+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
9 апрель , 09:26

“Күршедә яшәүче кыз...”

Тормышта булган коточкыч хәлләр кинолардагыдан да яманрак икән...

Коточкыч хәлләр турында бәян итүче “хоррор” жанры киноларын үз итүчеләр үзләренең күп кенә яраткан фильмнары нигезендә чынбарлыкта булган хәлләр ятуын белеп тә бетермидер әле. Һәм еш кына шулай да була: тормышыбызда булып торучы тетрәндергеч фаҗигаләр экранда күрсәтелүче хәл-вакыйгалардан күпкә коточкычрак, куркынычрак та! Уйлап чыгарылмаган хәлләрдән түбәндәге ужас фильмнарын төшерергә режиссерлар илһам-этәргеч алган чынбарлыктагы вакыйгалар заманында зур иҗтимагый резонанс алып кына калмаган, ә җәмәгатьчелекнең чын-чыннан котын алган. Шулай итеп, шундый фильмнар белән танышуны дәвам итәбез.

Грегори Уилсонның фильмы шулай аталуы (“Девушка по соседству”) бераз хәтта романтик комедиягә тартып торса да, кино төшерүчеләр Америкадагы җи­наятьләр антологиясеннән иң коточкыч, вәхши тарихларның бер­сенә мөрәҗәгать иткән. Фильм­ның герое Мэг – түтәсе йортына килеп эләккән ятимә үсмер кыз. Бу йорт – аның өчен чын-чыннан тәмугка, ә анда яшәүче кардәш-ырулар коточкыч монстрларга әверелә...

Чынлыкта булган һәм кино өчен нигез итеп алынган вакыйгаларга кайтсак, 1965 елның өч аенда Гертруда Банишевскиның гаилә әгъзалары һәм тагын берничә кечкенә садист 16 яшьлек Сильвия Лайкенсны төрлечә җәфалап, коточкыч җәзалауларга дучар итеп, интектереп үтерә.

...Сильвия ишле гаиләдә туа. Әти-әнисе Лестер һәм Элизабет Лайкенслар карнавал эшчеләре була, гаиләдәге биш баланың (өлкән игезәкләр Диана белән Даниэл, Сильвия һәм кече игезәкләр Дженни белән Бенни) тамагын көч-хәл белән туйдыралар. Өлкәннәре бераз үсә төшкәч, әти-әнисе аларны үзлә­ренә ярдәмгә алып китә башлый, ә Сильвияне кечкенә Дженнины карарга өйдә калдыра торган булалар, чөнки бәләкәч, полиомиелит белән авырганнан соң, үзе генә хәрәкәтләнә алмый башлый.

Озакламый Лестер гаиләсен ташлап китә, шулай да 1965 елның җәендә хатынының урлашкан өчен төрмәгә эләгүе турында ишеткәч, Сильвия белән Дженниның элекке ахирәтләре янында яшәвен ачыклый. Әти­ләре сабыйларын 36 яшьлек неврастеничка, очраклы гына табыл­ган эшләрдә бирелгән акчаны тартып-сузып яшәүче, җиде баласы белән хәерчелек чигендә көн күрүче Гертруда Бани­шевскиның йортында таба. Ул балаларын үзе белән алып китә алмый, чөнки йортсыз-эшсез була, шуңа да ай саен бер­никадәр түләү исәбенә сабыйларын Гертруда йортында калдырырга мәҗбүр була.

Баштагы мәлләрдә хәлләр яхшы гына бара, Сильвия хуҗа­бикәнең өлкән кызлары Пола һәм Стефани белән бергә мәктәпкә дә йөри. Ләкин бер атнадан өйдәш балаларның әтиләре чираттагы түләүне соңлаткач, Гертруда котырынып китә, чыгырыннан чыга һәм сабыйларны таяк белән кыйнап ыргыта. Соңыннан ул аларны көн саен диярлек тукмый башлый.

Аптырагач-йөдәгәч, Сильвия, Гертруда алдында яхшы булып күренергә тырышып, аңа кызы Поланың авырлы булуын сөйләп бирә, анысы бу хакта сер итеп кенә ычкындырган була. Ләкин бу Сильвиянең хәлен тагын да начарайта гына: башта Пола аны бик каты итеп кыйнап ташлый, ахырда бичараны Банишев­скиның барлык балалары да күралмый башлый. Бераздан мескенкәйне җәфалауларга, кыйнауларга күрше-тирәдәге үсмер малайлар да кушыла, Гертруда исә бу күренешләрне хуплап кына тора. Алай гына да түгел, бу явыз хатын, үзен дә кыйнау белән куркытып, апасын тукмарга аның сеңлесе Дженнины да мәҗбүр итә башлый...

Бит-йөзе күгәргән, канаган, кыйнаудан шешенгән үсмер баланы күршеләре дә, мәктәп укытучылары да, урындагы чиркәү рухание да, хәтта апайларының хәлен белергә килгән апасы Диана да күрә. Ләкин беркем дә бу хакта полициягә хәбәр итәргә, кызның хәлләре белән кызыксынырга ашыкмый. Үз гамәл-кылыклары өчен бернинди дә җәза булмаячагын аңлагач, теге кабахәтләр отыры кансызлана, Гертруда исә аны көн саен кыйнавын дәвам итә.
Каты кыйналудан Сильвиянең бөерләре эштән чыга һәм, нәтиҗәдә, ул кече йомышын төнлә караватында гына йомышлый башлый. Моннан соң садистка хуҗабикә аны подвалга бикләп куя, шуннан соң исә анда бөтенләй коточкыч хәлләр башлана: бераз акча түләү шарты белән Гертруда күрше малайларына Сильвия белән нәрсә теләсәләр, шуны кыланырга рөхсәт итә. Ул хәсисләр исә мескенкәйнең тәнендә тәмәке төпчекләре сүндерә, тиресенә яндырып сүрәтләр төшерә, алмашлап көчли, кайнар су белән коендыра...

Сильвия авырту шогыннан, башына кан савудан һәм ачлыктан 1965 елның октябрендә җан бирә. Аны үтерүчеләр өстеннән суд киң яңгыраш ала, бу вакыйга турында берничә әсәр языла, кино төшерелә. Гертруда Банишевски гомерлек төрмәгә хөкем ителә, ләкин чиркәү яклавы астында 1985 елда азат ителә, дингә бирелә. Бу явыз хатын 1990 елда үпкә яман шешеннән үлә. Кызы Пола, тиешле срогын утырып чыккач, икенче штатка күченеп китә, кияүгә чыга, ике бала үстерә, бераз вакыт хәтта мәктәп психологы ярдәмчесе булып эшләп ала...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Читайте нас: