+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
25 Май , 13:55

Яу яланында да могҗизалар булган

Төрле еллардагы сугышлар тарихында сәер хәл-вакыйгалар да күп теркәлгән.

Яу яланында да могҗизалар булган
Яу яланында да могҗизалар булган
Бик “безбашенный” бер танк командиры, кыюлык өчен “наркомовский йөз грамм”ны йотып алганнан соң микән, берүзе генә сугышып кайтырга карар итә һәм Калинин (хәзерге Тверь) шәһәренә бәреп керә. Анда ул зур тизлектә урамнарны иңләп-буйлап йөри, немецлар урнашкан йортларны танк пушкасы һәм пулеметы утына тота.

Фашистлар арасында чын-чыннан паника башлана, барысы да совет гаскәрләре шәһәргә бәреп керде дип уйлый, ә андагы командующийлары тиз арада самолетына утырып кача.
 
Дошман территориясенә бу кыю рейдтан танк исән-имин урап кайткач, генерал Конев (ул вакытта маршал түгел әле) әлеге танкистны үзенә чакыртып ала, аны эт итеп сүгә, азактан исә үзенең түшеннән Кызыл Байрак орденын алып, аны танкистның күкрәгенә кадап куя...
* * *
1889 елда туган казак Константин Недорубов өч сугышта да батырлар сафында була. Беренче Бөтендөнья сугышындагы каһарманлыклары өчен өч Георгий тәресе белән дә бүләкләнә, ә Русия империясе таркалганда 1917 елда госпитальдә яткан була.
 
Савыгып кына чыкканда Гражданнар сугышы башлана. Ул 1918 елда аклар ягында сугышканда кызыллар яклы казаклар отряды белән очрашкач, якташлар-авылдашлар бер-берсенә атудан баш тарта, күпләр кызыллар ягына чыга, алар арасында Константин да була.
 
1919 елда ул акларга әсирлеккә эләгә, ләкин тегеләр тулы Георгий тәресе кавалерын болай гына атып үтерергә кыймый һәм трибунал судына тапшыра. Суд та бу геройны өенә кайтарып җибәрергә мәҗбүр була, ләкин ул янә сугышка ашкына. Кырымда ул каты яралана, пуля йөрәге янында гына кысылып кала, шуңа табиблар аңа операция ясарга курка.
 
Бөек Ватан сугышы башлангач, Недорубов үзе янә казак сотнясы туплый һәм махсус дивизияне тулыландыра. Егетләре белән ул 1942 елда киң билгеле Кущев һөҗүмендә катнаша, стратегик пози­цияләрне яулап ала, контрһөҗүмгә бара. Ләкин 16 октябрь тарихка сотняның тар-мар ителү көне булып кереп кала: алар немецларның бик күп һөҗүмен кире кага, ләкин барысы да диярлек һәлак була. Константин үзе сигез пуля ярасы ала, савыккач, кыю казакны туган ягына озаталар...
* * *
24 яшьлек Филипп Дранцов Хәсән күле янында (1938 елда) һәм Халхин-Голда (1939 елда) японнарга каршы сугыша, авыр гаубица бригадасы технигы, аннары корал ташучы расчет командиры була.
 
Яңа сугышчан позициягә чыгар өчен берничә сопканы урап үтәргә кирәк була, ә моңа берничә тәүлек үтәчәк. Шуңа ул яңа маршрут уйлап таба һәм коралларны бер тәүлектә илтеп җиткерә! Мондый “башбаштаклык” нинди командирга ошасын инде?! Хәрби начальниклар котырына, аңлатырга тырышучыны тыңлаучы да булмый, нәтиҗәдә, аны кулга алалар һәм атып үтерүгә хөкем итәләр.
Шул көннәрдә частька тикшерү белән генерал Иван Сиваков килеп төшә, кулга алынганнар тотылган камераларның берсенә керә. Иван белән Филипп элекке яудаш дуслар була, ләкин генерал иптәшен танымый, егет тоткынлыкта шулкадәр нык үзгәргән була. Дранцов исә үзенең аны таныганлыгын сиздерми, дәшми, чөнки мондый танышлык өчен дустының башыннан сыйпамаячакларын яхшы аңлап тора.
 
Китәр алдыннан гына генерал документларны тагын бер тапкыр карап утырганда таныш фамилияне күреп ала. Әлбәттә, үзен акыллы, батыр офицер итеп таныткан якын дустының юктан гына атып үтере­лүенә ул юл куя алмый һәм хәтта маршал Ворошиловка үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Эшне тагын җентекле тикшер­гәннән соң хөкем карары гамәлдән чыгарыла, Дранцовка званиесе, орден-медальләре кире кайтарыла һәм ул икенче хәрби округка күчерелә...
* * *
Ярмәкәй районының Түбән Карамалы авылында туган Кашшаф Сәмигуллин сугыш башланганда үсмер генә була әле. Тизрәк фронтка барырга ашкынып, ул
ЗАГСта эшләүче апасы ярдәмендә үзен бер яшькә өлкәнрәк итеп яздыруга ирешә.
Башта аны пехота училищесына укырга җибәрәләр, аннан ул 1942 елда Калинин фронтының Ржев шәһәре тирәсендә урнашкан частька пулемет расчеты командиры итеп җибәрелә. Шул төбәктәге дәһшәтле алышларның берсендә ул пулемет уты белән десант полкының Вазуза елгасын кичүен тәэмин итә. Шул вакытта Кашшаф үзе дә каты яралана.
 
– Мин сугыш яланында күкрәгемдәге пуля белән 12 сәгать ятканмын, – дип искә алган иде ул. – Кесәмдәге комсомол билеты булмаса, пуля гәүдәмне үтәли тишеп чыгар һәм мин шунда һәлак булыр идем. Аннары мине бер якташым якындагы госпитальгә кадәр өстерәп алып барган, кызганычка каршы, коткаручымның исемен хәтерләмим инде. Җиде ай дәвалаганнан соң мине инвалид дип таптылар һәм комиссовать иттеләр...
 
Ул тылда хокук саклау органнарында хезмәттә КГБ полковнигы дәрәҗәсенә ирешә. “Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе” Кашшаф Әһлетдин улы үткән елның маенда 100 яшен тутырып, 15 июньдә вафат булды.

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: