+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
20 гыйнвар , 14:00

Сөеклем ерткычка әверелде

Ул минем гомеремдә беренче һәм соңгы саф мәхәббәтем булды.  

Сөеклем ерткычка әверелде
Сөеклем ерткычка әверелде

Яңа ел мәҗлесләреннән соң тәмам арып, такси белән шәһәрдән читтәге дачама китәргә карар иттем. Таксист белән сөйләшергә дә кәеф юк иде. “Сез мәхәббәткә ышанасызмы?” – дип сорый бу. Әһә, мәйтәм, башлана инде хәзер!.. Юл ерак, ә мин үзем генә. Шуны уйлап, шоферның ачуын китермәс өчен генә: “Төрлечә. Ышанам, дисәм дә була...” – дидем. “Ә менә мин төгәл беләм: бар ул мәхәббәт!” Ул шулай диде дә дачага барып җиткәнче үз тарихын сөйләде. Сез дә тыңлагыз әле.

“Кирюша, сиңа бер үтенечем бар: бүген минем янга куна килә аласыңмы?” – Телефонда Надя­ның тавышын ишетеп, шаярта, дип уйладым. Сыйныфыбыз королевасы, зәңгәр күзле чибәр блондинка мине, төссез генә ябык бер үсмерне, берничек тә үзе янына куна чакыра алмый! Моны мин иң зур хыялымда да йөртә алмыйм! Әти-әнисенең күрше өлкәгә кунакка китүен, үзенә генә бик куркыныч булуын, миннән башка дус буларак ярдәм сорар кешесе юклыгын әйткәндә аның тавышы калтырап чыкты. Димәк, шаяртмый. Надя белән без чыннан да дус идек, дәресләрне дә бергә әзерләдек, озаклап телефоннан да сөйләшә, дусларча гына кочаклаша идек, ә минем өчен ул дус кына түгел иде шул...


Һәм менә хыялым кошы мине үзе чакыра! Барыргамы? Очып барам, әлбәттә! Әнигә генә менә ни әйтергә? Хәер, шулвакыт безгә аның ахирәте Галя түти ике шешә шәраб күтәреп килеп керде. “Мин дустыма куна киттем!” дигәнгә дә аптырамады, Надя янынадыр инде, дип кенә куйды да үзара серле карашып, көлешеп алдылар...


Надяларның ишек төймәсенә басканда йөрәгем чыгып китәрдәй булып тибә иде: ничек каршы алыр, нинди күлмәктә булыр, бәлки, күлмәге бөтенләй булмас?.. Әмма ул мине киенеп, агарынып, курыккан кыяфәттә каршы алды. Мине кухняга чакырды, чәй ясады, зиһене чуалып, алты калак шикәр салды. Шул ширбәтне эчә-эчә сүз башлавын көттем. Ул бик зур игътибар белән тәрәзәгә төбәлгән иде. “Чак кына көт, хәзер башлана!” – диде ул шомлы тавыш белән. Аның куркуы миңа да күчте, ул минут саен көчәя барды, ләкин бернәрсә дә башланмады, тышта гадәти бик матур кич иде.
“Кил әле монда, тик ипләп кенә, аны куркыта күрмә!” – диде ул бераздан. Мин аның артына барып бастым, иңеннән кочып алдым, аның чәчләре, тәне исе мине акылымнан яздыра иде! Шул ук вакытта мин Надяның тарттырылган кыл кебек киеренкелеген дә тойдым. “Бернәрсә дә күрмисеңмени?” – дип сорады ул.


“Юк”. “Начар. Әгәр миңа гына күренә икән, димәк, мин – чирле. Ә бит әле миңа 16 гына яшь!” Ни әйтергә дә, аны ничек юатырга да белмәдем. Аптырагач, әйдә, бүгенге көн белән яшик, дидем. Галя түти әнигә авыр чакларда еш кына шулай дия иде. Без дә шулай итәргә булдык: диванга утырып, телевизор карадык, ул миңа ныгытып елышып утырды, кухняга чыгып чәй эчтек, сосискалар кыздырдык, аннары киемдә генә кочаклашып йоклап кит­кәнбез. Иртән алардан кайтканда Җир йөзендә миннән дә бәхетле кеше булдымы икән?!


Кич без телефоннан бик озак сөйләштек. Надя әле генә кычкырып көлеп җибәрсә, бераздан инде аның тавышында курку чагыла иде. Аның белән ни булганын мин һич аңлый алмадым, ләкин ике атналап аралашканнан соң күңелем белән шуны сиздем – Надяның хәле торган саен начарлана бара иде. Мин инде аңа психиатрга барырга да киңәш биреп карадым, тик ул кулын гына селтәде, бик серле итеп: “Табиб миңа ярдәм итә алмаячак, мин бөтенләй башка көчләр тәэсире астында...” – дип куйды. Бу сүзләреннән соң янә сагаеп калдым. Ә бер көнне, кил, җитди сөйләшергә кирәк, дип чакыргач, этебезне йөртеп кайту сылтавы белән өйдән чыгып чаптым.


Надяларга барып керү белән этем, бервакытта да булмаганча, сөекле кешемә ырылдый, тешләрен ыржайта башлады...
– Кирилл, мин сиңа дөресен сөйләргә тиеш, ләкин бүлдермә! Мин сине үземә сихер белән караттым! Синең игътибарыңны сизә идем, ләкин миңа бу гына аз иде, кайнар, баш югалтырдай мәңгелек мәхәббәт кирәк иде! Авылдагы бер сихерчегә бардым, кире күндерергә тырышса да, үземнекен иттем. Шуннан мин параллель дөньядан бер җанварны чакырттырдым. Ул минем телә­гемне үтәде. Ләкин моның өчен хәзер түләргә кирәк. Ул җанвар хәзер мине эзәрлекли, минем күзгә генә күренә. Мин озакламый үзем дә шул җанварга әйләнә­чәкмен...


“Без сине дәваларбыз, Надя!” – дип тынычландырырга тырыштым, ләкин моңа үзем дә ышанмый идем инде. Йөрәгемне әллә нәрсә өтеп алды, күңелемне шом басты: мин Надямны озакламый мәңгелеккә югалтачакмын! Бер­ничә көннән ул янә шалтыратты: “Бу хәл бүген булачак! Мин сине нык яратам, Кирюша! Хуш!” Үз-үземне белештермичә мин аларның йортына чаптым.


Якынлашканда бишенче кат тәрәзәсе төбендә ашъяулык кебек чүпрәккә генә төренгән Надяны күреп алдым. Ул “Яратам сине!” дип кычкырды да аска томырылды. Ләкин ул егылып төшмәде, ә стена буйлап түбәнгә таба үр­мәкүч кебек шуыша иде. Төшеп җитте дә дүрт аякланды, аннары чабып китте, чапкан саен ул сөекле Надям кыяфәтен югалта барды, тәнен елкылдап торган йон басты, колаклары баш очына менеп очланды – ул үзе ягуар кебек серле бер җанварга охшап калды...


Шул арада йорт артыннан инде ничә айлар халыкның котын алып йөргән, кыргыйланып беткән этләр өере килеп чыкты да, сары тешләрен ыржайтып, миңа якынлашты. Ләкин һич көтмәгәндә койрыкларын кысып, шыңшый-шыңшый чигенә башладылар. Аларны нәрсә куркытты икән дип борылып карасам, фонарь яктысында Ул (!) басып тора иде: күзләре уттай яна, кап-кара йонлы гәүдәсе ялтырап, елкылдап тора... Кыскасы, ул әлеге этләр өерен берничә секунд эчендә өзгәләп ыргытты, алардан кисәк-кисәк итләр генә тирә-якта канга батып ята иде...


Аннары ул минем янга килде дә, аякларым очына ятып, песи кебегрәк тавыш чыгарып куйды. Билләһи дип әйтәм: ул миңа “Яратам!” диде. Мин аның колак артларын сыйпадым, ә үзем үксеп-үксеп елый идем... Һәм бу хәл кичә генә булды”, – диде таксист, күз яшьләрен сөртеп.

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: