+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
22 июль , 10:03

Шайтан бүләге

Шайтан бүләге
Шайтан бүләге
Элекке алкоголикның язмалары күпләр өчен гыйбрәт булыр.

“Күп эчелде, күп кенә хаталар да эшләнде, “белочка” да килеп киткәләде – барысы да булды инде... Бу мавыгу буенча шешәдәшләр сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәйде. Ләкин язмыш, үз сабакларын биреп торса да, бу хаталарыбызны еш кына кичереп килде. Шул ук вакытта куркынычрак хәлләр дә тормышыбызда булып тора. Менә мондыйлары, мәсәлән.


Туксанынчы еллар күпләре­без өчен бик авыр сынаулар алып килде: эш юк, булганында да юньләп түләмиләр, түләсәләр дә әйберләтә бирәләр. Аптырагач, мин рәсми теркәлмичә генә, ягъни калым эшләргә, бер тө­зелешкә урнаштым, анда еш кына эчештерә башладым. Башта егетләр белән эш алдыннан – тәнне язып җибәрер өчен, ә авыр эш көненнән соң – ару-талуларны басар өчен.

Шулай еш кына салыштыра торгач, бу яман гадәткә әвере­леп китте. Аннары, билгеле инде, авыр чирле хатын белән җәнҗаллар башланды. Ә миңа барыбер: эчәсем килә икән – эчәм! Шуны эчкәннән соң гына тормыштагы, тирә-яктагы сорылыктан, авырлыклардан онытылып, котылып тора идем. Озакламый хатын да үлде, ә балаларны аның әнисе – әби алып китте. Мин исә, өй бушап һәм салкынаеп калгач, бу дөньяга бөтенләй кул селтәдем, әлеге бушлыктан һәм ачы ялгызлыктан эчүемне дәвам иттем. Нәкъ менә шул чакта мине айнытырлык һәм эчүне ташлатырлык хәл булды...

...Кыш иде. Кар күп, кояш яктырта. Күз чагылудан кашларны җыерып, тәрәзәгә карап утырам. Нишләргә? Акча юк, үтечкә күршеләр бирми башлады, ә эчәсе килә! Шулвакыт ишекне тукылдаттылар. Шешәдәшләрем буш кул белән килмәгәндер әле, дигән сөенечле уй-өметләр белән ишегемне ачарга ашыктым һәм... менә шунда башланды да инде!..

Ишегем янында зур тәрәзә бар, аннан кем килгәнлеге ачык күренеп тора. Ә анда... шайтан басып тора иде! Мин чып-чын шайтан күрдем: мөгезле, чагыштырмача озын һәм таза гәүдәле. Куркудан аякларым тотмас булды, егылдым, бер өн дә чыгара алмыйча ятам, ә шайтан һаман ишек шакуын һәм минем белән сөйләшүен дәвам итте. Ул мине ишекне ачарга үгетләде, эчәргә алып килүен әйтте. “Вакытың җитте, сиңа минем белән китәргә кирәк! – дип, каядыр чакырды ул. – Чирле хатыныңның үлеме һәм ташлаган балаларың өчен син Ходай алдында зур гөнаһлы. Хатының авыр күңел кичереш­ләре татып үлде, балаларың сине хәзер бар дип тә белми, син аларны иркенләп эчәр өчен нәнәйләренә озаттың. Синең гомереңнең хәзер кирәге юк, бу дөньяга син инде бернәрсә дә бирә алмыйсың, шуңа арытаба яшәвеңнең дә мәгънәсе юк!”
Ишек артында ул шулай сөйләнде дә сөйләнде, ә мин котым очып ишеккә карап тордым, йозакны ватып килеп керер дип курыктым. Ләкин шайтан шакыды һәм сөйләнде генә, шул ук вакытта үзен өйгә кертергә күндермәкче булды. “Сиңа эчәргә дә, закуска да алып килдем, аларны абзарга кертеп куйдым”, – диде.
Шулвакыт мин догалар укырга кирәклеген искә төшердем һәм үзем белгәннәрен тамагым карлыгып чыкканчы кычкырып укыдым да укыдым. Мин догалар укыганда шайтан ахыр чиктә теләр-теләмәс кенә чигенә башлады һәм йорт почмагы артына кереп юкка чыкты. Өй тәрә­зәсеннән ул миңа күренми иде инде...
Шулчак мин бераз кыюлана төштем һәм аш бүлмәмдәге тәрәзәнең күршеләр ихатасына чыгуын исемә төшердем. Кухняма чыгып, тәрәзәмне тышка бәреп төшердем дә күршеләр­нең ихатасы, башкаларның ындыры аша әнием яшәгән йортка таба йөгердем. Йөрәгем ярылырдай булып көч-хәл белән барып җиттем, мине күрүгә әнинең дә коты очты. Көчкә тынычландырдым. Шунда ук куна калдым. Шул көнне үк эчүне ташладым, аннары әнием мине чиркәүгә руханига тәүбә кылдырырга алып барды.
Бераз вакыт узгач, батюшка белән мин үзем чыгып качкан йортыма барырга булдык. Йорт-кураның бөтенлеген, иминлеген карап йөргәндә абзарга кергәч, мин анда өстәге аркылы бүрә­нәгә бәйләп куелган элмәкле аркан күрдем. Бу – шайтанның миңа калдырган “бүләге” иде. Әгәр аңа теге вакытта ишекне ачкан булсам, мине менә нәрсә көтә иде...

Шушы хәлләрдән соң инде берничә ел тамчы да эчкәнем юк. Әгәр берәрсенең исерек баштан асылынып үлгәне турында ишетсәм, теге шайтанны исемә төшерәм һәм уйлап куям: димәк, чираттагы әлеге бичарага теге дошман “ярдәм” иткән! Ә миңа, батюшка мине тәүбәгә китергәндә әйткәнчә, тормышымдагы барлык хаталарымны төзәтергә Ходай тагын бер мөмкинлек биргән.

Соңрак мин үземнең элекке мәрхүмә хатыныма бик нык охшаган бер хатын-кызны очраттым. Бераздан без өйләнештек, балаларымны өйгә алып кайттым, әлеге көннәрдә матур гына яшәп ятабыз.

Шунысын искәртәсем килә: алкоголь организмны гына бетерми, җанны да зәгыйфьли. Аннан башка гына яшәсәгез, сәламәтрәк тә, бәхетлерәк тә булырсыз!”

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: