+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
19 февраль , 13:53

Гномнарны тотып сөяр идем!

Бу юлларны укыгач, минем аларның кыңгырау чыңлатуын ишетәсем килә башлады...

Гномнарны тотып сөяр идем!
Гномнарны тотып сөяр идем!

Бу вакыйгаларны миңа тумышы белән Свердловск өлкәсеннән булган ахирәтем сөйләгән иде. Анда Шаля шәһәреннән ерак түгел Гора дигән авыл бар. 1950 еллардан бирле анда яшәүчеләр бик сәер һәм серле җан ияләре, халык әйтүенчә, тау хуҗалары белән очрашуы хакында сөйли. Бу күренеш белән иң беренче булып геолог Сергей Антипин очрашкан. Тауларга сәяхәте вакытында ул кыңгырау шалтыраган тавыш ишеткән, ләкин тирә-якта беркемне дә күрмәгән. Бу хәл берничә тапкыр кабатлангач, тау ярыгына ярты метрлы гына бер җан иясе кереп качуын күреп калган...

“Бу гномнарның активлыгы 1976 елның июль-августына туры килгән, – дип сөйләде ахирәтем. – Ул вакытта аларны хәтта өчәүләп-дүртәүләп йөргәнен күргәннәр. Гномнар капчык чүпрәге кебек гади генә киемдә булган, кулларындагы кечкенә кәрзиннәргә нәрсәдер җыеп йөргәннәр. Кызыксынучан кешеләр якынлаша башласа, алар тирә-якка йөгерешкән, аннары күз алдында эреп юкка чыккан. Шунысы да сәер: алардан йомшак туфракта да бернинди дә эз калмаган.

Шул ук елда бала-чага шундый бер гномны таш белән бәреп еккан. Малайлар һәм кызлар бер агачка таш тидерүдә ярышканда кәүсә артыннан бер гном башын чыгарган һәм – шак! – җиргә мәтәлеп тә төшкән. Малай-шалай шундук аның янына йөгерешеп килгән. Ярасы күренмәсә дә, ярты метрлы җан иясенә (бәлки, бәләкәйрәк тиктормас бала да булгандыр) күп кирәкмени инде! Шуннан аны кулларына алып, әти-әниләренә күрсәтергә алып кайтып киткәннәр. Ләкин авылга җитәрәк сәер хәл булган – бу җан иясе күзләрен ачкан һәм шундук эреп юкка чыккан! Соңыннан балалар сөйләвенчә, бәләкәч кешедән бөтнек һәм карлыган исе килгән...

Әлеге хәлдән соң “тау хуҗалары” белән очрашулар кинәт кими, теге шук-шаян гном малаена да каты гына эләккәндер, күрәсең.
1980 еллар ахырында бу җан ияләре белән гадәттән тыш күренешләр һәм вакыйгаларны өйрәнүчеләр кызыксына башлый – Гора авылына берничә шәһәрдән (шул исәптән Мәскәүдән дә ике кеше) энтузиастлар төркеме килә. Алар бәхетләрен сынап карау һәм гномиклар белән контакт урнаштыру өмете белән тәм-том, чикләвекләр, киптерелгән гөмбәләр, бал, җимешләр дә алып килә. Элек теге җан ияләре күренгән урыннарга үзләренең күчтәнәчләрен урнаштырып, алмашлап йоклый-йоклый, көтә башлыйлар.

Беренче төн тыныч үтә. Өченче тәүлек башланганда төнлә кизү торучы барысын да уята. Кәҗә муенына тага торган кебегрәк кечкенә берничә кыңгырау шалтыравы аермачык булып ишетелә, тирә-якка чәчәкләр һәм карлыган исе тарала. Фонарь яктысында өсләренә иске-москы кигән берничә гномикны күреп тә калалар.

Иртән ачыклануынча, бу “карлыган балалары” күчтәнәчләрне дә бик сайланып кына алган булып чыга: киптерелгән җимешләрне, сохариләрне һәм чикләвекләрне алганнар, ә яңа җыелган җимешләргә, гөмбәләргә, балга һәм тәм-томга тимәгәннәр.

1989 елда урындагы матбугат басмасында “Свердловск өлкәсе тауларында гномнар расасы яши” дигән мәкалә дөнья күрә. Аның нигезенә Гора авылы халкының һәм тирә-як торак пунктларда яшәүчеләрнең сөйләгәннәре, бу якларга килгән тикшеренүчеләрнең фикерләре салынган. Ә бүгенге хәлләргә килгәндә, Гора авылыннан булган танышымның сөйләгәннәрен китерәсем килә.

Былтыр, якынча сентябрьдә, ул урманга гөмбә җыярга киткән. Бу шөгыль белән мавыгучылар яхшы белә: кайчагында сәгатьләр буе йөреп тә кәрзинеңне тутыра алмаска мөмкинсең. Шуңа күрә, яше дә барганлыктан, апабызның “гөмбә сунары” маршруты елдан-ел кыскарган. Бу көнне ул тау итәгенәрәк, нигездә, усак, җирән һәм ак гөмбәләр үскән урынга киткән. Ләкин биредә инде аннан өлгеррәк кешеләр булып киткән икән, киселгән гөмбә төпләре генә калган...

Шулай бик кәефсез­ләнеп йөргәндә ул утыз метр чамасы арырак таш артында кечкенә генә бер йөз күреп ала. Гадәттә, аларны сакаллы итеп сурәтләсәләр дә, моңар­да сакал-мыек ише нәр­сәләр булмый, ә башына мәзәк кенә өчпочмаклы башлык кигән, аңа бә­ләкәй генә кыңгырау тагылган. Апа, гаҗәп­ләнүдән “Ой!” дип куя да, теге бәләкәчкә якынлаша башлый, тик гномик шундук юкка чыга. Шуннан соң кырык метрлап арырак янә кыңгырау шалтыраган тавыш ишетелә – апа шул якка юнәлә, аннары – тагын, тагын... Әйтерсең лә ул аны каядыр алып бара.

Шулай 10-15 минутлап баргач, апабыз усак гөмбәсе белән тулы акланга барып чыга! Бөтен дөньясын оныткан түтәй соңгы гөмбәсен кисү белән арырак янә таныш тавыш ишетелә, анда барып җитүгә ул тагын да зуррак хәзинә тулы аклан күрә. Боларын да кисеп алганнан соң аның инде зур өметләр баглап алган запас тырысы да тула, шуңа чак кына читтәрәк яңгыраган кыңгырау тавышына борылып: “Гафу ит инде, миңа башкача кирәкми, җитәр. Сиңа зуууур рәхмәт! Берәр нәрсә кирәк булса, авылга кил. Мин сиңа бер урында күчтәнәчләр калдырырмын! Минем өем авыл читендә генә”, – ди.

Урманнан чыккач, апа, артына борылып, җиргә кадәр башын ия һәм тырысларын күтәреп кайтып китә, аннары кышка кадәр өй артындагы тартмага кипкән җимешләр, чикләвекләр һәм кәнфитләр салып тора. Кипкән күчтә­нәчләр юкка чыгып тора, кәнфитләргә тимиләр...”

Мондый хәлләр турында Кавказ, Урал, Якутия, Хакасия, Карелиядә яшәүчеләрдән дә язып алынган. Алар, сүз берләшеп, берничек тә алдаша алмый. Гомумән, ул алдашудан кемгә ни файда?

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: