Каһәрле уенчык

Эш урынымны, заманчалатып әйткәндә, “офис” дисәк тә буладыр. Дәртләнеп, җиң сызганып эш башлаган еллар инде артта калды, карьера үсешендә генә бернинди дә хәрәкәт юк. Яхшы түләнгән вазыйфаларга хуҗаларның, топ-менеджерларның туган-тумачалары, якын дуслары тәгаенләнә, ә без, бизнесны да, үзебез җитештергән товарлар хакында да күпкә яхшырак белүче хезмәткәрләр, үз урыннарыбызда еллар буе утыра бирәбез. Шушы да булдымы гаделлек?! Предприятиебез тернәкләнеп кенә килгән катлаулы елларда безнең алсыз-ялсыз эшләгән чакларыбызны хәзер беркем дә белми, хәтерләми...

Шушыларны уйласаң, кулга эш бармый, күңелдә канәгатьсезлек үсә. Ләкин эштән китеп тә булмый, чөнки күптән түгел генә фирмабыз бик отышлы, керемле контракт алды. Эшебез тагын да алга китте, ләкин... Шул күңелсез уй-фикерләр белән көн дә эшкә йөрим, ләкин үз вазыйфамны тел тидергесез итеп башкарам, бергә эш башлаган хезмәткәрләр дә хәзер инде якын дуслар булып бетте...


Ирем белән кичке урам буйлап култыклашып китеп барганда шундагы күпсанлы антиквар кибетләрнең берсенә кердек. Шунда күзем кечкенә бер фигуркага төште. Юк, ул әллә ни борынгы түгел иде, үткән гасыр урталарында ясалгандыр. Ул – бәләкәй генә балалар утырган кечкенә көймә. Өйдә компьютер артында эшләгәндә шул фигуркага сокланып карап утырыр булдым.


Берничә ай үтүгә хәлем бетә башлады. Аптыраганнан гына табибка барган идем, ул миңа... операциягә юллама бирде: берничә ай эчендә миндә зарарлы булмаган шеш – фиброма үсеп чыккан! Доктор да бик аптырады, чөнки мин анда даими күзәтелеп тора идем, әле күптән түгел генә бернәрсә дә юк иде. Шулай итеп, операция көнен билге­ләделәр. Ә өйгә кайткач, мин үземнең тынгысыз программист акылым белән бөтен бәланең әлеге фигурканы сатып алганнан соң башлануын исәпләп чыгардым: аны нәкъ чирли башлаган айда сатып алганбыз! Ышансам-ышанмасам да, бәласеннән башаяк дип, иремнең караваты аяк очындагы комодка алып куйдым. Аннары операциягә әзерләнер өчен отпуск алдым.


Шул көннәрдә ирем, баскычтан уңайсыз сикереп төшеп, аяк сеңерен өздерде. Нәтиҗәдә, аны миннән дә алдарак операциягә салдылар. “Фигурка аның аяк очында иде бит!” дигән уй миемне бораулады. Шунысы да мәгълүм булсын: ирем – спортчы, аның беркайчан да болай ялгыш кыек басканы юк иде әле. Шуңа үзем дә операция ясатып кайткач, шул каһәрле фигурканы алып, сызлана-авыртына гына атлый-атлый, аны кая куярга белми бүлмә буйлап йөргәндә ишектә кыңгырау чылтырады, хәлемне белергә шәфкать туташы килгән икән. Ашык-пошык кына теге көймәне караватларыбыз арасындагы тумбоч­каның өске тартмасына салдым да ишек ачарга киттем.


Иремә үземнең шигем турында сөйләп тормадым, көлеп кенә куяр дип уйладым. Юкка булган икән! Опера­циядән кайткан иремнең аягында тромб хасил булган, икенче көнне ул өзелеп китеп, аның үпкәсенә кадәр күтәрелгән. Ә бит тумбочканың өске тартмасы нәкъ аның күкрәк турысында иде! Иремне көч-хәл белән алып калдылар, бер атна чамасы дәваханәдә ятып, аннары бик озак тернәкләнү процедуралары үтәргә туры килде. Теге каһәр суккыры фигурка турындагы шикләрем күңелемдә аның саен ныгына барды...


Менә шундый күңелсез маҗаралар белән үземнең савыкканымны, отпуск беткәнен, эшкә чыгарга да вакыт җиткәнен сизми дә калганмын. Инде чыккач, андагы мохиткә янә чумгач, сүз башымдагы гадел­сезлекләр тагын калкып чыкты, күңелдәге канә­гатьсезлек яңадан баш күтәрде. Уйланып йөри торгач, тиешле карар үзеннән-үзе кабул ителде: теге фигурканың бө­тен хәвефлегенә ышанып бетмәсәм дә, моның чыннан да шулай булу ихтималлыгын тагын бер тапкыр сынап карарга булдым һәм, аны өемнән офиска алып килеп, бер шкафның кеше күзе бик күрми торган арткы поч­магына куйдым.


Шуннан соң ни буласын көтү атналары башланды. Нәрсә булды соң, дисезме? Берзаман компаниябезнең эш­чәнлеге безгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында җимерелә башлады, бизнес барышы сүлпәнәйде, эшчәнлек тотрыксызрак була башлады, ә озакламый һич көтмәгәндә безнең иң төп, иң мөһим һәм бай, финанс гарантиясе булган клиентыбыз үзен банкрот дип игълан итте. Күптән түгел генә эшкә алынган менеджерлар эштән азат ителде һәм җылы, йомшак кәнәфиләрен калдырып китте. Нәтиҗәдә, шушы бизнесның башында торган, аны аякка бастырган һәм компанияне эшләтеп җибәргән төп состав – җитәкчеләр һәм без калдык.
Эшләр моның белән генә дә бетмәде, чөнки берничә ел үтүгә безнең җитәк­челәрне башка, яңа хуҗалар кысрыклап чыгарды, алар компаниянең эшчәнлек юнәлешен дә үзгәртте, элекке уңыш­ларны сагынып сөйләргә генә калды. Хәер, сөйләрлек кеше дә калмады. Мин үзем дә анда инде күптән эшләмим, уйларым белән генә үткәннәргә кайтып киләм. Һәм һаман аптырыйм: югарыда бәян ителгәннәр теге фигурка белән бәйле булдымы икән, әллә инде очраклыклар чылбыры гына шулай туры килдеме?

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: