+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
9 июнь , 11:42

Матурлык белән фаҗига янәшә

Тормышта булган коточкыч хәлләр кинолардагыдан да куркынычрак икән...

Матурлык белән фаҗига янәшә
Матурлык белән фаҗига янәшә
Коточкыч хәлләр турында бәян итүче “хоррор” жанры киноларын үз итүчеләр үзләренең күп кенә яраткан фильмнары нигезендә чынбарлыкта булган хәлләр ятуын белеп тә бетермидер әле. Һәм еш кына шулай да була: тормышыбызда булып торучы тетрәндергеч фаҗигаләр экранда күрсәтелүче хәл-вакыйгалардан күпкә коточкычрак, куркынычрак та! Уйлап чыгарылмаган хәлләрдән түбәндәге ужас фильмнарын төшерергә режиссерлар илһам-этәргеч алган чынбарлыктагы вакыйгалар заманында зур иҗтимагый резонанс алып кына калмаган, ә җәмәгатьчелекнең чын-чыннан котын алган. Шулай итеп, бәйрәмнәрдә бераз тәнәфес ясаганнан соң, шундый фильмнар белән таныштыруны тәмамлап, аның соңгысын тәкъдим итәбез.

Әлеге психологик триллер фильмында (“Открытое море”) яшь гаилә парының романтик сәяхәте коточкыч фаҗига белән тәмамлана. Су астында йөзү белән мавыккан Сьюзан белән Дэниэл күңелле сәфәрләре бергә башланган дайверлар төркеменнән аерылып китәләр һәм, нәтиҗәдә, ачык диңгездә үзләре генә торып калалар: нибары бер тәүлек эчендә бу бичараларга көчле стресс, коточкыч курку һәм авыртынулар кичерергә туры килә, ире акула тешләре арасында җан бирә, ә яшь хатын, өметсезлеккә бирелеп, су астына китә...
Бу кинотасманың сюжеты 1998 елда Австралиядә чынбарлыкта булган вакыйгаларга нигезләнгән. Айлин белән Том Лонерган Америкадан Коралл диңгезе буйларына дайвинг белән шөгыльләнергә, бу мавыгуларыннан ләззәт алырга, ял итәргә дип килә. Бик актив тормыш рәвеше алып баручы яшьләр ун ел элек өйләнешеп, әле монысында дөнья тирәли сәяхәткә чыккан була. Австралиягә килгәч, алар киң билгеле Зур Барьер рифы янында чуму тәкъдименнән баш тарта алмыйлар.
25 гыйнварда алар башка дайверлар белән бер төркемдә “Аутэр-Эдж” катерында суга чуму урынына юллана. Бу шөгыль белән күптән мавыкканлыктан, зур тәҗрибәләре дә булгач, алар инструктор ярдәменнән баш тарта һәм чоңгылга үзләре генә чума.

Төркем өч тапкыр чумып чыкканнан соң команда кайтыр юлга җыена һәм, дайверларның барысын да санаганнан соң, катер портка таба юл ала. Соңыннан ачыклануынча, төркемне чутлаган кеше ялгышкан булып чыга, чынлыкта исә исәпләгән чакта Том белән Айлин катерда булмыйлар. Ләкин, кызганычка каршы, бу инде 48 сәгать үткәч, инструктор катерда Лонерганнарның шәхси әйберләрен табып алганнан соң гына ачыклана. Бу хакта хәбәр алган полиция шундук яшь гаилә тукталган кунакханәгә килеп җитә, анда исә Лонерганнарның 25 гыйнвардан бирле кайтмаганлыкларын раслыйлар.

Югалган кешеләрне эзләү өч атна дәвам итә, бу эшкә 17 самолет, 2 вертолет, берничә шәхси судно җәлеп ителә, меңнәрчә чакрым диңгез өсте аркылы-буй тикшерелә. Аның барышында гидрокостюмнарның һәм дайвер җи­һазларының берничә өлеше табыла, ләкин алар арасында гаилә парының үлемен раслаучы берни дә булмый. Шулай булуга карамастан, 14 февральдә эзләү эшләре туктатыла.

Ярты елдан соң урындагы балыкчылар дайвер тактасы (аның ярдәмендә чумучылар су астында бер-берсе белән “сөйләшә”) табып алалар. Анда түбәндәге текст язылган була: “Дүшәмбе, 26 гыйнвар, 1998, 8:00. Безгә ярдәм итә алучылар игътибарына! Безне 1998 елның 25 гыйнварында 15:00 сәгатьтә Эйдженткурт рифы янында “Аутэр-Эдж” катеры калдырып китте. Зинһар, безне коткарыгыз! Без үлгәнче ярдәм җибәрегез!! Ярдәм итегез!!!”

Айлин белән Том Лонерганнарның гәүдәләре табылмый. Күпчелек фаразларга ярашлы, коткарылуга өметләре өзелгән ирле-хатынлы пар, үзләрен су өстендә батырмыйча тотып торучы дайвер җиһазларын үзләре үк салып ташлап, су төбенә үз теләкләре белән киткән булырга тиеш...
Бу коточкыч вакыйга нигезендә “Ачык диңгез” дип аталган берничә фильм төшерелә, алар чынбарлыкта булган хәлләр тарихы буенча төшерелгән триллерлар сериясен тулыландыра.

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: