+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
22 апрель , 09:20

Техас маньягы

Тормышта булган коточкыч хәлләр кинолардагыдан да яманрак икән...  

Техас маньягы
Техас маньягы

Коточкыч хәлләр турында бәян итүче “хоррор” жанры киноларын үз итүчеләр үзләрнең күп кенә яраткан фильмнары нигезендә чынбарлыкта булган хәлләр ятуын белеп тә бетермидер әле. Һәм еш кына шулай да була: тормышыбызда булып торучы тетрәндергеч фаҗигаләр экранда күрсәтелүче хәл-вакыйгалардан күпкә коточкычрак, куркынычрак та! Уйлап чыгарылмаган хәлләрдән түбәндәге ужас фильмнарын төшерергә режиссерлар илһам-этәргеч алган чынбарлыктагы вакыйгалар заманында зур иҗтимагый резонанс алып кына калмаган, ә җәмәгатьчелекнең чын-чыннан котын алган. Шулай итеп, шундый фильмнар белән танышуны дәвам итәбез.

“Техасская резня бензопилой” дип аталган хоррор-фильмнар сериясенең төп герое – “Кожаное лицо” кушаматлы маньяк-психопат. Ул даими рәвештә яшь кешеләр төркеменә һөҗүм оештырып йөри. Бу персонажның коточкычлыгына карамастан, аның образы арабызда кайчандыр яшәгән реаль җинаятьчедән күчереп алынган. Шуның өчен дә бу кинотасма чынлыкта булган хәл-вакыйгаларга нигезләнгән фильмнар коллекциясен тулыландыра.


Чынлыкта булган хәлләргә килсәк, Эдвард Теодор Гин 1906 елда Висконсин штатында туа. Бахыр балага гаиләсендә бәхетле балачак насыйп булмый. Әнисе, дингә мөкиббән киткән лютеранка, кечкенә бакалея кибете тота, шуның белән бөтен гаиләсен туендыра. Эчкече әтидән гаилә әллә ни файда күрми, шуңа да хатыны аны даими кимсетеп, түбәнсетеп, мәсхәрәләп тора. Улларын (өлкән Генрины һәм кечкенә Эдвардны) миссис Августа Гин үзенең фанатикларча дини инанулары нигезендә бик каты чикләүләр, кырыс мөгамәлә шартларында тәрбияли: ул балаларының иптәшләре белән аралашуын чикли, ә инде кызлар белән дуслашу турында бөтенләй сүз йөртү дә мөмкин булмый. Бу хатынкай фикеренчә, бөтен хатын-кызлар да – бозыклык, азгынлык гәүдәләнеше, ә тирә-як гөнаһка һәм җенси тотанаксызлыкка баткан…
Хәер, күрше-тирәдәге малайлар Эдвард белән уйнарга бик атлыгып та бармый. Алай гына да түгел, аның физик кимчелегеннән (аның сул як күз кабагында тән тиресе үскән була) һәрвакыт көләләр. Шул вакытта ук сыйныфташлары Эдның сәерлекләренә аптырый башлый, мәсәлән, ул дәрес барганда бер дә юктан кычкырып көлеп җибәрә торган була…
1940-45 елларда Эдвард бер-бер артлы бөтен туганнарын да югалтып бетерә: башта пневмониядән әтисе дөнья куя, бер елдан бик сәер хәл-шартларда абыйсы Генри һәлак була. Алар икәүләшеп коры үлән яндырганда кинәт кенә янгын чыга, янгын сүндерүчеләр соңыннан анда Генриның үле гәүдәсен табып ала. Маньякның биографлары Генрины энекәше үтергәненә бүгенге көнгә кадәр шикләнми, ләкин ул вакытта Эдвардка карата бернинди гаепләү дә белдерелми.


Әлеге хәл-вакыйгалар, фаҗигаләр Августаның сәламәтлеген нык какшата һәм ул, икенче инсульттан һушына килә алмыйча, 1945 елда вафат була. Кырыслыкларына карамастан, Эд әнисен бик хөрмәт иткән була, шуңа депрессиягә бирелә. Ләкин ул озакламый китап укуда юаныч таба, шул ук вакытта аны кеше анатомиясе, тән, гәүдә төзелеше ныграк кызыксындыра, сугыш вакытында нацистларның кешеләрне ничек җәзалаулары турында, урындагы гәзитләрдән некрологларны яратып укый. Тамак туйдыруга, акча эшләүгә килгәндә, ул күрше-тирә балаларын караучы була. Хәер, ул сабыйлар өчен куркыныч тудырмый, чөнки мәетләр аны ныграк кызыксындыра…


Авыруы шулай аза-аза, Эд буш вакытын күбрәк зиратларда үткәрә башлый, шунда йөрүдән ул үзенә күрә бер төрле ләззәт таба. Ләкин бераздан бу шөгыль генә аны канәгатьләндерми башлый һәм ул, кыюланып китеп, каберләрне чоку белән мавыгып китә. Монысының да кызыгын күрми башлагач, ул каберләрдән мәетләрне урлап алып китә башлый.
Һәм, әйтергә кирәк, аны хатын-кызлар мәете генә кызыксындыра (соңыннан ул моны мәрхүмә әнисенең образы йогынтысында булуы белән аңлатырга маташачак).
Өенә алып кайтылган “трофейларын” ул кискәләп бүлгәли, тураклый, аларның тән тиресеннән киемнәр тегә, ә башларын стенага тезеп элеп куя.


Ләкин күпмедер вакыт үткәннән соң бу психопатның бозык һәм авыру аңы “яңа” мәетләр һәм кан таләп итә башлый. Шулай итеп, 1954 елда ул урындагы таверна хуҗабикәсен үтерә һәм мәетен үзе белән алып кайтып китә. 1957 елда кечкенә бер ларек хуҗабикәсе юкка чыга. Җинаять урынында, ягъни канга батырылган өйләрендә, бу мәрхүмәнең улы Эдвард Гин исеменә тутырылган һәм ялгыш төшереп калдырылган квитанцияне табып ала. Маньякның йортына тентү белән килеп җиткән полицейскийларның күз алдында коточкыч картина ачыла...
Эд ике хатын-кызны үтерүдә гаебен таный, суд экспертизасы исә аны “үз акылында түгел” дип таный һәм, нәтиҗәдә, ул психик чирле җинаятьчеләр дәваланучы учреждениегә озатыла. Психопат-некрофил картайганчы шунда тотыла һәм 1984 елда, 78 яшендә, яман шеш чиреннән вафат була.

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: