+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
26 гыйнвар , 11:29

"Баланың әрвахы юл читеннән бара иде..."

"Бераз үткәч, коточкыч аварияне күрдек. Өстенә капланган мәетләр арасында шул кыз да бар иде..."

"Баланың әрвахы юл читеннән бара иде..."
"Баланың әрвахы юл читеннән бара иде..."

Мәрхүм булгач кеше белән нәрсә була? Дин әһелләре моны үзенчә аңлата, галимнәр башка төрле фикердә. Әлеге хатта язылган хәл дә укучыларны төрле уйларга салыр...

"Берсендә минем дустым әти-әнисе белән соң гына өйләренә кайтырга чыгалар. Юл урман арасыннан үтә. Әкрен генә кайталар. Дустым, башын машина тәрәзәсеннән чыгарып, әле кайда булуларын ачыкларга була. Һәм шул вакыт юл читеннән 10 яшьләрдәге кыз баланың боларның машинасына таба килүен күрә. Ул шәмәхә күлмәктән һәм шәмәхә туфлидән була. Әти-әнисе дә аптырашта кала, бу караңгыда нишләп йөри бу бала, диләр. Бала янына җитүгә алар аның йөзе бөтенләй җәрәхәтләнеп беткәнлеген, күзләре урынында чокырлар гына күрә.

Яхшы хәл түгел бу, дип, туктап тормыйлар. 700 метр чамасы үткәч, агачка бәрелгән машинаны күреп туктыйлар. Машина зур тизлек белән барган, күрәсең, бәрелгәч, изелеп беткән. Анда инде полиция дә, "ашыгыч ярдәм" дә була. Машинадан чыгып, карап килергә була алар. Машина янында өч мәет ята. Гәүдә зурлыклары буенча, икесе - олы кеше, берсе - бала. Өсләренә каплаганнар. Ә баланың чыгып торган аякларында күптән түгел генә юл кырыенда күргән кызның шәмәхә туфлие күренеп торган була..."

Фото: stock.adobe.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: