Мин, төп эшемнән тыш, кичләрен бер район Мәдәният сарае каршында оештырылган урыс вокал ансамблендә дә (анда урыслар гына йөрми иде) эшләп алырга тырышам һәм без анда күмәкләшеп шөгыльләнеп, күп кенә иҗади конкурсларда лауреатлар булдык, Дипломнарга, Мактау грамоталарына, төрле призларга лаек булдык. Андагы дус-ишләрем белән бик дус-тату яшәп һәм эшләп, һәрвакыт матур итеп аралашып яшәдек. Дусларның дуслары белән дуслаша-дуслаша, район үзәгендә иҗат белән шөгыльләнүче барысы белән дә танышып киттек, аралашып яшәргә тырыштык. Ә өченче ел без бер музыкантыбызны югалттык, ул бик яхшы җырлый да иде, урысча әйткәндә, “душа компании” булды. Мәрхүм үз өендә вафат булган, ә хатыны бу вакытта Питерда яшәүче балалары янына кунакка киткән иде...
Кыскасы, хатыны да өендә булмагач, иптәшебезне җирләр өчен без үзара акча җыйдык, барысын да адәмчә итеп эшләргә тырыштык. Барлык әзерлек эшләрен тәмамлауга хатыны белән кызы да кайтып җиттеләр, шуннан соң гына җирләдек. Хушлашу мәрәсимен башта Мәдәният йортында оештырдык, ни дисәң дә, кеше бөтен гомерен район сәнгатенә, шушы мәдәният учагында эшләүгә багышлаган. Табуты фойеда урнаштырылган иде. Аның белән хушлашырга бик күп кеше килде.
Бу язмада бәян ителәсе хәлләргә җырчыбызны җирләргә бик ерактан кайткан аның бер иске дусты Павел сәбәпче булды. Бик сәер кеше иде ул. Ахиренең үлемен бик авыр кичергән, күрәсең, туктаусыз елады да елады. Зиратка баргач та мәрхүм белән бәхилләшкәндә үз-үзенә урын тапмады, елый-елый, үзалдына әллә ниләр сөйләнеп йөрде: “Володякаем, хәзер мин синсез нишлим инде?! Башкаемны кайгыга салдың бит син! Ләкин озакламый мин синең яныңа килермен, закускасы белән берәр ярты да алырмын... Әнә шунда сөйләшеп утырырбыз...”
Ул чакта аның кылыгына да, нәрсә сөйләвенә дә әллә ни артык игътибар итүче булмады. Җирләгәннән соң, аларның гадәте буенча, мәрхүмне искә алу мәҗлесенә, ягъни поминкага җыелдык. Анда 3-4 кеше телмәр тотты, бакыйлыкка күчкән кешенең иң яхшы сыйфатларын искә төшерергә тырыштылар. Шулай утырганнан соң халык бераздан таралышты, ә без, Володяны иң якыннан белгән кешеләр, РДКга кереп дәвам иттек.
Ару гына сыйланып алганнан соң ерактан кайткан теге дусты фойега чыкты, көндез табут торган урынга килде һәм шунда аның белән истерика башланды: чәчләрен йолкый-йолкый кычкырып елады, аннары шул урында идәнгә ятып, идән плитәләрен үбә, ә бераздан исә дусты янына зиратка барырга җыена башлады. Без аңа яхшылап аңлатып, бу уеннан кире кайтуын үтендек, тышта инде караңгы төшүен, бу вакытта анда барырга бер таксист та ризалашмаячагын аңлатырга тырыштык. Ләкин файдасыз, барам и все, ди. Аны көч-хәл белән оркестр кабинетына алып кереп, тагын ике рюмка салып биргәч кенә бераз тынычлангандай булды, бераздан йоклап та китте.
Шулчак вахтерша хатын йөгереп керде дә: “Егетләр, аска, фойега төшеп карагыз әле...” – ди. Без шундук төшеп йөгердек. Ә анда, табут торган һәм дусты идәнне үпкән урында, зур, кап-кара... күбәләк очып йөри! Барыбыз да аптырашта: салкын гыйнвар аенда каян монда күбәләк? Шунда бер иптәшебез әйтеп куйды: “Бу хәерлегә түгел, бу – яман билге...” Йөрәкне әллә нинди шом басты, айнып киткәндәй булдык.
Ә без үзара сөйләшкән арада теге күбәләк тә юкка чыккан иде инде. Шуннан соң тагын бераз утырышып алдык та таралыштык, ә теге Павелны кайсыбыздыр үзенә куна алып кайтып китте.
Икенче көнне Павел, олы югалтудан хәсрәтләнеп, элекке дусларының офисына киткән. Ул офис дигәннәре азык-төлек кибетенең өстендә, икенче катта урнашкан булган. Анда да шул ук хәлләр кабатланган: йомшарып алгач, истерика, туктаусыз елау, зиратка бару теләге... Мондый чакта андый кешеләргә нәрсәдер аңлатырга маташуның файдасызлыгын белеп торасыздыр инде. Бу ир дә, ниндидер катгый карарга килеп, шул дусларына үпкәләп, аларга әллә нәрсәләр әйтеп бетереп, барыбер чыгып киткән. Аннары икенче катта урнашкан шул офистан чыгып барганда баскычтан егылып төшкән дә муенын сындырган, шундук җан биргән...
Бу юлларны укыгач, белеп торам, кемдер, шулкадәр эчмәскә кирәк иде, башына шул җиткән, дип әйтәчәк. Ләкин, минемчә, аны Володя үз янына алган, чөнки Павелның дусты янына китү теләге бик көчле иде. Үлгән артыннан үлеп булмый, дисәләр дә, якыннарыбызны югалтудан ул кадәр үк бетеренеп, башыңны югалтыр, шашыныр дәрәҗәдә кайгырырга ярамый. Мәрхүмнәр белән араны үзең үләр чиккә җитмичә генә өзә белергә кирәк. Юкса, мондый хәлләрдә кайберәүләрнең хәтта акылы җиңеләеп калганлыгы турында сезнең дә ишеткәнегез бардыр...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).