Шушы көн, шушы бәйрәм булмаса, миллионнарча кеше мондый тантананың ни икәнен дә белмәс иде: барысы да матур итеп киенгән, алар сине котлый, мактый, бүләкләр тапшыра, иң ихлас теләкләрен җиткерә, хәтта капризларыңны да үтәргә әзер. Үзебез бәләкәй чакта тортлар алып, аңа кадалган шәмнәрдәге утны өреп сүндерү тәтемәсә дә, балаларыбызга, оныкларыбызга мондый бәйрәмнәрне оештырырга тырышабыз, акчасын да кызганмыйбыз...
Әлбәттә, тагын бер яшькә картаюны өнәмәүче, аны бәйрәм итәргә теләмәүчеләр дә бар. Күп дигәндә, алар эштә хезмәттәшләре белән йөз грамм җиффәрә дә өйгә торт алып кайта. Чыннан да, гомумән, туган көннәрне без ни өчен билгелибез соң?
Балалар өчен туган көннәр сабый чак элементы буларак мөһим. Бу – башкача беркайчан да кабатланмаячак, хәтердә гомер буена истә калачак мизгелләр. Кунаклар, уеннар, торт, теләкләр, елмаюлы йөзле кешеләр һәм бик рәхәт, җылы мохит аны гомере буена озата барачак. Ата-аналары исә, сабыена бәйрәм бүләк итеп, аның очкынланып янучы карашларын тоеп, үзләрен бу дөньяда иң яхшы әти һәм әни дип хис итәчәк. Шуңа да үскәч тә кеше, башкаларга бик сиздермәскә тырышса да, күңеленнән шул матур бәйрәмнең кабатлануын көтәчәк. Аның бәйрәм оештырудан һәм кунаклар чакырудан баш тартуы ихтимал, ләкин эчтән генә (бәлки, үзе дә аңлап бетермичә) сюрпризлар һәм бүләкләр өмет итәчәк.
Кыз-кыркын егетләреннән шундый искиткеч гамәл, бүләк көтә ки, хәтта бер мизгелгә сулыш туктап калырлык булсын! Ләкин шул көтүләре акланмаса, өметләре чынга ашмаса, арытаба аларның күңеле сүрелә һәм могҗизага ышанмый башлыйлар. Ир-егетләр дә, ничек кенә кырыс булып күренергә тырышмасын, шул ук балалар булып кала. Алар да кеше, аларның да бәйрәм итәсе һәм яхшы кәеф халәте кичерәсе, үзе тирәсендә мәшәкатьләр ыгы-зыгысы тоясы, вак-төяк булса да бүләк аласы, ягымлы котлау сүзләре ишетәсе килә! Көндәлек тормышта мондый игътибарны тоеп бетермәгән булса – аеруча.
Ә картәни-нәнәйләр, картәти-дәү әтиләр өчен туган көннәренең мөһимлеге бәяләп бетергесез! Бер яктан караганда, картлыкның инде килеп җиткәнлеген, тагын күпме яшисе калганлыгы билгесез булуын аңлау. Икенчедән, чираттагы тагын бер елның исән-имин үткәне өчен шатлану. Менә иң якын, кадерле, газиз кешеләре кайтты, котладылар, дөньяда синең барлыгыңны искә төшерделәр. Әгәр балаларың һәм оныкларың бик еракта яшәсә, аларның бу көнне кайтуы һәм котлаулары – иң яхшы бүләк!
Туган көннәр бу дөньяда үзеңнең барлыгыңны искә төшерергә ярдәм итә: без бу тормышта, планетада барбыз, исәнбез; безнең котлау сүзләре әйтер якын, үз йортыбызда күрергә шат булган кешеләребез бар! Өстәвенә, безнең бу тормышта гамәлгә ашырырга теләгән, үзебез генә белгән хыял-өметебез бар, шушы туган көндә ул, бәлки, чынга да ашар...
Туган көн – ул үзең турында искә төшерергә дә бер сәбәп. Үзеңә вакыт бүләсеңме, хатын-кыз булсаң, матурлык салонына йөрисеңме, үзеңә ошаган әйберләрне сатып аласыңмы? Булса да, бик еш түгелдер. Гаилә, йорт-хуҗалык мәшәкатьләре, эшкә йөрү бик күп вакытны ала.
Башта даими рәвештә “шуны эшләргә кирәк”, “моңа шалтыратырга онытмаска кирәк”, “баланы тегендә илтергә/алып кайтырга кирәк”, “әти-әнинең хәлен белергә кирәк” ише бурыч-йөкләмәләр бөтерелә. Ваннада рәхәтләнеп бер сузылып яту, ирең/хатының белән янә бер ширбәт ае үткәрү/назлану турында уйларга вакыт та калмый. Ә туган көн шул хыялларны тормышка ашырырга ярдәм итә ала.
Әлбәттә, хатын-кызлар турында аерым сүз, чөнки ирләренең дә, балаларының да туган көннәрендә бөтен мәшәкать алар иңенә төшә. Шуңа үз туган көнен аларга өйдә үткәрмәү хәерле, чөнки ярты көнең – төрле ризыклар пешеренеп, ярты төнең савыт-саба юып үтәчәк. Ресторанга барырга хәлеңнән килмәсә, берәр кафега булса да бара аласыңдыр бит? Ул акча бу дөньяга барыбер җитмәячәк! Шәп, матур күлмәгеңне, яраткан туфлиләреңне киеп аласың да үзеңне чын хатын-кыз итеп тоясың! Бу көн хатын-кызга үзенең бу дөньядагы тәгаенләнешен – шат, үз-үзенә ышанучан булырга һәм асылташ кебек ялтырарга, тирә-якка нур, җылылык сибәргә тиешлеген искә төшерәчәк. Әгәр дә инде чираттагы туган көнеңне син үткәрергә тиеш булган өчен генә үткәрсәң, шушы могҗизалы көннең бөтен сөенечле мохитен, мизгелләрен тоя алмаячаксың!
Хатын-кыз, гаилә учагын саклаучы, үзе, ире, балалары өчен энергия чыганагы буларак, тирә-яктагыларга якты, җылы, чиста хис-тойгылар бүләк итәргә тиеш. Шуңа да үзенең туган көнендә аның иң мөһим бурычы – җылы, уңай хис-тойгыларны күңелгә күбрәк сеңдереп калу, үткән бер елда уңай кичерешләрнең, уңышларның булуын, шул ук вакытта тагын да бәхетлерәк булыр өчен нәрсәләрне үзгәртергә кирәклеген аңлау. Тирә-якка нур чәчегез, Галәмне үзегезнең барлыгыгыз белән сөендерегез, бөтен Дөнья сезнең алдагы тормышыгызда тагын да гүзәлрәк мизгелләргә үзенең фатыйхасын бирсен!
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).