+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
21 октябрь 2023, 12:30

Мәрхүмә нәнәсе килгән...

Ни өчен әрвахлар кайвакыт тынгылык тапмый?  

Мәрхүмә нәнәсе килгән...
Мәрхүмә нәнәсе килгән...

Мәйсәрә фатир ишеген ачып кергәндә телефонының күңелле рингтон көе яңгырый башлады. Ул аны сумкасыннан тиз генә эзләп тапты да, таныш номерны күреп, сөйләшә дә башлады: “Сәлам, әнкәй! Ни хәлләрдәсең?” “Әнкәң түгел бу, – диде таныш булмаган тавыш, – аның күршесе Вәсилә апаң. Әнкәң ике сәгать элек китеп барды. Сиңа тиз арада килеп җитәргә кирәк. Сеңлең Рәйсә әле документлар белән йөри, сиңа шалтыратуны миңа йөкләде. Кайгыгызны уртаклашам, балам!” Мәйсәрә әнисенең сәламәтлеге шәптән түгеллеген белә иде инде, 87нче яшь белән баруы да әллә ни өметләр уятмый иде, ләкин мондый хәбәргә ул барыбер әзер булмаган икән...

Берничә минут ул һуш җыйды, нишләргә, нәрсәгә тотынырга да белмичә фатир буйлап йөренде. Соңыннан зиһене бераз ачыла төште: “Билет алырга кирәк. Иртәгә Астанага билет алырга кирәк. Улым бара алыр микән?” Шалтыратып, ул улына кайгылы хәбәрне җиткерде.
– Сәлим, иртәгә әнкәйне җирләргә Астанага очабыз. Сине эшеңнән җибәрерләр микән?


Бераздан улы үзе шалтыратты һәм эштән җибәрмәүләре, ашыгыч мәшәкатьләр чыгып торуы турында хәбәр итте.
Сәлим бу төнне дачада үзе генә кунды. Иртәнгелеккә ашарга әзерләргә кирәк булгач, бәрәңге кыздырырга аш бүлмәсенә үтте. Башыннан нәнәсе турындагы хәбәр чыкмады. Ул, үзенең бәхетле балачагын искә төшереп, елмаеп куйды. Аның яраткан нәнәсе һәрвакыт янәшә булды, мәктәптән кайтуына тәмле пирожкилар пешереп торды. Аның янында куна калса, ул, малайның башыннан җылы, кытыршы куллары белән сыйпап, үзе белгән бик күп әкиятләрнең берәрсен йомшак тавышы белән акрын гына сөйләгәндә Сәлим татлы йокыга тала иде. Нәнәсен күпме күрмәде соң инде ул? Ун ел. Ун ел үтеп тә киткән! Нәнәсе үзебезнең илгә кайтырга теләмәде шул, гомере үткән Казахстанда кече кызы Рәйсә белән калды.


Шулчак Сәлимнең балачагы үткән шәһәргә кайтасы, нәнәсен соңгы юлга озатасы килү теләге көчәеп китте. Ләкин нишләсен... Күзләре яшьләнде... Уйларыннан көйгән бәрәңге исе сискәндереп җибәрде һәм ул газ плитәсе янына ашыкты.


Шунда басып торганда ул аркасы белән артыннан кемнеңдер карашын тойды, әйләнеп караса, ишектә... берничә сәгать элек вафат булган нәнәсе басып, дөресрәге – һавада асылынып тора иде! Сәлим көтелмәгән бу хәлдән куркып, катып калды. Алар дәшмичә генә берничә секунд бер-берсенә карашып торды...


Нәнәсе ун ел элек нинди булса, әле дә шундый иде. Хәер, компьютерның скайпы аша берничә тапкыр сөйләшкәндә ул аның картая төшүен күргән иде инде. Өрәкнең өстендә вак кына зәңгәр чәчәкләр төшерелгән төнге йокы күлмәге иде (соңыннан Рәйсә түтәсе аңа нәнәсенең нәкъ шушы күлмәктә җан биргәнлеген сөйләячәк әле).


Беренче булып нәнәсе телгә килде:
– Сәлим улым, син минем белән бәхилләшергә кайтмаячаксыңмыни?
Сәлим нишләргә, әрвахка ни дип җавап бирергә дә белмәде һәм калтыранган бармаклары белән әнисенең телефон номерын җыйды:
– Әни, нәнәй монда, минем янда! – диде ул, үз тавышын үзе танымыйча һәм карашын ишек төбендәге фантомнан алмыйча. – Мине җирләргә кайтасыңмы, дип сорый. Бәлки, миңа чыннан да кайтырга кирәктер?
– Кем? Нәнәң? Улым, син исерекме әллә?
– Юк, эчмәдем, шыр айнык!


Берничә секунд дәшми торганнан соң әнисе янә телгә килде: “Аңа әйт, үзенә кайтсын! Мин иртәгә юлга чыгам!” Сәлим нәнәсенә әнисе әйткәннәрне җиткерсә дә фантом юкка чыкмады. “Әни, ул китми бит!” Икесе дә шок хәлендә тагын күпмедер вакыт үтте. Шунда әнисе, нәрсәдер исенә төшереп: “Улым, аңа артың белән борыл да аннары тагын кинәт кенә ишеккә таба борылып бас!” – диде. Сәлим әнисе кушканча эшләгәннән соң гына өрәк эреп юкка чыкты. Шунда гына ул җиңел сулап куйды, урындыкка барып утырды һәм, башын учлары белән тотып, үксеп елап җибәрде...
“Мин барам, барам!” дигән карарга килеп, ул шундук юлга җыена башлады, ә иртән эшенә барып, үз исәбенә отпуск алды да әнисе белән бергә Астанага очты. Моңа кадәр скептик булган Сәлим параллель дөнья белән үзе очрашкач, бу дөньяга да икенче күзлектән карый башлады...

“Торыгыз, киттек базарга!”

“Бу хәл 1916 елда Түбән Новгород губернасының Ишино авылында булган. Ире сугышка алынып, анда һәлак булгач, минем олы нәнәм өч кызы белән ялгызы торып калган. Шәһәрдә ачтан үлмәс өчен авылга, үзенең әнисе янына кайтканнар, күрше-тирә, туган-тумача ярдәме белән яшәп киткәннәр.
Бер көнне аның әнисе елгада кер чайкаганда таеп китеп, башы бәрелгән дә батып үлгән. Менә шул хәлдән соң тугыз көн дигәндә айлы төн уртасында капкалары турына шыгыр-шыгыр арба килеп туктаган, аннан батып үлгән әнисенең тавышы ишетелгән:
– Нюрка! Тор! Әйдә базарга киттек!
Зомби кебек сикереп торып киенә башлаган олы нәнәйне итәгенә ябышкан кызлары гына туктатып калган (өлкән кызы минем нәнәй була инде). Тәрәзәдән карасалар, арбада чыннан да башына яулык бәйләгән бер хатын утыра, килеш-килбәте дә нәкъ мәрхүмәнеке икән!
Бу хәл мәрхүмәнең вафатына кырык көн тулганчы көн саен дәвам иткән, бу вакытка олы нәнәмнең чәчләре агарып беткән...”

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: