+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
12 апрель , 19:10

Галәм капкалары кайда?

Алар дөрес исәпләп чыгарылмаса, җиһан корабы орбитага чыга алмый.

Галәм капкалары кайда?
Галәм капкалары кайда?
Беренче кешенең җиһанга очуы белән без Галәм киңлекләренә чыктык, шуннан соң аны танып-белүнең яңа чор-дәвере башланды. Һәм бу зур адымда беренчеләрнең беренчесе булган Юрий Гагарин легендар “Восток-1” җиһан корабында булганда күргәннәре тәэсирендә шакката һәм Җирдәгеләргә үзенең тәэссоратларын радио аша гади һәм аңлаешлы итеп тапшыра: “Нәрсә күрәм? Төшемме бу, өнемме? Әллә инде минем күзләрем сихерләнгәнме?!” (Аның бу сүзләре магнит тасмаларында язылып калган). Чыннан да, һәр хәрәкәтендә боларны барлыкка китергән Бөек Аңның кодрәте сизелеп торучы Кояш системасына карата шушы сүзләрне генә кулланып буладыр.

Системаның үзәге, билгеле булуынча, иң зур йолдыз – Кояш, ә тугыз планета аның тирәли әйләнә. Тугыз – шартлы сан, чөнки якын киләчәктә аларга тагын ике планета кушылуы ихтимал. Бу теорияне Коръәннең фәнни феноменнары хакындагы китабында доктор Самир Абдухәлим алга сөрә. Бу гипотеза расланса, без Йосыф пәйгамбәрнең төшендә нинди 11 планета күрүен һәм әтисенә сөйләвен аңлый алачакбыз: “Йосыф атасына әйтте: “Ий атам, мин төшемдә күрдем: унбер йолдыз һәм Ай белән Кояш елмаеп миңа сәҗдә кылдылар” (Йосыф сүрәсе, 4нче аять).

Кояш системасы – гигант механизм, анда һәр элемент үз ролен үти, анда бернинди дә очраклык, өзеклек һәм үзеннән-үзе килеп туган хәл-вакыйгалар була алмый. Бу система – барыннан да элек, катгый тәртип. Шушы тәртип тә Коръәндәге бер аятьтә әйтелгән: “Кояш вә Ай үзләренең юлларында билгеле бер үлчәү белән йөрүчеләрдер” (“Әр-Рахман” сүрәсе, 5нче аять).

Планеталар, үзләренең алдан ук билгеләп куелган траекторияләрендә (орбиталарында) генә хәрәкәт итеп калмыйча, чит көчләрнең җимергеч тәэсиреннән дә шаккатмалы дәрәҗәдә сакланган. Теоретик яктан караганда, Кояш үзенең искиткеч зур массасы белән башка планеталарны үзенә тартып китереп, аларны “йотарга” тиеш. Бөтендөнья тарту көче законына ярашлы, “Күк җисемнәренең массасы бер-берсеннән нык аерылса һәм бер җисем икенчесеннән йөзләрчә, меңнәрчә тапкыр авыррак булса, авыррак җисем җиңелрәген тулысынча үзенә тартып китерә”. Ә Кояшның массасы Җирнекеннән 333000 тапкыр авыррак! Димәк, гигант, карликны үзенә тартып китереп, йотарга тиеш. Ләкин бөтендөнья тарту көче законы һәм гравитация тәэсире бу очракта... эшләмиләр! Алар монда бөтенләй “сүндереп куелган”! Ни өчен? Чөнки җисемнәрнең үз күчәре тирәсендә әйләнүе моңа бирешмәскә һәм тигезлекне сакларга мөмкинлек бирә. Бу исә без белгән көн белән төн алмашынуы гына түгел, ә үзенә күрә саклану чарасы да.

Тагы да шул: әгәр Җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнү тизлеге әлегесенә (сәгатенә 1674,3 километр) караганда акрынрак булса, бөтен планеталар да Кояш өстенә “егылып” төшеп, көчле шартлау нәтиҗәсендә юкка чыгарлар, ә инде тизрәк әйләнсә, Кояш аларны үз тәэсирендә тотып тора алмас һәм алар төрлесе төрле тарафка Галәм буйлап сибелеп бетәрләр иде. Шунысы да бар: Кояштан ерак урнашуларына карап, планеталарның үз күчәре тирәсендә әйләнү тизлеге дә төрлечә.
Кояш системасының һәм бөтен галәмнең шулкадәр төгәл көйләнгән булуы, бу хикмәтле хәлләр артында кем тора соң? Безне бу системадан чыгып очудан яисә Кояшка егылып төшеп пешүдән кем саклап тора? Безнең артык эсседән куырылып яисә чиксез салкыннан катып үлмәвебезне кем хәстәрләгән?

Атеистлар моны, әлбәттә, очраклык белән аңлатырга маташа, ә бераз булса да уйлый белүчеләр моны Югары Аң могҗизасы белән аңлата, ә без исә аның барлык нәрсәләргә кодрәтле булган Аллаһ, Ходай Тәгалә икәнлеген беләбез. Моны без “Фатыйха” сүрәсендә үк таныйбыз. “Раббил галәмин” дигәндә “раб” – ул урысчага тәрҗемә иткәндә генә кол, ә гарәпчә ул – “хуҗа”. Галәмин дигәне исә барыбызга да аңлашылып тора – Галәм. Ягъни – галәмнәр хуҗасы, “владыка Вселенной”.
Хиҗер сүрәсенең 14-15 аятьләрендә болай бәян ителә (мәгънәви тәрҗемәсе): “Ләкин Без аларга күк капкаларын ачарга рөхсәт биргәч, алар анда менәрләр. Ләкин анда менгәч: “Нәрсә күрәм? Төшемме бу, өнемме? Әллә инде минем күз­ләрем сихерләнгәнме?” – диячәкләр”. Һәм бу, чыннан да, шулай булып чыга! Гарәп Әмирлек­ләрендә яшәүче галим, профессор Аднан Шәриф кешелек тарихында беренче космонавт турындагы мәкаләсендә Юрий Гагаринның нәкъ шулай дип әйткәннәрен сүзмә-сүз китерә. Баксаң, беренче космонавтның бу сүзләре безнең ЦУПта (Очышлар белән идарә итү үзәгендә) журналга да, магнитофон тасмасына да язылып куелган. Бу хакта Көнбатыш илләрендә бик күпләр фәнни журналларда язып чыкканнар, алар безнең илдә генә бик таратылмаган. Шунысы аерым игътибарга лаек: җиһанга беренче булып күтәреләчәк кеше әйтәчәк бу сүзләр Коръәндә 1400 ел элек үк язылып куелган булган! Һәрнәрсәгә кодрәтле, барысын да белүче һәм хәбәрдар Аллаһ боларның кайда һәм кайчан булачагын, ул кешенең нәрсә дип әйтәчәген шул вакытта ук белеп торган!

Бу хакта ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы-космонавт Павел Поповичка сөйләгәч, ул: “Бу хәлләрдән минем өчен иң кызыклысы – Ходайның “Без аларга күк капкаларын ачкач...” дигәне. Ә бит ул капкаларны табар өчен галимнәр меңнәрчә (!) исәп-хисаплар ясады! Секундына 11 километр тизлек белән очучы җиһан корабын очып киткәндә дә, кайтканда да бу “капкаларга” туры китерү өчен искиткеч авыр һәм катлаулы математик исәпләү таләп ителә”, – дигән.
Димәк, Ходай кушмаса, ул капкалар да ачылмас иде...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернет мәгълүматлары файдаланылды).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: