+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
5 декабрь 2023, 19:50

“Снежинка”

Ул үләр алдыннан гына матур итеп мырылдады.

“Снежинка”
“Снежинка”
“Кышкы бер матур кичтә малаен туган көне белән тәбрикләргә ахирәтем Тәүсилә янына киттем, – дип яза Интернетта Фәрәһия исемле бер хатын-кыз. – Һава шулкадәр чиста, хәтта татлы иде, фонарьлар яктысында кар бөртекләре җемелди, ә салкынлык, битләремнән чеметеп, мине тизрәк атларга мәҗбүр итә. Подъездларына кергәч, икенче белән өченче кат арасында мин кечерәк җәнлекләрне күчереп йөртә торган кәрзин күреп алдым, аның эчендә ап-ак, озын йонлы матур песи утыра иде, янәшәсендә – ашарына һәм эчәренә куелган савытлар. Песи миңа битараф кына карап куйды да башын читкә борды...

– Катлар арасында нинди матур могҗиза утыра ул? – дип сорап куйдым ахирәтемнән, фатирларына керә-керешкә.
– Күршенеке, – дип көрсенеп куйды Тәүсилә. – Хуҗасы ялгыз яши иде, кинәт кенә үлеп китте. Фатирын бикләп куйдылар, песиен подъездга чыгардылар. Икенче көн шунда утыра инде. Берәрсе үзенә алмас микән дип өметләнгән идем, алучы юк әле. Улымда аллергия булмаса, алып кына керер идем дә... Күрше мәрхүм яхшы, ипле кеше иде, песиен бик яратты. Иртәгә эштән соң приютка илтеп тапшырырмын инде...

Бәйрәм бик күңелле үтте, котладык, тәмле итеп ашадык-эчтек, җырлаштык. Ләкин ахирәтемнең фатирыннан чыгу белән мин янә аны – бер көндә үзен яратучы хуҗасыннан да, җылы келәменнән дә мәхрүм калган бәхетсез җан иясен күрдем. Йөрәгем кысылып куйды.
– Аның кушаматы нинди? – дип сорадым Тәүсиләдән.
– Әллә инде, белмим, хәтерләмим. Күршем гел “Кызчыгым минем” дип дәшә иде.
– Ярар, “Кызчык” булсын әйдә! Үземә алып китәм. Мин дә ялгыз, ул да ялгыз, бәлки, дуслашып китәрбез.

Такси чакырып, кәрзинне алдым да кайтып киттем. “Кызчык” юл буена дәш­мәде, моңсу күзләре белән миңа карап кайтты. “Менә синең яңа йортың!” – дидем дә песине кәрзиннән чыгардым. Гадәттә, моның ише җан ияләре шундук иснәнә, яңа урын белән таныша башлый, ә кунагым миңа карап кына куйды да кире кәрзингә сикереп менде. Ул иртән дә шунда утыра иде. Ярар, мәйтәм, өйрәнеп китәрсең әле...

“Кызчык” бик озак һәм авырлык белән күнекте. Бик чисталык яратучы булып чыкты ул, азыгын да түкми-чәчми генә ашый, бәдрәфкә дә бик төгәл йөри. Әмма безнең аралашу берничек тә килеп чыкмый: яратып дәшүемә дә битараф, сөйдерсә дә бер сыпыру белән идәнгә сикереп төшә, мырылдавын бөтенләй ишеткәнем юк, “Кызчык” дигәнне дә, “пес-пес”не дә “ишетми”. Ике ай үткәч кенә минем эштән кайтуымны ишек төбендә каршы алды, тагын ике-өч атнадан алдыма үзе сикереп менде, озаграк сыйпаттырды, ләкин мырылдавын барыбер ишетмәдем. Бераздан инде “Кызчык” дип дәшкәнгә дә карый башлады.

Тәүсилә минем әлеге маҗаралардан даими хәбәрдар иде. Беркөн кич шалтыратты да, вак-төяк яңалыклары ахырында өстәп куйды: “Күршемнең фатирын саттылар, мебельләрен төяп алып киттеләр. Иртән чүп савыты янында мин аның ниндидер кәгазьләре тутырылган коробка таптым, анда фотоальбомы да бар иде. Шуны үземә алдым, ичмасам, истәлеге булыр, дидем. Юкса, кеше китә дә эзе калмый бу дөньяда... Бик якты күңелле абзый булган икән, мәрхүм...”
Шулай көннәр, айлар үтте. Минем “Кызчык” иң якын, яраткан җан иясенә әверелде. Яныма утырып, эшемдәге һәм тормышымдагы яңалыкларны игътибар белән тыңлады, баш очымда йоклады, ләкин бер тапкыр да мырылдамады...

Аннары ул коточкыч көн җитте – кайтуыма песием мине каршы алмады. Ул ванна идәнендә ята иде. Борыны эссе, күзләре йомык, үзе ыңгыраша. Ветклиникада аңа капельница куйдылар, анализлар алдылар, иртәнгә кадәр шунда калдырдылар. Диагнозы – бөерләре таркалып килә икән. Дәваладылар, тагын яшәячәк әле, диделәр. Ул савыкты, элекке хәленә кайтты, ләкин күңелемдә ниндидер шом калды.

Менә төш күрәм: мин “Кызчык” белән киң, матур елга ярында торам, имеш. Ә икенче ярдан бер ир шатланып кул болгый һәм “Минем яраткан Снежинкам! Снежка! Кызчыгым минем!” – дип кычкыра. Шундук уянып киттем, уйланып яттым. “Кызчык” та, башын күтәреп, миңа карап тора. “Син “Снежинка”мыни? Синең кушаматың шундый идемени?” – дип сорыйм. Менә шунда мин аның беренче тапкыр акрын гына мырылдавын ишеттем. Ул яныма килде дә битен минекенә терәп сыпырынды. Шулай тагын йоклап киттек: мин аны яратып сыйпадым, ә ул бик назлы итеп мырылдады да мырылдады…

Иртән мин аны коридорда күзләре йомык килеш таптым, шул ук вакытта аның тәпиләре каядыр бик тиз итеп “йөгерә” иде. Аякларыннан тотсам да туктамады, төшендәме, каядыр чаба иде. Көч-хәл белән төш вакытын җиткереп, өйгә йөгереп кайттым, “Снежинка” шунда ук ята, ләкин ул сулыш алмый иде инде. Хуҗасы янына йөгереп барып җиткән­дер...
Тәүсиләгә шалтыратып, елый-елый барысын да сөйләп бирдем. “Беләсеңме, аның кушаматы чыннан да “Снежинка” булган бит! Теге фотолар арасында хуҗасы белән төшкән фотосын таптым, артына “Мин һәм минем Снежинкам” дип язылган. Хәзер Интернеттан почтаңа салам!” – диде ахирәтем. Фотода, чыннан да, бәхетле кеше белән бәхетле песи иде. Ул ир мин төшемдә яр буенда күргән кеше иде...”

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: