+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
15 октябрь 2023, 11:56

Уфага кайтып барышлый...

Поездда юлдашым бүләк иткән пычак бөтен тормышымның астын өскә китерә язды.

Уфага кайтып барышлый...
Уфага кайтып барышлый...
Омскидан Уфага бер поезддан икенчесенә күчә-күчә кайтып барам. Чиләбедә плацкарт вагонга утырырга туры килде. Төн булганлыктан, инде күптән йокларга ятканнар станциядә кергән яңа кешеләрнең үтеп-сүтеп йөрүенә зарлана, кайберләре уйлап та бирмичә гырлый. (Билетта күрсәтелгән урыныма барышлый шуңа игътибар иттем: төрле рәвештәге һәм чисталыктагы шәрә аяклар күрәсең килсә, төнлә плацкарт вагон буйлап үт икән!) Кырыйдагы өске урыныма килсәм, әһә, берәү йокламый, колбасалы бутербродны бөкли генә! Янына килеп кунаклагач, җиңел генә танышып киттек, ул мине дә үзенең байлыгы белән сыйлый башлады, аннары юл сумкасыннан бер ярты да тартып чыгарды. Бераздан без пышылдап кына дөнья хәлләре турында сөйләшеп утыра идек инде...

Минем Омскига китәр алдыннан гына Уфада җәнҗал булган иде: очрашып йөргән кызым белән бик каты талашып, савыт-саба вата-вата әйткәләшеп аерылыштык. Шикләнүемчә, кызым тагын башка берәү белән очрашып йөргән, ә мин аны бик ошаткан идем, шуңа да әлеге хәлләрне искә алу минем өчен бик авырткан тема булды. Ә юлдашыма исә минем кәефемне тагын да ныграк кырмас өчен сөйләгән сүзләремне җөпләп, әйе шул, хатын-кыз шундый зараза инде ул, алар фәлән дә фәсмәтән, дигән кебек сүзләр сөйләп утырудан башка чара калмады, бу исә кызым белән булган хәлләрдә хаклы булуымны көчәйтте генә.

Якынча бер сәгатьтән юлда талчыгу, теге ярты үзенекен итте һәм мин көч-хәл белән үз урыныма үрмәләп менеп киттем. Уфага кайтып җиткәнче берни белми йоклаганмын. Мин торып киенә башлаганда кичәге юлдашымнан җилләр искән иде инде, урын-җир әйберләре дә җыеп алынган. Кулымны кесәмә тыгып карасам, анда кичә күршем колбаса кискән, икегә бөкләнә торган пычак-пәкене таптым. Аның нишләп миндә булганын юньләп хәтерләмим дә инде: мә, ал, синең пычагың да юк бит, юлда кирәге чыгар, ипи булса да кисәрсең, дигән кебегрәк сөйләнде бугай шул... Зур да түгел үзе, гади генә, сабы ниндидер перламутр бизәкле. Шушындый ук пәке-пычак, ялгышмасам, картәниемнең өендә дә бар иде бугай.
Уфага исән-имин генә кайтып җиттем дә шәһәргә элек йөргән студент сукмакларыннан турыга җәяү генә күтәрелергә булдым. Беренче тыкрыкта ук ике исерек хмырь миннән баш төзәтергә акча кысып маташа башлады. Өстәвенә, аякларында көч-хәл белән басып торалар. Аларга игътибар да итмичә, этеп җибәреп кенә үтеп китеп тә булыр иде инде, ләкин, нилектәндер, ачуым кинәт кабарды: берсенең чыраена чәпәдем, икенчесен дә сугып очырдым; кан чәчрәде, берсенең танау кимерчәге чыртлап сынды бугай...

Мин шунда гына айнып киткәндәй булдым, боларга игътибар да итеп тормастан юлымны дәвам иттем. Үзем атлыйм, үзем уйланам: нәрсә булды соң әле минем белән, элек бит бер дә мондый садист түгел идем... Кысылган йодрыгымны ачып җибәрсәм, анда – картәниемнең перламутрлы пычагы кебек матур, ләкин, шөкер, ачылмаган теге пәке!
Юл уңаеннан талашып киткән кызымны күреп, “тагын бер һәм соңгы тапкыр” күңелдә җыелганнарны да әйтеп чыгарга булдым. Ихаталарында күрше мужигын да очраттым, аның белән дә аралар бик шәптән түгел иде. Аяк астымда арматура кисәге ята, әллә шуның белән берәрне тондырыйммы икән, дип уйлап куйдым. Туктап, тирән итеп сулыш алдым да, тынычланып, арытаба үтеп киттем. Үзем ачулы булуыма һаман гаҗәпләнәм, поезддагы юлдаш әллә начар аракы белән сыйладымы икән, дип тә аптырый башладым.

Ул көнне мин кызым янына, әлбәттә, юкка кергәнмен. Сөеклем дә мине юкка гына керткән, чөнки ул да талашырга, кычкырышырга бик ярата иде шул. Һәм шунда әйткәләшүләр барысы да яңадан башланды да инде! Ә инде кызым минем бөтен җиремне кимсетеп санап чыкканнан соң ир-егетләрнең иң авырткан темасына да кагылып, бетереп ташлагач, күз алларым караң­гыланып китте. Барысын да күз алдыма аермачык китердем: менә хәзер теге матур пычакны кесәмнән тартып чыгарам, һәм җан ачуымны чыгарган бу пәри кызы барысы өчен дә тиешлесен алачак! Ләкин мине холкымдагы ныклы үзәгем коткарды – кинәт айнып китеп: “Чыгып тай моннан, кәнтәй!” – дип кычкырып җибәрдем. Ул минем йөземнең бик куркыныч рәвеш алуын күргәндер, ахры, күзләрен тимер биш сумлык чаклы иттереп ачып, зәһәрле сүзләрен автомат кебек аткан авызын йомды да ишеккә ташланды. Ходайга мең шөкер, чыгып качмаган булса, бу вакытта мин төрмәдә утырган булыр идем инде.

Шуннан соң мин, өстәл артына утырып, учларым белән башымны тоттым, күз алдымда кан кебек кып-кызыл боҗралар шартлый. Торып, суыткычтан башланган ярты табып алдым да ярты стаканны голт-голт йотып та куйдым. Нәрсә булды соң минем белән, дип уйлап утырам, моңа кадәр бит кеше үтерү түгел, хәтта кул күтәрү турында да уйлаганым булмады?! Шуннан соң, нишләптер, мине аякларым балконга алып чыгып китте, анда кесәмнән теге пычакны алдым да ерактагы куаклар арасына томырдым. Фатирда тагын бераз утыргач, тынычланып кайтып киттем.

Соңрак теге кыздан гафу үтендем, шуннан соң без аның белән башкача күрешмәдек. Теге пычакны берәрсе тапкандырмы-юкмы, һәрхәлдә, ул районда агрессив вакыйгалар теркәлүе турында ишетелмәде...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: