+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
18 декабрь 2023, 10:45

Комак... песине ашады

Ләкин соңрак без аның күсе генә булуына бик шикләндек.  

Комак... песине ашады
Комак... песине ашады

Яңа ел бәйрәмнәре якынлашып килгән көннәрнең берсе иде ул. Камчаткада төннәр бик озын һәм салкын булучан, әлеге вакыйгалар нәкъ менә шундый төннәрнең берсендә башланды да инде. Мин өйдә үзебезнең эт өргән тавышка уянып киттем: “Лорд” ванна ишеге төбендә ырылдап тора һәм стенаны тырный иде. Тәртип бозганы өчен маэмай, әлбәттә, үз җәзасын алды, вакыт инде бик соң булганлыктан, әлеге хәлгә без дә әллә ни әһәмият бирмәдек. Юкка булган икән...

Колли токымлы “Лорд”ны миңа ике ел элек мәктәптә укый башлавым уңаеннан әти-әнием бүләк итте. Ул бик акыллы эт иде, шуңа да ул төнге җәза­сыннан соң башкача өрмәде, ләкин үзенең гадәти йокы урыны булган бүлмәгә чыгудан катгый баш тартты һәм һәрвакыт ванна янындагы кечкенә келәмендә ятар булды. Мин төнлә кухняга яисә үз хаҗәтем буенча торганда да эт йокламый иде, гел генә ванна ишегенә карап, колакларын торгызып ята. Әнә шул төнлә торуларның берсендә мин дә стенаны эчке яктан кемдер тырнавын ишеттем. Башта шулай тоелгандыр гына дип уйласам да, теге тавыш әле шактый вакыт дәвам итте һәм мин дә озак кына йоклый алмыйча яттым.
Аптырагач, әти белән әнине дә уяттым, алар да кәефсез генә кыяфәт белән әлеге тавышны йокы аралаш тыңлап торды. Димәк, алар да ишетә, миңа бу бер дә шулай тоелмаган! Башта, элеккечә кебек үк, эт шулай тырный дип уйладык, ләкин коридорга чыгып карагач, аның келәмендә ванна ишегенә карап ятуын күрдек. Теге тавышлар исә подвалдан, безнең ванна астыннан килә иде, бераздан ул да тынды.
Бер атна чамасы бернинди тавыш-фәлән дә ишетелмәде, барыбыз да тынычланган кебек булдык. Ләкин берничә көннән кухняда иртәнге ашны ашап утырганда әти төнлә ниндидер тавышка уянып чыгуына, ваннада вентиляция сетка­сының идәнгә килеп төшүенә, ә “Лорд”ның янә ярсып өрә башлавына зарланып алды. Әти, этне тынычландыра алмагач, ваннага килеп кергәндә сетка­ның идәндә аунап ятуын күрә, аннары урындык алып килеп, аны урынына урнаштыра, ләкин вентиляция тишеген­нән әллә нинди сәер тавышлар килүе аны нык сагайта, шуңа иртәнгә кадәр йоклап китә алмый җәфалана.
Бу хәлне танышларга да сөйләгәч, алар моның подвалдагы комаклар эше булуын фаразлады, песи алырга киңәш бирде. Без шулай иттек тә: мин урамнан зур гына хуҗасыз мәче алып кайттым. “Лорд” белән тыныша алмаслар дигән борчылуыбыз да юкка булып чыкты, бердигән тыныч яшәп киттеләр. “Вась­ка”ны (аңа шундый кушамат бирдек) төнгелеккә ваннада калдырдык, иртәнгә исә ул бик канәгать булып йоклый иде, янында башы чәйнәлгән кечкенә комак баласы аунап ята. Барыбыз да тынычландык та гадәти тормыш режимына кайттык...
Ике атна үткәч, мин өйгә соңга калып караңгыда кайттым. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, подъезддагы лампочка да янмый иде. Үзебезнең фатир ишегенә якынлашканда ниндидер сәер тавыш ишетелә башлады, мин кот очудан катып калдым, шул арада теге тавышка ысылдау да кушылды. Урынымнан кузгалырга да куркып, калтыранган кулларым белән кыңгырау төймәсен көчкә эзләп таптым. Ысылдау тавышы миңа якынлашты, менә-менә миңа ташланыр кебек иде!
Ярый шул мизгелдә ишектә ачкыч борылганы ишетелде һәм өйдәге яктылык подъездга сирпелде. Өйгә атылып керер алдыннан күз кырые белән генә мин якында гына эре кара песидән дә зуррак ниндидер җан иясен күреп өлгердем. Аның күзләре бер дә песинекенә охшамаган иде, чөнки караң­гыдагы яктылык мәчеләрнең күз­ләрендә сары яисә яшел булып чагыла, ә моныкы канлы-кызыл иде!
Өйгә керү белән ишекне шапылдатып яптым да тиз генә ике йозакка да бикләп куйдым. Сүз сөйли алмыйм, калтыранам, агарынып катканмын. Ләкин миңа берсе дә ышанмады, песи күргән­сеңдер, диделәр. Шул көннән соң мин берничә төн саташып чыктым, курку күңе­лемә шулкадәр нык кереп урнашкан иде. Бераздан тынычландым, курку да басыла төште...
Шулай яз җитте. Бер көнне без гаилә белән шәһәр читенә шашлык пешереп ашарга пикникка чыктык, “Лорд”ны да үзебез белән алдык, “Васька” өй кара­выл­лап калды. Кич кайткач, өйгә башта әти кереп китте, ләкин шунда ук кулыннан сумкасын төшереп җибәрде, әни белән миңа урамга чыгарга боерды. Ике төн без әтинең дусларында кундык, аннары инде бу өйгә бөтенләй кайтмаска булдык.
Соңыннан әти сөйләвенчә, пикниктан соң фатирга кайтып керү белән ул ваннадан кухняга сузылган канлы эзләр күреп кала. Аш бүлмәсе идәнендә кара канга баткан “Васька” ята, ул шулкадәр таланган, тешләнеп беткән ки, әйтерсең лә зур эт чәйнәп ташлаган була. Кухнядан кабат ваннага килгән канлы эз вентиляция тишегенә кереп югала...
Суасты корабында хезмәт иткән әти озакламый отставкага чыкты да без Севастопольгә күченеп киттек. Теге фатирыбызны ярты елдан соң гына сата алдык, чөнки без яшәгән кварталда куркыныч имеш-мимешләр таралып өлгер­гән иде инде. Әлеге йорт подвалына ияләшкән көчле, ерткыч җан иясенең билгесез җанвармы, нык эре комакмы икәнлеген без төгәл генә белә алмадык.

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: