1941 елда безнең авыр “КВ-1” танкы (Климент Ворошилов) фашистлар белән ике арадагы нейтраль территориядә кинәт сүнеп кала. Немецлар, тиз арада килеп җитеп, аның бронясына үрмәләп менә дә, автомат прикладлары белән шакып, безнекеләргә бирелергә тәкъдим итәләр. Безнекеләр моңардан, әлбәттә, баш тарта. Шуннан соң фрицлар безнең зур, авыр танкны үзләренең ике җиңел танкына тагып, үз частьлары территориясенә тарттырып алып кайтмакчы була.
Ләкин бик ялгышалар. Безнең “КВ” буксирда барган чакта кинәт кабынып китә һәм, борылып, тегеләрнең танкларын үзебезнекеләр ягына өстери башлый. Юлда котлары очкан немец танкистлары машиналарыннан берәм-берәм коелып бетә, ә танклары безнекеләр ягына “әсирлеккә” китә...
* * *
1941 елда, СССРга һөҗүм итәргә зур әзерлек барган чакта, Германия гаскәрләре чын ниятләрен ничек тә яшерергә маташа. Имеш, Британия утрауларына һөҗүмгә әзерләнәләр дип уйласыннар, дип, Франция ярлары буенда агач самолетлар тезеп куеп, берничә муляж-аэродром урнаштыралар. Бер көнне һавада Англия самолеты пәйда була һәм әлеге аэродромга бердәнбер бомба ташлый. Ул... агач бомба булып чыга.
Шуннан соң немецлар, хәйләләренең файдасыз булуын аңлап, бу эшләрен туктата һәм, хәзер инде агач самолетлар сере ачылгач, алар урынына яшерен генә чын самолетлар китереп тезә. Ике көннән Британия самолетлары бу аэродромны янә бомбага тота, ләкин инде чын бомбалар белән. Ахырда алар “Менә монысы – бөтенләй икенче эш!” дип язылган вымпел ташлап китә...
* * *
Беренче Бөтендөнья сугышында немецлар ел ярым дәвамында безнең авыр “Илья Муромец” самолетын бәреп төшерә алмый. Аның ныклы бронясы турында фронтта легендалар йөри башлый. 1916 ел ахырында дошманның тирән тылында разведкада чагында “Илья”га бер өер немец истребительләре ябырыла. Һава алышы сәгатьтән артык дәвам итә, тик барыбер җиңә алмыйлар.
Инде бөтен боеприпасларын (хәтта шәхси “Маузер” пистолетыннан да) атып бетереп, дүрт двигателенең өчесе сафтан чыккач кына “Муромец” җиргә үзе төшеп утырырга мәҗбүр була. Немецлар безнең самолетта 300дән артык тишек күреп шакката...
* * *
1941 елның 25 июнендә Мельники янындагы (“Үзәк” армияләр төркеме) немец пехота дивизиясенең ике батареясе солдатлары камалыштан чыгып баручы ярсыган совет яугирләре тарафыннан кул сугышы барышында тулысынча тар-мар ителә.
* * *
Икенче Бөтендөнья сугышы елларында Төркиянең суасты корабы бөтен экипажы белән диярлек бата. Сәбәбе – кокның (поварның) кәтлитләре көю.
Су өстендә торганда кок экипажга ризык пешергән чакта аның кәтлитләре көя һәм ул, беркемгә дә әйтеп тормыйча, кухняны җилләтер өчен люкны ачып куя. Ул арада капитан корабка су астына чумарга команда бирә һәм кораб, чыннан да, “чума”. Бу фаҗигадә капитан үзе генә исән кала, чөнки ул әлеге вакытта мостикта басып торган була һәм сикерергә өлгерә...
* * *
Мидхәт Фәйзуллин иң канкойгыч сугышларда 18 яшьлек чагында катнаша, каты яралана һәм туган авылына кайтып төшә. Ә фронттагы яудашлары аңа “Үлемсез” дигән кушамат бирә.
– Картәтине балигъ булу белән сугышка алганнар һәм туп-туры дәһшәтле Курск дугасына җибәргәннәр, – ди Мидхәт аганың оныгы Малик. – Ул анда безнекеләр боҗраны өзгәндә, танклар һәм пехота бер-берсе белән йөзгә-йөз бәрелешкәндә иң соңгы алышларда бик каты контузия ала һәм медкомиссия тарафыннан хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла.
Картәти бик күп вакыйгалар турында сөйли иде. Аңа иптәшләре “Үлемсез” дигән кушамат биргән, чөнки бер ай дәвамында һөҗүмгә көн саен диярлек йөзәрләгән кешене ташлаганнар, ә аннан бер дистәсе генә исән чыккан, шулар арасында гел минем картәти булган.
Янә бер коточкыч алыш вакытында аның күкрәгенә снаряд кыйпылчыгы кадала, тик аны тартып чыгара алмаганнар, чөнки ул йөрәгенә бик якын кадалган булган. Картәтием шул ярчык белән гомер буе яшәде...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
(Дәвамы бар).